|
|
Бүген кемнәр туган
|
|
Архив
|
14.01.2020 Шоу-бизнес
“Җырчылар” командасы футбол турнирында кубок алдыIV “Турнир Микрофон” мини-футбол турнирында җиңү яулап, “Җырчылар” командасы Салават Фәтхетдинов кулыннан кубок алды. Шатлыгы белән уртаклашып команданың көчле уенчысы Раяз Фасыйхов турнир фотоларын инстаграмга мул итеп чыгарды. “Быелгы чемпион - "Җырчылар" командасы. Шушы матур кубокны безгә татар эстрадасының үрнәк һәм иң мощный жырчысы Татарстанның халык артисты Салават Закиевич тапшырды. Рәхмәт, Салават абый, оештырырга ярдәм иткәнегез өчен. Бу шулай ук сезнең җиңү!” – дип яза Раяз Фасыйхов.
“Турнир Мирофон” нәтиҗәләре:
ЧЕМПИОН - "Җырчылар" командасы.
II урын - "Журналистлар" командасы.
III урын - "Кәрим Тинчурин театры" командасы.
Иң яхшы капкачы - "Журналистлар" командасыннан Җәүдәт Абдуллин
Иң яхшы сакчы - "Кәрим Тинчурин театры" актёры Зөлфәт Закиров
Иң яхшы һөҗүмче (бомбардир) - 4 уенда 9 гол керткән "Җырчылар" командасыннан Риназ Фазлыйәхмәтов
Иң яхшы комментатор - "Болгар радиосы" алып баручысы Рөстәм Гайзуллин
Иң яхшы капитан - "Җырчылар" командасы капитаны Филүс Каһиров
Иң яхшы уенчы (MVP) – "Җырчылар" командасы уенчысы Инсаф Бәдретдинов
Турнирның ачышы - Айрат Закиров. Ул Салават Фәтхетдиновтан махсус бүләккә лаек булды!
--- |
Иң күп укылган
|