|
|
Бүген кемнәр туган
|
|
Архив
|
23.06.2010 Җәмгыять
ПЕНСИЯ АРТАЧАК. ДЕПУТАТЛАРНЫКЫРоссия Хөкүмәте депутатлар һәм сенаторларның пенсиясен арттырырга тәкъдим итә. Дәүләт Думасына кертелгән закон проекты нигезендә, сигез елдан артык депутат кәнәфиендә утырган кеше күбрәк акча алырга тиеш. Дөрес, гамәлдәге законнар белән дә халык вәкилләре өчен пенсиягә өстәмә түләү каралган. Бүген бер елдан өч елга кадәр депутат вазыйфасын башкаручыга аның – 55 процентын, өч елдан арттыручыга 75 процентын түлиләр. Хөкүмәт исә бу күрсәткечләрне тагын да күтәрмәкче. 8 елдан 12 елга кадәр депутат булып утыручылар өчен өстәмә түләү – 85 процент, ә 12 елдан артыграк хезмәт иткәннәргә 95 процент тәшкил итәргә тиеш, дип саный Министрлар Кабинетындагы түрәләр.
|
Иң күп укылган
|