поиск новостей
  • 18.01 "Тәрәзәмә кем шакый?" Тинчурин театры, 13.00, 16+
  • 20.01 "Тәрәзәмә кем шакый?" Тинчурин театры, 18.30, 16+
  • 21.01 "Мәдинә" Тинчурин театры, 18.30, 12+
Бүген кемнәр туган
  • 15 Гыйнвар
  • Әлфия Авзалова (1933-2017) - җырчы
  • Нәҗип Җиһанов (1911-1988) - композитор
  • Илнар Хөснуллин - журналист
  • Шәйхи Маннур (1905-1980) - язучы
  • Вазыйх Фатыйхов - журналист
  • Илдус Гыйләҗев (1946-2018) - шагыйрь
  • Нәфисә Василова (1943-2006) - җырчы
  • Айзат Шәйхелмәрданов - автор-башкаручы
  • Сәйяр Хәбибуллин - композитор
  • Мәхмүт Максуд (1900-1962) - язучы
  • Фаяз Дунай (1936-2007) - язучы
  • Зөфәр Ханов (1924-2002) - көрәшче
  • Шэхси хужалыктан свежий хэлэл шашлык (яшь сарык итеннэн), сочный колбасалар - Ат ите бн Курдючный сарык ите кушылып эшлэнгэн. Полукопченая 1 палкасы - 500 грамм 450 сум. Вареная - 680-710 грамм - 550 сум 1 палкасы. 89874245531. Балтач районы.
  • Актаныш районы Такталачык авылында 13 сутый җир сатыла. Бәясе 455 мең. 89274026210 (телеграмм, ватсап). Риэлторлар борчымасын!
  • Казан шэхэренен ВАХИТОВ Р-ДА, УЗЭКТЭ бер булмэле фатир арендага бирелэ. С 12.01.26 - АПРЕЛЬ ДО 20.04.2026. шалтыратыгыз 89957664503. риелторлар борчымагыз!!
  • Сдам комнату в двух комнатной квартире на улице Декабристов на против ДК Химиков порядочной татарке без вредных привычек и животных. 79534935777
  • Хэлэл урдэк ите сатыла,кг -650сумнан. Хэлэл угез ите сатылачак.Алгы боты 570кг Арткы боты 590кг .Казань га китереп бирэбез.89393453961
  • Казанда Ново-Азинская,35 адресы буенча урнашкан бер бүлмәле фатир риелторлардан башка арендага бирелә. Бәясе 28 мең. тел. 89934217817
  • 89625751843 актаныш центрда жир 45о.руб сатыла
  • Казан шэхэрендэ Хэйдэр Бигичев урамында бер булмэле фатир арендага бирелэ. Студент кыз йэ егеткэ. Йэ ялгыз кешегэ. 2026нын июненэ кадэр. 89196257607
  • Шэхси хужалыктан свежий хэлэл, сочный колбасалар. Ат ите бн Курдючный сарык ите кушылып эшлэнгэн. Полукопченая 1 полкасында - 500 грамм 450 сум. Вареная - 680-710 грамм - 550 сум 1 палкасы. 89874245531. Балтасинский рн.
  • Кәҗә бистәсе, Яшьлек Метро станцияләре, Ибрагимова, Волгоградская, Фрунзе, Меридианная якларында студент егеткә кереп яшәргә фатир кирәк. Төрле шартларда килешергә мөмкин. 89377728278
Архив
 
31.12.2019 Бәйрәм

«Һәр эшебез уңышлы булсын!» Татарстан Президентының Яңа ел бәйрәме белән КОТЛАВЫ

Кадерле татарстанлылар! Сезне якынлашып килүче Яңа ел белән чын йөрәктән тәбрик итәм.

Сәгать телләре төнге уникегә якынлашканда, без дуслар-туганнар белән бәйрәм өстәле тирәли утырышып, гадәт буенча,узып баручы елның аеруча күренекле вакыйгаларын искә алабыз, киләчәккә ниятләребез, теләк-омтылышларыбыз белән уртаклашабыз.
 
2019 ел, гомумән алганда, республикабыз өчен бәрәкәтле ел булды. Җитештерүдә һәм инвестицияләр кертүдә яңа юнәлешләр табу, уңайлы яшәү тирәлеге булдыру, заманча торак, мәгариф һәм фән, мәдәният һәм спорт учреждениеләре төзү – болар барысы да уртак тырыш хезмәтебезнең матур нәтиҗәсе.
 
Эшче һөнәрләр буенча илкүләм чемпионатта Татарстанның җиңү яулавы һәм башкалабызда “Ворлдскиллс” стандартлары нигезендә һөнәри осталык  буенча 45 нче дөнья чемпионатының тиешле югары дәрәҗәдә уздырылуы республика яшәешенең эшлекле ритмга корылганлыгын ачык күрсәтте. Эшче һөнәрләре елы кысасында тупланган тәҗрибәбез һәм дөнья беренчелегенә дип җиткерелгән бина-корылмалар безгә икътисад өлкәсендә нәтиҗәле эшләү өчен югары һөнәри осталыкка ирешкән, хезмәттә алдынгылыкны бирми торган, булдыклы кадрлар әзерләү мәйданын байтак киңәйтергә мөмкинлек бирде.
 
Автомобильләр төзү тармагында әйдәп баручы КамАЗ предприятиесенең күптән түгел билгеләп үтелгән ярты гасырлык юбилеенда Россия Федерациясе Президенты В.В. Путин заводның һәм тулаем республикабыз үсешенә  югары бәя бирде, бу исә Татарстанның илебез куәтен арттыруга саллы өлеш кертүенә  тагын бер дәлил булды.
 
Безнең казанышларның ныклы нигезен шулай ук җәмгыять һәм дәүләт арасында үзара файдалы хезмәттәшлек, граждан җәмгыяте институтларын үстерү, тирәнтен уйланылган милли сәясәтне эзлекле рәвештә гамәлгә ашыру, традицион дини берләшмәләр белән нәтиҗәле эшләү тәшкил итте.
 
Татарстан Республикасы Дәүләт Советы депутатларын сайлау йомгакларын без шулай ук яңарыш, үзгәртеп корулар  курсын һәм хакимият органнары эшчәнлеген халыкның хуплавы күрсәткече дип кабул итәбез. Парламентның яңа составы актив төстә законнар чыгару эшчәнлегенә кереште, монда төп максат – халыкның тормышын яхшырту һәм гражданнарның ирекле үсеше өчен шартлар тудыру.
 
“Безнең ишегалды” дигән яңа проектта татарстанлыларга  уңайлы яшәү тирәлеге булдыру күздә тотыла һәм аны гамәлгә ашыру барышында өч ел эчендә барлык күп фатирлы йортлар ишегаллары төзекләндереләчәк.
 
Бөек Ватан сугышында Җиңүнең 75 еллыгы уңаеннан илдә игълан ителгән Хәтер һәм дан елында барыбыз өчен дә изге бу бәйрәмгә әзерлектә һәм аны уздыруда татарстанлылар актив катнашыр дип ышанам. Бөек Җиңү, “Беркем дә онытылмады, берни дә онытылмады”, – дигән гыйбарә кебек үк, ветераннар белән көндәлек эшебездә һәм яшь буында ватанпәрвәрлек хисе тәрбияләүдә   рухи маягыбыз булырга тиеш.
 
Туган республикабыз узган шанлы юлның иң әһәмиятле вакыйгалары, ватандашларыбызның аны төзүгә һәм үстерүгә керткән өлеше Татарстан АССРның 100 еллыгын бәйрәм иткәндә игътибар үзәгендә булачак. Киң колачлы зур чаралар бай тарихи һәм мәдәни мирасыбызга, Россия дәүләте белән бербөтенлегебезгә һәм барлык халыклар вәкилләренең  хезмәттәшлегенә нигезләнеп, Татарстанның киләчәк үсешенә этәргеч бирер дип уйлыйбыз.
 
Республиканың муниципаль берәмлекләре вәкиллекле органнарына депутатлар һәм Татарстан Республикасы Президентын сайлау киләсе елның мөһим иҗтимагый-сәяси вакыйгасы булачак. Бу кампанияләр эшлеклелек шартларында узар, алар турында мәгълүмат ачыктан-ачык халыкка җиткерелер, җирле дәрәҗәдә дә, шулай ук бөтен республика күләмендә дә тормыш шартларын яхшырту өчен җитди тәкъдимнәр кертелер дип уйлыйм.
 
Сүз дә юк, узып баручы ел безгә зур сөенечләр алып килде, әмма хәл ителәсе мәсьәләләр дә байтак әле. Шулай да без бергәләп җиңә алмаслык кыенлыклар юк ул. Күтәренке рухыбыз, бердәмлек, якты өметләр һәм үз-үзебезгә ныклы ышанычыбыз Татарстанга туктаусыз алга барырга, яңа юллар һәм үсеш офыкларын ачарга мөмкинлек бирә.
 
Кадерле дуслар, шушы алгарыш юлыннан тайпылмыйча, ныклы адымнар белән киләчәккә атлавыбызны, Яңа елда һәр эшебезнең уңышлы булуын телим!
 
2020 ел сезгә, гаиләләрегезгә, якыннарыгызга чиксез бәхет-сөенечләр, игелек, иминлек, муллык, сәламәтлек алып килсен!
 
Яңа ел мөбарәк булсын!

---
Ватаным Татарстан
№ --- | 31.12.2019
Ватаным Татарстан печать

▲ Өскә
Матбугат-инфо
Матбугат.ру
Ватаным Татарстан
Шәһри Казан
Бердәмлек
Рәшит Ваһапов фестивале
Камал театры
Тинчурин театры
Татар дәүләт филармониясе
Ирек мәйданы
Татар-информ
Татарстан яшьләре
Идел
Өмет
Татарстан китап нәшрияты
Милли Музей
Татаркино
ТР Авыл хуҗалыгы һәм азык-төлек министрлыгы