|
|
Бүген кемнәр туган
|
|
Архив
|
03.01.2020 Шоу-бизнес
Рафинә Ганиуллинаның олы улы туган көненә нинди бүләк сораган? (ФОТО)Яңа ел җитүгә үк Рафинә Ганиуллина һәм Рәзил Камаловлар гаиләсендә тагын да зуррак бәйрәм – олы улларының туган көне! Сөләйманга быел 5 яшь тулды. Гаилә белән, яраткан әбиләре белән бергә матур итеп бәйрәм иткәннәр. "Матбугат.ру"га мәгълүм булганча, Сөйләйманның туган көндә иң зур теләге – бүләккә робот икән.
“Сөләйманга 5 яшь. Туган көнең белән, багалмам, без сине бик яратабыз! Киләчәгең якты булсын, әти-әни тигезлегендә үс!”, - дип әнисе улына теләкләрен ирештерә. Инстаграмда җырчының иҗатын һәм тормышын күзәтеп баручы тамашачылар да, Сөләйманны туган көне белән котлап, изге теләкләрен язганнар, балаларның күз ачып йомганчы үсүен, вакытның бик тиз узуын искәртә алар.
Биш ел элек Сөләйманны бәби тудыру йортыннан алып кайту мизгелләре
--- |
Иң күп укылган
|