|
|
Бүген кемнәр туган
|
|
Архив
|
13.01.2020 Дин
Ильяс Халиков Тәлгать Таҗетдиннең гамәленнән каушап калган“Мөнбәр” татар дини театры солисты Ильяс Халиков үзенең зур сәхнәгә чыккан вкытларында мөфти Тәлгать Таҗетдиннән хәер-фатиха алуын, концертның иң дулкынландыргыч һәм көтелмәгән мизгеләрен искә төшерә. Габдулла Тукай исемендәге филармония залында 2015 елның 31 гыйнварында "Мөнбәр" татар дини театрының Казанда беренче концерт программасы куелган иде. Мәүлид шәриф ае уңаеннан куелган, беренче тапкыр зур масштабта узган вәгазьле, мөнәҗәтле, Ислам диненә өндәүле концертка Россия мөселманнары Үзәк диния нәзарәте рәисе, мөфти Тәлгать Таҗетдин да чакырулы иде.
Концерт ахырында сәхнәгә сүз әйтергә менгән мөфти Тәлгать хәзрәт Таҗетдин үзенең чыгышында “Мөнбәр” иҗат коллективының эшен хуплап, изге теләкләрен ирештергән иде. Чыгышында ул:
Бу хәлдән Ильяс үзе: “Каушап калдым”, - ди. Мөфти Тәлгать хәзрәт Таҗетдин турында Ильяс Халиков “безнең өчен остаз, иң кадерле кешеләребезнең берсе” , - дип әйтә.
Мөфти хәзрәтнең сүзләре рас килеп, теләкләре кабул булып бүгенге көндә “Мөнбәр” татар дини театры эшен уңышлы дәвам итә, ил буйлап дини концертлар белән татар халкының йөрәк-бәгырьләренә үтеп керердәй җыр-мөнәҗәтләре, вәгазьләре белән халык күңелләрен уяту өстендә бәяләп бетермәслек зур, саваплы эш башкарып килә.
--- |
Иң күп укылган
|