поиск новостей
  • 20.04 Кияүләр. Тинчурин театры, 17:00
  • 20.04 "Тапшырыл...ган хатлар", Кариев театры 18:00
  • 21.04 Яратам! Бетте-китте! Тинчурин театры, 17:00
  • 24.04 Хыялый, Тинчурин театры, 18:30
  • 24.04 "Муса. Моабит" Кариев театры, 11:00, 13:00
  • 26.04 Ай, былбылым! Тинчурин театры, 18:30
  • 28.04 Хыялый. Тинчурин театры, 17:00
  • 29.04 Кияү урлау. Тинчурин театры, 18:30
  • 30.04 "Шан кызы" Кариев театры, 12:00,14:00,18:30
Бүген кемнәр туган
  • 20 Апрель
  • Сания Әхмәтҗанова - шагыйрә
  • Фәиз Камал - журналист
  • Ибраһим Хәлфин (1778-1829) - галим
  • Гөлназ Шәрипҗанова - җырчы
  • Телэче районы Шэдке авылында йорт сатыла, барлык унайлыклары булган. 89534073195
  • ИСЭНМЕСЕЗ. ЭТЭЧ САТАМ . ТЕЛ 89053184712
  • Казаннын Яна-Савин районында урнашкан 2 булмэле фатирга бер кыз эзлим. Бэясе 6500 сум 89376001290
  • Ассаляму алейкум! Казанда, центрга якынрак булган гостинка яисэ булмэ снимать итергэ телим. Риелторсыз. 89872312932 (ватсап)
  • Казан. Дәүләт органына тәрҗемәче кирәк, рус-тат, тат-рус. Эшләү бары эш урынында гына, 9:00-18:00. Эш урыны шәһәр үзәгендә. З/п уртача 36000 сум. Тел.299-15-58
  • Жэйге язшы сыйфатлы Лукойл нефтегаз очен тегелгэн, бер дэ киелмэгэн спецодеждалар бар. Костюмнар чалбары белэн, чалбарлар серым да бар, 44 размеры резин итек 500 сумга, СУ уткэрми торган перчаткалар хэм башка эйберлэр. Барсы да Казанда Павлюхин урамында. Кыйммэт тугел. Шалтыратыгыз я ватсапка языгыз. 8 927 036 61 07
  • Исэнмесез! Биектау районы Станция куркачида 2 булмэле квартира сатыла 60 кв,м. Электричкага якын. Казанга 50 км. Тел 89625632681.шалтыратыгыз.
  • Никах, юбилей,Туган кон,балалар бэйрэмен,торле кичэлэрне алып барабыз.8-4кэ хэтле шалтыратта аласыз.89393453961
  • Чистаидан иорт сатып Алам чистаинын узенэн 89274905164
  • 1 булмэле фатир моселман гаилэсенэ озак вакытка арендага бирелэ ЖК Салават купере. Собственник ( риелтор тугел!!!)89509488227.
Архив
 
23.06.2010 Сәясәт

КӘНӘФИЛӘР ШАТЫРДЫЙ

Татарстанда яңа хакимият оешып бара. Әлегә безнең күз алдыбызда аның башлангыч формасы гына. Күчеш этабы, ким дигәндә, берәр ел дәвам итәр. Ягъни республикадагы төп постларга яңа Президентыбыз Рөстәм Миңнеханов кирәк санаган кешеләр билгеләнер. Март аенда тәкъдим ителгән Министрлар Кабинеты да вакытлы, озакламый тамырдан үзгәрәчәк структура дип кабул итәргә кирәк.

Рөстәм Миңнехановның, Президент кәнәфиенә утыргач, эш стиле үзгәрмәде. Аңа вакыт үтсенгә генә йөрүче кешеләр кирәк түгел. Ул алардан тиз һәм кызганмый, күңеленә авырлык алмый гына арына. Чәчәк тоттыралар да рәхмәт әйтеп, пенсиягә яисә урамга озаталар. Беренче Президент Минтимер Шәймиев чорында исә түрә әллә ни эш күрсәтә алмаса да, аның белән бөтенләй саубуллашмыйлар, матур гына икенче, әллә ни мөһим булмаган, ләкин әзме-күпме дәрәҗәсе булган дәүләт урынына күчерәләр иде. Бу яктан Рөстәм Нургалиевич үзенчәлекле. Ул эзлекле рәвештә үз командасын төзи.

 

Әлеге командада иң күп шау-шу уяткан кеше – Николай Никифоров. Иртәгә (24 июньдә) 28 яшьлеген билгеләп үтәчәк ул. Хәзер Премьер-министр урынбасары – мәгълүматлаштыру һәм элемтә министры. Миңнехановка кешенең яше дә, милләте дә мөһим түгел. Хөкүмәт башлыгы вакытында сәләтле егетне күреп, әле аңа 23 яшь вакытында ук киңәшче итеп чакыра. “Электрон хөкүмәт” системасын оештырып чыгучы да нәкъ шул Никифоров. Ул Русия Президентының “алтын кадрлар” резервында. Аннан башка әлеге исемлектә Татарстаннан Казан башлыгы Илсур Метшин гына бар. Никифоровка кадәр Мәгълүматлаштыру һәм элемтә министрлыгын Фәрит Фазылҗанов җитәкләгән иде. Фазылҗанов, эшеннән киткәч, “Связьнефтехиминвестхолдинг” җәмгыяте җитәкчесенең беренче урынбасары итеп билгеләнде. Шушы көннәрдә генә “Коммерсантъ” газетасы интернетта эш эзләүгә багышланган HeadHunter порталында аның анкетасына тап була. Газета язганча, моңарчы кем булып эшләү графасында Фәрит әфәнде законлы рәвештә “министр” дип куйган икән. Шунысы гына бар: бу Татарстандагы элеккеге министрның “эшсез” калуының беренче очрагы. Һәм әлеге факт Рөстәм Миңнеханов стилен тагын бер кат аермачык күрсәтә шикелле. Димәк, элек үз кул астында эшләгән кешегә “җылы” урын табып бирмәс өчен җитди сәбәп булган.

 

Инде өстәрәк кадрлар резервына кагылганмын икән, тагын бер кешене искә алмый мөмкин түгел. Ул да булса Казан башлыгы Илсур Метшин. Усал телләр аның Рөстәм Нургалиевич белән мөнәсәбәтләре бик киеренке дип сөйли. Кайберәүләр моның сәбәбен Минтимер Шәймиев постыннан китәчәге мәгълүм булгач, Илсур Метшинның артык зур пиар белән шөгыльләнүендә күрә. Казан башлыгы үзәк матбугатта уңлы-суллы интервьюлар тарата башлаган. Берара халык арасында “Метшин Ярославль губернаторы булып китә икән”, – дигән сүзләр дә калкып чыкты. Күптән түгел үткән матбугат конференциясендә исә Илсур Рәисович мондый имеш-мимешне чеп-чи ялган дип атады һәм октябрьдә узасы сайлауларда катнашып, җиңеп чыгасына өмет белдерде. Ничек кенә булмасын, Метшинның хәзер аяк астыннан җир китә кебек. Моңарчы Республика көне, 30 августта уза торган “Сотворение мира” рок-фестиваленең дә бу атна шимбәсенә күчүен шуның белән аңлатырга мөмкин. Быел ул гадәттәгедән тынычрак, шау-шулы реклама компаниясез генә узачак. Оештыручылар реклама булмауны фестивальнең танылу алуы белән аңлата. Минемчә, сәбәп икенчедә. Күрәсең, Казан Кремлендә әлеге фестиваль тирәсендә тавыш куптармаска, тыныч кына үткәрергә киңәш иткәннәрдер. Иманым камил, бу – соңгы фестиваль. Чөнки яңа Президент бюджет акчасын бушка түгүне мәгънәсезлек дип саный. Миллионнарча долларга җәһәннәмнән җырчылар китертүне ул, йомшак әйтсәм, аңламый. Икътисадый эффект, ягъни бюджетка акча керү юк бит. Аннан соң, фестивальне туктату Казандагы милли интеллигенцияне дә ишетү булыр иде. Кол Шәриф мәчете янәшәсендә “пәри туе” оештыру күпләрнең ачуын кабарта.

 

Якын арада республикада район хакимнәре арасында да яңа исемнәр пәйда булачак. Яшел Үзән районында бер ел эшләп алган Радик Хәсәнов кире Серго исемендәге заводның генераль директоры постына кайтты. Дүшәмбедә Мамадыш районы башлыгы итеп Анатолий Иванов билгеләнде. Керәшен татары булган Ивановның әлеге постка күчүен “Ак барс” холдинг компаниясе башлыгы Иван Егоров шәхесе белән бәйлиләр. Егоров – республиканың автомотоспорт Федерациясе Президенты. Рөстәм Миңнеханов белән якын мөнәсәбәтләрдә. Мамадыш районының Җөри авылында туып үскән. Шуңа күрә Анатолий Ивановны “үстерү” теләге нәкъ менә Егоровтан чыккан дигән фараз бар. Элеккеге башлык Рөстәм Кәлимуллин исә Биектау районы хакимиятен җитәкләүгә кереште. Ул әлеге кәнәфидә Нәгыйм Сәгъдиевны алмаштырды. Усал телләр сөйләвенчә, Нәгыйм әфәнденең энесе Мәннәф Сәгъдиев ул вакытта Премьер-министр Рөстәм Миңнеханов белән сүзгә кергән. Шуннан соң Мәннәф әфәнде җитәкләгән “Нур” компанияләр ширкәтендә җитди проблемалар башланды. Башлары судтан чыкмый, дистәләрчә миллион сумлык шикаятьләр бирелә. Бер ел чамасы дәвам иткән әлеге хәлдән соң Нәгыйм әфәнденең “глава” кәнәфиендә каласы икеле иде. Шуңа бу очракта башлыкны алмаштыру хәбәре көтелгән һәм фаразланган булып чыкты. Хәер, киләчәктә тагын берничә кадрлар үзгәреше көтелә әле.

 

Бер нәрсә бәхәссез – Рөстәм Миңнеханов кадрлар белән эш иткәндә “рокировка”, ягъни урынны алмаштыру чарасын бик сирәк куллана. Димәк, республика түрәләре армиясен яңарту көтә. Күзгә чалынган тагын бер әйбер – икенче Президент җигелеп тартучы атларны төп урыннарга билгели. Әйтик, Татарстанның яшьләр эшләре, спорт һәм туризм министры итеп Рафис Борһановны куюны шулай аңлатырга мөмкин. Исхаков чорында да, Метшин вакытында да башкала хакимиятендә тыныч кына эшләгән түрәләрнең бик сирәге ул. Сәясәткә кысылмавы, эшен уңлы-суллы сикерми алып баручы кеше булганга Рөстәм Миңнеханов аны сайлаган дигән нәтиҗә ясарга мөмкин.

 

Инде гади укучыларыбыз: “Ул түрәләр алмашынудан ни файда, без ничек яшәсәк, барыбер шулай яшибез”, – дияр. Ә бәлки берәр үзгәреш булыр?! Нәтиҗә ясарга ашыкмыйк. Әле кәнәфиләр шатырдый гына башлады бит, оешып кына барышыбыз...


Сәйдулла КУТУШЕВ
Безнең гәҗит
№ | 23.06.2010
Безнең гәҗит печать

▲ Өскә
Матбугат-инфо
Матбугат.ру
Ватаным Татарстан
Шәһри Казан
Бердәмлек
Рәшит Ваһапов фестивале
Камал театры
Тинчурин театры
Татар дәүләт филармониясе
Ирек мәйданы
Татарстан яшьләре
Кариев театры
Идел
Өмет
Татарстан китап нәшрияты
Милли Музей
Шаян
Татаркино
Ханский дом
Татар телен һәм ТР яшәүче халыклар вәкилләренең<br />туган телләрен саклау, үстерү мәсьәләләре комиссиясе
«Элита»