|
|
Бүген кемнәр туган
|
|
Архив
|
14.01.2020 Шоу-бизнес
Равил Шәрәфи: “... Салаваттан көнләшүдән шартлап үләр идем...”Татар эстрадасы җырчылары искечә Яңа елны каршы алдылар. Кунакларны Татарстанның халык артисты Салават Фәтхетдинов җыйган. Бәйрәм кичәсенә җырчының якын дуслары, шәкертләре, яшь җырчылар килгән. Кунаклар арасында Камал театры аксакалы, Салават әфәнденең якын дусты Равил Шәрәфи дә булган. Яңа ел белән дә, Салаватның үткән туган көне белән дә котлап, һәрвакыттагыча мәзәген дә кыстырып Равил Шәрәфи котлау сүзе әйткән.
“Салаватны мин бик яратам. Гомумән, аның гаиләсен бик яратам. Салаватның хәзер бөтен нәрсәсе дә бар. Әле менә карап тордым да, минәйтәм, көнче кеше булсам, кайткач шартлап үләр идем инде. Шөкер, Алланың рәхмәте, шул нәрсә юк. Сәламәтлек, тигезлек бирсен икегезгә дә, балаларыңа тәүфыйк, бәхет бирсен Ходай. Оныкларыңнан рәхәт күрергә язсын”, - дип Равил Шәрәфи Салаватка изге теләкләрен ирештергән.
Фотолар Раяз Фасыйховның Инстаграм битеннән алынды
--- |
Иң күп укылган
|