• 07.04-02.05 "Мәхәббәт FM". Камал театры. 19:00
  • 13.04-14.04 "Шах...Мат!" моноспектакле. Премьера! Тинчурин театры. 18:30
  • 17.04 Премьера! "Ак чәчәкләр кебек..." (12+), Кариев театры , 18:00
  • 24.04 Ришат Төхвәтуллин. Уникс. 17:00
  • 25.04-27.04 Алтын Казан. ТАГТОиБ им. М.Джалиля. 18:00
  • 26.04 "Печән базары" (12+), Кариев театры, 18:30
  • 15.05 Бертуган Сафроновларның фантастик тамашасы. Татнефть Арена. 14:00
Бүген кемнәр туган
  • 13 Апрель
  • Рамил Шарапов - шоумен
  • Абруй Сәйфи (1889-1960) - язучы
  • Айдар Әгъләмов - җырчы
  • Алмаз Гафиятов - журналист
  • Нәзифә Кадыйрова - җырчы
  • Альфред Вәлиев - сәясәтче
  • Илһам Кашапов - дәүләт эшлеклесе
  • Исэнмесез! Май башы май азакларын да 2 бэлмэле фатир снимать итер идем центр да Актаныш, семья балалар белэн. Желательно стиральная машина. Чистоту и своевременную оплату обещаем!!! 89509461699
  • Актаныш районында агач йорт сатыла. Торырлык, яхшы хәлдә. Арзан бәядән. 89372979649
  • Әле һаман шәҗәрәгез юкмы? Нәсел тамгагызны белмисезме? Бу хәл итәрлек мәсьәлә. Дәүләт архивлары чыганаклары буенча шәҗәрәгезне төзеп бирәм. Шәҗәрәҗәге барлык фактларны архив документының фотокопиясе белән раслыйм. Бу өлкәдә эш тәҗрибәм 7 ел. Тел./Ватсап: 8–917–874–16–40 Tongekuk@gmail.com Дамир Шәйхетдин.
  • романовский сарыклар сатыла .срочно тел 89050220598
  • Зур телевизор сатыла.Күрсәтүе яхшы.3000 сум.тел.89172337131
  • Продается земельный дачный участок, 7 соток, СНТ-11 (Авиастроительный район). Вода, электричество есть, газ планируется завести. Плoдoносящие деревья и кустарники. Прекрасное место для активного и семейного отдыха. Есть возможность сделать пруд. До сада хорошая асфальтированная дорога. Подьездные пути удобные, может заехать даже грузовик! Снт стремительно развивается благодаря председателю, что важно для дачников! Рядом автобусная остановка. Цена 500 т. Тел: 89274031387
  • Кер юу машинасы ,холодильник морозильник сатам тел.89520460614 вапсат или позванит.
  • Үзебезнең умарталыктан сыйфатлы чәчәк балы сатыла. Казан буенча китереп бирү мөмкинлеге дә бар. Рәхим итеп шалтыратыгыз: 89625497103
  • Мастер на час хезмэте курсэтэбез!!! Плотник,электрик,сантехник,сварчик,бакча да утын кису,бакча тирэсе тотабыз, казу эшлэрен башкарабыз 89274544590
  • Ботлата ит сатабыз,арткы боты 330,алгы 320 сум.Хэлэл.тел.89372834097 Узебез Апастан. Казанга алып килеп бирэбез
 
 

 
Архив
 

               

10.01.2020 Дин

"Җәннәттә ирсез – хатын, хатынсыз ир булмас". Ә хур кызлары кемгә эләгәчәк?

Намаз артыннан, Коръән укыганнан соң, Аллаһыбыз рәхмәтенә, ризалыгына ирешеп, җәннәт әһелләреннән булсак иде, дип дога кылабыз. Җәннәт турында барыбызда да ниндидер күзаллау бар анысы. Әмма бу тема барыбер ничектер серлелеге белән җәлеп итә дип әйтимме, аның турында күбрәк беләсе килә. Кабан арты мәчете имам-хатыйбы Йосыф хәзрәт Дәүләтшиннан да без Коръәндә җәннәтнең ничек сурәтләнүе, аның әһелләре нинди тормыш алып барачагы турында сораштык.

– Иң элек шуны ассызыклап китәсем килә: теге дөнья, кабер, Кыямәт хәлләре, җәннәт һәм җәһәннәм мәсьәләләре барысы да кеше күзенә күренми торган, яшерен дөньялар булып тора. Шуңа күрә анда ниләр буласын кешеләр Аллаһы һәм аның илчесе хәбәр иткән гыйлемнәр аша гына белә ала. Кемнеңдер төшендә нидер күрүе, хыялында күзаллавы безнең өчен дәлил булып тормый.
 
Җәннәт сүзе бакча дип тәрҗемә ителә. Хәдисләргә килгәнчә, аның туфрагы ап-ак он кебек, хуш исле мисктан, ягъни майдан, кыялары энҗе бөртекләреннән. Бакча буйлап чиста су, сөт, бал һәм шәраб елгалары ага. Яфраклары фил колагына охшаган төрледән-төрле агачлар үсә. Әлбәттә, оҗмах әһелләренең анда өйләре дә була. Пәйгамбәребез аларны: “Кирпечләренең берсе алтыннан, икенчесе көмештән, измәсе исле майдан, ташы энҗе һәм якутлардан, ә туфрагы шафраннан булыр. Анда кергән һәрчак нигъмәттә булыр, мохтаҗлык күрмәс, мәңге яшәр, үлмәс, киеме тузмас, яшьлеге китмәс”, – дигән (әлеге хәдис имам Әхмәт, Тирмизи, Дәрими хәдис китапларында).
 
– Җәннәт – җиде кат, дип әйтәләр, ул чынлап та берничә катлымы?
 
– Әлбәттә, җәннәт бакчалары да, җәһәннәм чокырлары да күп катлы. Гарәп телендә өскә менү дәрәҗә дип атала, аска төшкән саен дәрәкә була. Шуңа күрә җәннәт дәрәҗәләре һәм ут дәрәкәләре бар. Изге кешеләр төрле дәрәҗәдә булгач, оҗмахта да бер дәрәҗәдә булмаслар. Гөнаһлы бәндәләр дә төрле, шуңа утка да гөнаһларына күрә төшәчәкләр. Мәсәлән, утның иң өске катында гөнаһлы мөселманнар газап алса, иң астында икейөзлеләр яначак.
 
– Ут дигәннән, анда бу дөньядагы кебек яңгыр, кар явачакмы?
 
– Җәһәннәмдә утлы яңгырлар, түзә алмаслык зәмһәрир салкыннар булачак диелә. Җәннәткә килгәндә, анда кеше нәрсә теләсә, Аллаһ шуны бирә. Аллаһы Тәгалә: “Анда аларга җаннары ни теләсә, күзләренә ни ләззәт бирсә, барысы да булыр”, – ди. Бәндәсе теләсә, Аллаһ аңа яңгырын да яудырыр, теләсә карын да бирер.
 
– Җәннәттәгеләр нәрсә ашап торачак һәм нинди киемнән булачак?
 
– Азык-төлек, кием-салым белән оҗмахта проблема булмас. Бу дөньяда җан ияләренең ризыкка, суга ихтыяҗлары бар, ашамасаң, эчмәсәң үләсең, оҗмахта исә кеше һичнәрсәгә мохтаҗ булмый. Ягъни фәрештәләр кебек ризыксыз да, сусыз да тора ала.
 
– Алайса ни өчен ул кадәр елгалар, ул кадәрле җимешләр?
 
– Оҗмахта кеше ачыкканга, сусаганга түгел, бәлки ләззәт алу өчен ашый һәм эчәчәк. Коръәндә, хәдисләрдә искә алынган ризыкларның төрләре безгә таныш: мәсәлән: су, бал елгалары, хөрмә, йөзем, анар, банан һәм башкалар. Әмма исемнәре дөнья тормышыннан таныш булса да, тәмнәре бөтенләй башка аларның. Өстәвенә анда кеше күзе күрмәгән, башына да кереп карамаган ризыклар, җимешләр әзерләнгән.
 
Оҗмахның киемнәре дә тиешле дәрәҗәдә булыр. Аллаһы Тәгалә: “Алар анда алтын беләзекләр киеп, энҗеләр тагарлар. Киемнәре исә ефәктән булыр”, – дип әйтә.
 
– Шәраб елгалары, дидегез, аны без исерткеч эчемлек буларак беләбез бит…
 
– Әгәр Аллаһ нәрсәнедер дөньяда хәрам кылса, оҗмахта исә чикләүләр, хәрам әйберләр булмый. Җәннәт шәрабы башка китми, исертми, әмма эчүчегә зур ләззәт бирә.
 
– Кешеләр анда йоклаячакмы?
 
– Йокы – кешенең загыйфьлеге, бу дөньяда ул йокларга мәҗбүр. Йоклап кешенең күпме гомере әрәм китә. Оҗмахта исә кешеләр арымыйлар, шуңа анда йокы булмаячак.
 
– Җәннәт әһелләре гаиләсе белән бергә яшәячәкме? Анда бала табачаклармы?
 
– Аллаһ кешене парлы итеп яраткан. Шуңа күрә оҗмахта гаиләсез бер кеше дә булмас. Әгәр кеше дөньялыкта үз тиңен табып, икесе дә иман белән яшәп, иман белән Аллаһ хозурына кайтсалар һәм икесе дә оҗмахка керсәләр, алар анда да ир белән хатын булып яшәячәк. Әгәр икесенең берсе гамәле сәбәпле җәннәткә керә алмаса, җәннәттәгесе башка кеше белән кавыша һәм аның хакыйкый гаиләсе шул булып чыга. Әгәр хатын-кыз ике мәртәбә кияүгә чыккан булса, ахыргы ире белән кала, дип әйтелә.
 
Бала табуга килгәндә, җәннәттә ир белән хатын арасында җенси мөнәсәбәт булачак, әмма хатын-кыз балага узмаячак. Чөнки мәңгелек йортта бала тудыру, нәсел калдыру хаҗәте булмас. Шулай да, бик каты теләсә, Аллаһ теләгәнен бирә. Әмма ана карынында бала күтәрү, бала тудыру сызлануларыннан, аны тәрбияләү михнәтләреннән имин булачак. Өстәвенә җәннәттә кешеләр дә бер яшьтә булачак. Яше, карты булмый.    

– Кияүгә чыкмаган яки өйләнмәгән кеше анда пар табачакмы?
 
– Җәннәттә ирсез – хатын, хатынсыз ир булмас. Ниндидер сәбәпләр белән кемдер гаиләсен кора алмаса, әйтик, авыру булган, сабый хәлендә үлгән, ир яки хатын җитмәгән… алар оҗмахта үз тиңнәрен табачак. Хәтта үз гомерендә кияүгә чыкмаган Мәрьям ана да җәннәттә кияүгә чыгачак.

– Хур кызлары кемгә була? Бик матур булгач, бөтен ир-ат та аларга өйләнер инде?
 
– Хур кызлары никадәр матур булсалар да, дөнья михнәтләрен кичергән, биш намазын укыган, уразасын тоткан хатын җәннәттә алардан да матуррак булачак.
 
– Бала хакына түзеп, кимсетелеп яшәгән хатын-кызлар җәннәттә ире белән яшәргә теләрме?
 
– Алда әйтелгәнчә, җәннәткә керер алдыннан Аллаһ кешеләрне бәхилләп, арадагы үпкә-рәнҗешләрне бетереп кертә. Әгәр ир хатынын рәнҗеткән икән, хатынына изге эшләрен бүлеп бирә. Хатыны моңа бик тә риза булачак. Җәннәттә беркем берәүне рәнҗетмәс, хакына кермәс, үпкәләтмәс. Бер хатын да иренә карап: “Исеңдәме, мине гомер буе интектереп яшәдең, кабахәт”, – дип искә алмас.
 
– Әти-әниләр ташлаган яки карынында килеш алдырткан балалары белән күрешәчәкме?
 
– Ата-ана башта ялгышып, аннан тәүбә иткән булырга мөмкиннәр. Оҗмахка керер алдыннан Аллаһ барысының да араларын бәхилли. Әгәр берәү кемнеңдер хакына кергән булса, Кыямәт көнендә аңа үзенең изгелекләрен биреп, аны бәхилли. Кайберәүләрнең, тарата торгач, игелекле эшләре бетәр, ә кимсетелгән кешеләр һаман килерләр. Ул аларның гөнаһларын гаебе бәрабәренә үз өстенә ала.  
 
– Эшкә дә йөрмәгәч, тормыш мәшәкатьләре дә булмагач, җәннәттәгеләр көннәрен ничек үткәрәчәкләр?
 
– Түбән Кама мәчетендә эшләгәндә хуҗалык өчен җаваплы абзый бар иде. Кайчак бераз арып, кәефсезләнеп китсә, мин аны: “Абый, оҗмахларда ял итәргә язсын инде сиңа”, – дип юата идем. Ул елмаеп: “И хәзрәт, безнең ишегә анда да берәр начальникка эшлисе булыр инде”, – дип әйтә иде. Безнең халык гомергә кол булып, оҗмахта да көн-төн хезмәт итәргә җыена, ахрысы. Бу дөньяда һәр рәхәтнең артында михнәт тора. Оҗмахта Аллаһ безгә шундый программалар әзерләгән, анда шөгыльсез ятарга да, ямансуларга да вакыт булмас. Без башта керик әле анда, аннан күренер, иншаАллаһ.  
 
– Анда кешеләр үзара сөйләшәчәкме?
 
– Әлбәттә, оҗмахта бер-береңне күрү, кунакларга йөрешү була.
 
– Анда намаз укыячаклар, ураза тотачаклармы?
 
– Әгәр кеше ач булып, ураза тотып йөрсә, ул җәннәт булмый бит. Җәннәттә кеше өстендә намаз уку, ураза тоту, хәрамнардан тыелу кебек йөкләмәләр булмый.
 
– Кешеләр пәйгамбәрләр белән бергә яшәчәкләрме, әллә анда соңгылары өчен вип-бакча булачакмы?
 
– Әлбәттә, пәйгамбәрләрнең дәрәҗәсе гади кешеләрнекеннән өстенрәк булуы фамилиясе туры килгәнгә түгел, алар чыннан да башкалардан күбрәк изге эшләр кылганга, гади кешеләр кичерә алмаслык авырлыкларга сабыр иткәнгә. Пәйгамбәр кебек изге була алмасак та, ул безгә кайбер изгелекләр өчен аның белән җәннәттә бергә булуны вәгъдә итте. Мәсәлән, бер хәдистә ул ике бармагын бергә куеп: “Мин һәм ятимне тәрбияләүне үз өстенә алган кеше менә шушылай җәннәттә бергә булырбыз”, – дигән.
 
– Бүген җәннәт буш торамы?
 
– Әлегә кешеләр оҗмахта да, утта да түгелләр. Әмма хәдисләрдә, кайбер кешеләрнең җаннары оҗмахта яшел кошлар булып очалар, дигән хәбәрләр бар.
 
– Иң беренче булып җәннәткә кем керәчәк?
 
– Оҗмах ишеген беренче булып пәйгамбәребез килеп шакыячак. Фәрештәләр: “Кем анда?” – дип сорарлар. Ул үз исемен әйтер һәм сакчылар: “Безгә капкаларны сиңа гына ачарга кушылды”, – дип әйтерләр һәм капкаларны ачарлар.
 

Дилбәр ГАРИФУЛЛИНА
Ватаным Татарстан
№ --- | 10.01.2020
Ватаным Татарстан печать

Фикерләр

Исем:
E-mail:
Текст:
 
№1 (907932) / 11.01.2020 14:49:43

Әкиятләре көннән-көн кызыграк була бара. Кыямәт көнендә йөзләрчә миллиард кеше кабердән кубарылачактыр бит инде, аларга ит,тире, эчке органнар өчен күпме масса кирәк булачагын исәпләп карагыз, мөмкин хәлме? Индиядә мәетләрне яндыралар, алар ничек терелер? Крематорийларда яндырылганнарның да гәүдәсе юк. Оҗмаһтагылар ашагач-эчкәч туалеталар да кирәктер бит инде, миллиардларча кешеләрнең хаҗәте үтәлгәннән соң ул калдыкларны кая куячаклар? Дин әһелләреннән шул турыда да ишетәсе килә. Хур кызлары нинди материалдан булачак, каян пәйда булачаклар? Кешеләр бит Адәм белән Һавадан гына таралганнар.

▲ Өскә

www.work-zilla.com

Матбугат-инфо
Матбугат.ру
Ватаным Татарстан
Шәһри Казан
Бердәмлек
Рәшит Ваһапов фестивале
Камал театры
Тинчурин театры
Татар дәүләт филармониясе
Ирек мәйданы
Татарстан яшьләре
Кариев театры
Идел
Өмет
Татарстан китап нәшрияты
Милли Музей
Шаян
Татаркино
Татарстан Диния нәзарәте
ЕлМай
Татар телен саклау һәм үстерү мәсьәләләре комиссиясе
«Элита»
Piter.tatar