|
|
Бүген кемнәр туган
|
|
Архив
|
13.01.2020 Спорт
![]() "Кәрим Тинчурин театры" командасы 3 урын алды (ФОТО)"Ак Барс" Көрәш сараенда 12 нче гыйнвар көнне Татар иҗат командалары арасында IV дусларча мини-футбол турниры булып узды. "Кәрим Тинчурин театры" командасы 3 нче урынга, ә Зөлфәт Закиров "Иң якшы сакчы" исеменә лаек булды һәм истәлекле статуэтка белән бүләкләнде. Сигез команда арасында өченче тапкыр катнашучы "Кәрим Тинчурин театры" командасы шундый уңышка иреште. Ул Кәрим Тинчурин исемендәге Татар дәүләт драма һәм комедия театрының әйдәп баручы актёрларыннан һәм театрда эшләүче хезмәткәрләрдән оешты.
"Кәрим Тинчурин театры" футбол командасы турында фактлар:
Команданың капитаны - талантлы актёр Салават Хәбибулла.
Команданың җаны - Татарстанның атказанган артисты Харис Хөснетдинов.
Иң озын буйлы уенчы - Харис Хөснетдиновның улы Айнур.
Иң шат күңелле уенчы - әйдәп баручы актёр Илнур Байназаров.
Яңа уенчы - актёр, педагог Зөлфәт Закиров.
Иң тәҗрибәле уенчы - танылган актёр, Татарстанның атказанган артисты Алмаз Фәтхуллин.
Команданың капкачысы - Кәрим Тинчурин театрының электригы – Денис Әхмәтшин.
--- |
Иң күп укылган
|