|
|
Бүген кемнәр туган
|
|
Архив
|
02.01.2020 Фаҗига
Сабый гәүдәсе сумка эчендә табылган36 яшьлек ананы һәм аның өч айлык кызын эзләү Кемерово өлкәсендә 24 декабрьдә игълан ителде. Хатынның үзе белән баланы алып, машинада өйдән чыгып китүе билгеле иде. Соңрак аны Кемерово – Томск трассасы чигендә тоткарлыйлар. Хатын кызының тончыгып үлүе, шуңа күрә ул аны юл читендә калдырып китүе турында әйтә. Баланы кайда калдырганын хәтерләми.
Сабыйны эзләүгә барлык көчләр кушылган: полиция хезмәткәрләре һәм волонтерлар хатын үткән маршрут буенча, берничә көн Яшкино-Юрга автомобиль юлы буйлап 40 километр территорияне тикшерәләр. Тикшерү комитеты белдерүенчә, бүген баланың мәете автомобиль юлы читендәге кар көртендә табыла. Сабыйның үле гәүдәсе хуҗалык сумкасында яткан була. Хәзерге вакытта урында тикшерү-оператив төркеме эшли. Якын арада баланың үлеменең сәбәбен ачыклаучы суд-медицина экспертизасы билгеләнәчәк һәм үткәреләчәк, дип яза Кызыл таң.
Фото: СК России
--- |
Иң күп укылган
|