|
|
Бүген кемнәр туган
|
|
Архив
|
09.01.2020 Киңәш-табыш
“Ханский дом”: сорауларыгыз булмаса, чәй эчәргә килегез!
“Ханский дом” төзелеш ширкәте клиентлар белән туры эфирга чыгып, җанлы әңгәмәдә аралаша, сорауларга җавап бирә. Әзер йорт сатып алырга яки төзетергә теләүчеләр өчен атнаның һәр дүшәмбесендә 15:00 сәгатьтә туры эфирда төзелеш компаниясе хезмәткәрләре белән аралашу мөмкинлеге булдырылды. Әңгәмә барышында төзелеш өлкәсендәге законнар үзгәреше турында, яңа елда нинди яңалыклар көтелүе һәм йорт сатып алганда, иң беренче чиратта, нәрсәләргә игътибар итәргә кирәклеге хакында сөйләшүләр булачак.
“Барысы да клиентларга булдыра алганча файда китерү өчен эшләнә. Сорауларыгызны бирегез, сорау алуларда катнашыгыз. Шул рәвешле сез, клиентлар, контентны үзегез булдырасыз һәм йортларның сыйфаты тагын да яхшы булуга йогынты ясыйсыз. Сорауларыгыз булмаса, танышырга килегез. Якты чырай, тәмле чәй бездән” - ди “Ханский дом” төзелеш компаниясе җитәкчесе Ильяс Гыймадов.
--- |
Иң күп укылган
|