поиск новостей
  • 24.04 Хыялый, Тинчурин театры, 18:30
  • 24.04 "Муса. Моабит" Кариев театры, 11:00, 13:00
  • 26.04 Ай, былбылым! Тинчурин театры, 18:30
  • 28.04 Хыялый. Тинчурин театры, 17:00
  • 29.04 Кияү урлау. Тинчурин театры, 18:30
  • 30.04 "Шан кызы" Кариев театры, 12:00,14:00,18:30
Бүген кемнәр туган
  • 23 Апрель
  • Руслан Сафин - актер
  • Шәфәгать Тәхәветдинов - дәүләт эшлеклесе
  • Рәис Гыймадиев - җырлар авторы
  • Эльнар Сабирҗанов - җырчы
  • Зилә Мөбарәкшина - журналист
  • Равил Әхмәтшин - дәүләт эшлеклесе
  • Илдус Ахунҗанов (1930-1990) - әдәбият тәнкыйтьче
  • Телэче районы Шэдке авылында йорт сатыла, барлык унайлыклары булган. 89534073195
  • ИСЭНМЕСЕЗ. ЭТЭЧ САТАМ . ТЕЛ 89053184712
  • Казаннын Яна-Савин районында урнашкан 2 булмэле фатирга бер кыз эзлим. Бэясе 6500 сум 89376001290
  • Ассаляму алейкум! Казанда, центрга якынрак булган гостинка яисэ булмэ снимать итергэ телим. Риелторсыз. 89872312932 (ватсап)
  • Казан. Дәүләт органына тәрҗемәче кирәк, рус-тат, тат-рус. Эшләү бары эш урынында гына, 9:00-18:00. Эш урыны шәһәр үзәгендә. З/п уртача 36000 сум. Тел.299-15-58
  • Жэйге язшы сыйфатлы Лукойл нефтегаз очен тегелгэн, бер дэ киелмэгэн спецодеждалар бар. Костюмнар чалбары белэн, чалбарлар серым да бар, 44 размеры резин итек 500 сумга, СУ уткэрми торган перчаткалар хэм башка эйберлэр. Барсы да Казанда Павлюхин урамында. Кыйммэт тугел. Шалтыратыгыз я ватсапка языгыз. 8 927 036 61 07
  • Исэнмесез! Биектау районы Станция куркачида 2 булмэле квартира сатыла 60 кв,м. Электричкага якын. Казанга 50 км. Тел 89625632681.шалтыратыгыз.
  • Никах, юбилей,Туган кон,балалар бэйрэмен,торле кичэлэрне алып барабыз.8-4кэ хэтле шалтыратта аласыз.89393453961
  • Чистаидан иорт сатып Алам чистаинын узенэн 89274905164
  • 1 булмэле фатир моселман гаилэсенэ озак вакытка арендага бирелэ ЖК Салават купере. Собственник ( риелтор тугел!!!)89509488227.
Архив
 
01.01.2020 Җәмгыять

Синоптиклар гыйнвар һәм февральгә ҺАВА ТОРЫШЫН фаразлады

Һава торышының начары булмый, диләр, шулай да күңел кышның ап-ак карлы булуын көтә. Бу көннәрдә күпләрдән “кар булмагач, Яңа ел кәефе дә юк” дип ишетергә туры килә. Бер җебетеп, бер катыргач, аяк асты да бозлавыкка әйләнеп куйды. Таеп егылып, җәрәхәт алучылар саны да артты, ди белгечләр.

Аномаль җылы, карсыз кыш уҗымнарга ничек тәэсир итәр? Яңа елны каршы алган көннәрдә синоптиклар нинди һава торышы вәгъдә итә? Без шуларны белештек. 

 
Быелның декабре халык хәтерендә менә шулай карсыз кыш булып сакланып калыр, ахры. Синоптиклар мәгълүматларына караганда, Казанда декабрьдә нибары 27 мм явым-төшем генә яуган. Бу – норманың  63 проценты дигән сүз. 1877 елның декабре тагын да карсызрак булган. Ул елны бөтенләй дә кар төшмәгән икән.
 
КФУның экология һәм табигатьтән файдалану институтының атмосфера метеорологиясе, климатологиясе һәм экологиясе кафедрасы доценты Тимур Әүхәдиев сүзләре буенча, 2019 – 120 ел эчендә иң җылы алты елның берсе булып тарихка кереп калачак. Узып баручы ел температура күрсәткечләре буенча, гомумән, аномаль булган. Җәй салкын иде. Тарихка ул соңгы 25 елдагы иң салкын җәй булып кереп калды.  Кышның беренче ае да җылы һава торышы буенча рекорд куя. Аның каравы, мондый декабрь һава торышына бәйлелеге булган кешеләр өчен бик уңай икән. Белгечләр әйтүе буенча, һава басымы кинәт төшмәгәч, кешеләр үзләрен яхшы хис иткән.
 
Гадәттә, ап-ак карны без Яңа ел көннәрендә көтеп ала торган идек. Быел да шулайрак булыр төсле. Синоптиклар 31 декабрь һәм 1 гыйнварга каршы төндә күп итеп кар явачак дип ышандырды. Шулай да юл хезмәткәрләре җиңел сулап куя ала: кар көртләре күзәтелмәячәк, ди алар. Гомумән алганда, быел кышын 40–45 см кар төшәр төсле. Мондый  хәл – Татарстан  өчен гадәти күренеш.
 
Гидрометеорология үзәге мәгълүматлары буенча, Яңа ел төнендә һава температурасы кабат күтәреләчәк. Бу көннәрдә терекөмеш баганасы ун градустан түбәнрәк булса, тиздән ноль градус тирәсенә якынлашачак. Шуңа күрә Яңа ел төне карлы, буранлы һәм җылы булыр дип фаразларга мөмкин. Синоптиклар гыйнвар да җылы булыр, дип ышандыра. Бераз суыклар февральдә генә күзәтеләчәк икән.      
 
 Уҗымнар ни хәлдә? 
 
Кар безгә “Яңа ел кәефе” булдыру өчен генә түгел, ә уҗымнарның исән-сау кышлавы  өчен дә кирәк. Бу хәл авыл халкын, агрономнарны да борчуга сала.
 
– Карсыз кышның уҗымнарга начар тәэсир ясавы бар, – ди агроном Илнур Габдрахманов. – Кар булмаган килеш кинәт суыклар китереп бәрсә, уҗымнарны югалту куркынычы арта. Әгәр кыш буе кар аз яуса, туфракта дым да булмаячак.
 
Республиканың Авыл хуҗалыгы һәм азык-төлек министрлыгыннан алынган мәгълүмат буенча, көз көне 494 мең гектар мәйданга уҗым культуралары чәчелгән. Аларның 370 меңе – көзге бодай, 12 мең гектары – көзге арыш.
 
– 395 мең гектар мәйдандагы бөртеклеләр (80 проценты) кышка яхшы хәлдә керде, 74 мең гектар мәйдандагысы (15 процент) канәгатьләнерлек иде. Чәчелгән 5 процент иген тишелеп чыкмады, – диделәр министрлыкның матбугат хезмәтендә.
 
Татарстанның “Россельхозцентр”  идарәсе мәгълүматлары буенча, 19 декабрьгә үткәрелгән тикшеренүләр, үсемлекләрдәге шикәр күләме кышны имин чыгар өчен җитәрлек булуын күрсәткән. Татарстанның Кама буе зонасында уҗымнардагы шикәр – 25–28 процентны, Көнбатыш Кама аръягында – 21–27 процентны, Көнчыгыш Кама аръягында 16–29 процентны, Идел буе районнарында 23–28 процентны тәшкил итә.  Кышка кергәнче үсемлекләрдә шикәр 25 проценттан күбрәк булса яхшы.
 
Белгечләр әйтүенчә, хәзерге вакытта кырларда 0–10 см калынлыгында кар түшәлгән. Ләкин игеннәр бөтен шартларны үтәп чәчелгән, туфрак яхшы эшкәртелгән булса, кар аз булуның зыяны юк, ди алар. “Әлегә көннәр җылы тора. Шуңа күрә уҗымнар һәлак була, дип зар елар сәбәп юк”, – ди белгечләр.

Зөһрә САДЫЙКОВА
Ватаным Татарстан
№ --- | 28.12.2019
Ватаным Татарстан печать

▲ Өскә
Матбугат-инфо
Матбугат.ру
Ватаным Татарстан
Шәһри Казан
Бердәмлек
Рәшит Ваһапов фестивале
Камал театры
Тинчурин театры
Татар дәүләт филармониясе
Ирек мәйданы
Татарстан яшьләре
Кариев театры
Идел
Өмет
Татарстан китап нәшрияты
Милли Музей
Шаян
Татаркино
Ханский дом
Татар телен һәм ТР яшәүче халыклар вәкилләренең<br />туган телләрен саклау, үстерү мәсьәләләре комиссиясе
«Элита»