Посмотреть эту публикацию в Instagram
|
|
Бүген кемнәр туган
|
|
Архив
|
31.12.2019 Язмыш
Татарстанда бәбиләгәндә үлгән Дилә Фәтхуллинаның тол ире игезәкләргә исем куштырган (ФОТО)22 ноябрьдә бала тапканда вафат булган 33 яшьлек Дилә Фәтхуллинаның өч бала белән тол калган ире сабыйларга исем куштырган. Ул кызларга Асыльяр һәм Айзилә дип исем биргән. 25 ноябрьдә Радик балаларына туу турында таныклык рәсмиләштергән иде. Дилә дә кызларына шундый исем кушарга теләгән булган.
«Кичә нәни сабыйларыма Алмаз хәзрәт исем кушты. Аллаһка шөкер. Рәхмәт барыгызга да. Якынлашып килүче Яңа ел белән, хөрмәтле дусларым», — дип яза Радик Фәтхуллин.
Ике игезәк кызлар дөньяга китереп, кулларына алып сөяргә дә өлгермичә вакытсыз вафат булган Дилә Фәтхуллина турындагы хәбәр барыбызны да тетрәткән иде.
--- |
Иң күп укылган
|