|
|
Бүген кемнәр туган
|
|
Архив
|
08.01.2020 Фаҗига
7 айлык сабый балконда онытып калдырып, ә 3 яшьлеге качышлы уйнаганда һәлак булганҖиде айлык баланы балконда онытып калдыру нәтиҗәсендә, сабый туңып үлгән. Бу хәл 5 гыйнвар көнне Амурдагы Николаевск шәһәрендә була. Кырык яшьлек ханым баласын йоклатып, балконга чыгарып куя һәм аның хакында биш сәгать узгач кына исенә төшерә. Әмма бала ул вакытта инде үлгәнлеге ачыклана. Фаразлар буенча, бала салкында туңу нәтиҗәсендә вафат булган.
Ә Ульяновскида прокуратура өч яшьлек баланың качышлы уйнаганда үлү фактын тикшерә. Баланың мәетен төнлә тапканнар. Башлагыч мәгълүматлар буенча, бала тулы гаиләдә тәрбияләнгән. Әти-әнисе аның белән качышлы уйнаганда, бала трансформер-карават эченә кереп кача. Күпмедер вакыттан аны үлгән килеш табып алалар.
Фото: пиксабай
--- |
Иң күп укылган
|