|
|
Бүген кемнәр туган
|
|
Архив
|
30.12.2019 Бәйге
«Матбугат.ру» Яңа ел төнендә 10нчы тапкыр иң тугры матбугатчыны билгелиБу бәйгебезгә 10 ел тулган! Матур гадәт буенча быел да Яңа ел төнендә иң тугры матбугатчыны билгелибез. Кем бәйрәмне безнең белән каршылый, шул 2020 елның беренче секундында шушы язма астында комментарий язып куярга тиеш. Кем беренче – шул җиңүче. Бүләк - 300 сум. Әлбәттә, беребез дә бу акчага калмаган, Аллага шөкер. Әмма, кем әйтмешли, кәҗәсе түгел, мәзәге кызык! Уенның шартлары: 1. Уенда балигъ булган һәркем катнаша ала. 2. Комментарийлар бары тик "Вконтакте" виджетыннан языла. 3. Исәпне "00:01"дән түгел, ә "00:00"дән саныйбыз. 4. Кемнең хәбәре "Вконтакте" комментарийлары тасмасында беренчерәк була - шул җиңүче. 5. Җиңүчене гыйнварның беренче көннәрендә игълан итәчәкбез. 6. Җиңүчегә бүләк - 300 сум. Аны банк картасына яки телефон номерына җибәрәчәкбез. P.S. Бу бәйге “Матбугат.ру”ның матур традициясенә әйләнде. Тәүге тапкыр аны 2011 елны каршылаганда үткәргән идек. 2012, 2013, 2014, 2015, 2016, 2017, 2018, 2019 елларны каршылаганда да оештырдык. Ун ел сизелми дә үтеп киткән, ә матур гадәт, тугры дусларыбыз калды. Комментарийларның саны күрсәткәнчә, Яңа ел төнен “Матбугат.ру” белән бик күп кеше каршылый. Быел да бергә булыйк! 16+
Тагын бер кат искәртәбез: бәйгедә бары тик "Вконтакте" аша комментарий язучылар гына катнаша!
--- |
Иң күп укылган
|