|
|
Бүген кемнәр туган
|
|
Архив
|
05.01.2020 Шоу-бизнес
Алла Пугачева 10 яшеннән тәмәке тарта башлаган70 яшьлек Алла Пугачева күпләрне аптыратты дисәк тә була. Русия эстрадасының булачак йолдызы 10 яшьтән тәмәке белән дуслашкан икән. Моны Алла һәм аның дус кызлары яраткан актрисаларына охшарга теләве белән аңлата. Кумирларына бераз гына булса да якынаю өчен кызлар авызларыннан паровоз кебек төтен чыгарганнар. «Миңа ул вакыта 10 яшь иде, 1959 елда Мәскәүдә Халыкара кинофестиваль узды. Без, бала-чага, анда чыгыш ясаган кызларны күреп шаккаттык! Ике елдан соң чираттагы Халыкара кинофестиваль узды.
Ул чакта безгә "Спутник кинофестиваля" журналы кулга эләккән иде. Мин фотога карап: "Чынлап та кинода төшә алырлык кешеләр була микән?"- дип уйладым. Ә анда искиткеч матур кызлар фотосы иде... Кулларында тәмәке... Ә без кинога якынаю һәм шул кызларга охшарга тырышу өчен, барыбыз да тәмәке тарта башладык», — дип сөйләгән Примадонна Беренче каналдагы «Сегодня вечером» тапшыру эфирында.
Пугачева сүзләренә караганда, хәзер ул моның сәламәтлек өчен ничек зарарлы булуын аңлый, әмма ул чакта тәмәке тарту нормаль булып тоелган. Шунысы кызык, Алла Борисовна барыбер хыялын тормышка ашыра алмаган — без аны кино түгел, ә сәхнә йолдызы итеп кенә беләбез. Зур экранда Пугачева бары тик «Җырлый торган хатын-кыз» фильмында автобиографик рольдә генә пәйда булды.
Автор : Каспранова Ләйсән
Чыганак: eg.ru
Фото: woman.ru
--- |
Иң күп укылган
|