|
|
Бүген кемнәр туган
|
|
Архив
|
13.01.2020 Редакция баганасы
«Матбугат.ру»ны инстаграмда укучылары саны 80 меңнән арттыЯңа елга күңелле яңалыгыбыз бар. Шушы көннәрдә «Матбугат.ру»ны инстаграмда укучылар саны 80 меңнән артты. Күпме бу? Әллә азмы? Күп тә. Аз да. Әйтик, иң популяр татар җырчыларын инстаграмда 300-400 мең кеше укый. Ә иң популяр татар газеталарының тиражлары 30-40 мең данә. Һәрвакыт әйтеп киләбез: эш санда түгел, эш үз укучың булуда. Шөкер, бүген инстаграмда ҮЗЕБЕЗНЕҢ укучыбыз бар. Алар безнең фикерләребезне ярты сүздән аңлый. Кеше үлсә, бергәләп аны искә алабыз, сагынышабыз. Шатлыгыбыз булса, бергә бүлешәбез. Проблема чыкса, уртага салып сөйләшәбез, ярдәм итешәбез. Күңелсез булса, тип-тигез җирдә берәр прикол уйлап табып, ыржайган смайликларга батып көлешәбез.
Ә соңгы ярты елда “Матбугат.ру” инстаграмы “Жди меня” форматында да эшли башлады. Бик күп кешене табышырга ярдәм иттек. Общагада бергә яшәгән кызлар, армиядә бергә хезмәт иткән служаклар, хәтта күптән күрешмәгән туганнар да күп еллар узгач, безнең аша табышты. Бервакыт югалган фотоальбомның хуҗаларын да таптык әле. Без түгел. Укучыларыбыз тапты! Совет заманындагы фотодагы кешеләрне танып, фотоальбомның хуҗасының сеңлесенә барып чыктык. “Фотоальбомны кулына алгач, апайның күзеннән яшьләр килде”, - дип сөйләде ул.
Бүген “Матбугат.ру” инстаграмына көн дә 5-6 пост эленеп бара. Аларның күбесенә фото һәм видеоны укучыларыбыз үзләре җибәрә. Шул рәвешле әлеге проект халыкчан бер пабликка әйләнде. Күмәк эш бу. Инстаграмны күзәтеп барган кеше белә, укучыларыбыз бөтен республика буйлап хаталы элмә такталарны чүпли. Аларны фотога төшереп безгә җибәрә. Бездә чыкканнан соң алардагы хаталарны кайвакыт төзәтеп тә куялар. Мондый мисаллар күп түгел, әмма бар. Шул рәвешле безнең аккаунтны хәтта КФУда муниципалитет хезмәткәрләрен укыткан курсларда да искә алганнар. Документларны, элмә такталарны хаталы тәрҗемә итсәгез, “Матбугат” битләренә эләгәчәксез, янәсе ))
Сер түгел, кайбер инстаграм-аккаунтлар хәйлә куллана, “накрутка” белән шөгыльләнә. Бер-ике көндә подписчиклары саны кисәк артып китәргә мөмкин. Без андый нәрсәгә бармыйбыз, чөнки бу мәгънәсез эш. Безнең укучыларыбыз саны әз-әзләп, берәмтекләп җыелды. Инстаграмыбызның үсү тарихын “Матбугат.ру” сайтына язып бардык. Ничәнче айда ничә меңне тутырганыбыз – барысы да теркәлгән. Бу язма да кечкенә генә тарихыбызның матур бер бите булсын. Киттек алга таба!
--- |
Иң күп укылган
|