|
|
Бүген кемнәр туган
|
|
Архив
|
11.01.2020 Шоу-бизнес
Фирдүс Тямаевтан 130 җырлы флешка! “Тямай” чәе һәм чәк-чәге
Фирдүс Тямаев 130 җыр яздырылган флешка чыгарды. Шуңа өстәп, эксклюзив күчтәнәчләре дә бар: җырчының фотосы төшкән “Тямай” чәк-чәге һәм “Тямай” чәе - “мишәрский чәй” дә! “Ниһаять, күптән көтелгән флешка әзер! Бу флешкага 20 ел тарих, күз яше, шатлык, мәхәббәт, сагыну, үкенү, меңәр километр үткән юллар, дистәләгән концертлар, барысы да йөрәгемнән кайнап чыккан жырлар! Бу җырлар аша мин сезнең белән таныштым, сез мине зур баскычларга күтәрдегез, сезнең яратуыгыз аркасында, мәдәният өлкәсендә күп еллар иҗат иткәнгә зур исемгә лаек булдым! Җырларым язылып торсын, ә сез тыңлаудан озак еллар туктамагыз әле. Аллага тапшырып 2020 елның 8нче сезонын башлап җибәрәбез”, - дип сөйли Фирдүс Тямаев видеоязмада. Кичә җырчының Димитровград шәһәрендә концерты гөрләде, алдагы көннәрдә Ульян, Пенза, Саранск шәһәрләрендә концертлары көтелә. Фирдүс Тямаевның җырлары яздырылган флешка, "Тямай" чәен һәм чәк-чәген шул концертларда сатып алырга мөмкин.
--- |
Иң күп укылган
|