поиск новостей
  • 24.04 Хыялый, Тинчурин театры, 18:30
  • 24.04 "Муса. Моабит" Кариев театры, 11:00, 13:00
  • 26.04 Ай, былбылым! Тинчурин театры, 18:30
  • 28.04 Хыялый. Тинчурин театры, 17:00
  • 29.04 Кияү урлау. Тинчурин театры, 18:30
  • 30.04 "Шан кызы" Кариев театры, 12:00,14:00,18:30
Бүген кемнәр туган
  • 24 Апрель
  • Илсур Метшин - дәүләт эшлеклесе
  • Усман Әлмиев (1915-2011) - җырчы
  • Чулпан Хәйруллина - журналист
  • Миләүшә Сибгатуллина - журналист
  • Эльмира Зарипова - дәүләт эшлеклесе
  • Талия Миңнуллина - дәүләт эшлеклесе
  • Рауис Гәрәев (1949-2004) - галим
  • Телэче районы Шэдке авылында йорт сатыла, барлык унайлыклары булган. 89534073195
  • ИСЭНМЕСЕЗ. ЭТЭЧ САТАМ . ТЕЛ 89053184712
  • Казаннын Яна-Савин районында урнашкан 2 булмэле фатирга бер кыз эзлим. Бэясе 6500 сум 89376001290
  • Ассаляму алейкум! Казанда, центрга якынрак булган гостинка яисэ булмэ снимать итергэ телим. Риелторсыз. 89872312932 (ватсап)
  • Казан. Дәүләт органына тәрҗемәче кирәк, рус-тат, тат-рус. Эшләү бары эш урынында гына, 9:00-18:00. Эш урыны шәһәр үзәгендә. З/п уртача 36000 сум. Тел.299-15-58
  • Жэйге язшы сыйфатлы Лукойл нефтегаз очен тегелгэн, бер дэ киелмэгэн спецодеждалар бар. Костюмнар чалбары белэн, чалбарлар серым да бар, 44 размеры резин итек 500 сумга, СУ уткэрми торган перчаткалар хэм башка эйберлэр. Барсы да Казанда Павлюхин урамында. Кыйммэт тугел. Шалтыратыгыз я ватсапка языгыз. 8 927 036 61 07
  • Исэнмесез! Биектау районы Станция куркачида 2 булмэле квартира сатыла 60 кв,м. Электричкага якын. Казанга 50 км. Тел 89625632681.шалтыратыгыз.
  • Никах, юбилей,Туган кон,балалар бэйрэмен,торле кичэлэрне алып барабыз.8-4кэ хэтле шалтыратта аласыз.89393453961
  • Чистаидан иорт сатып Алам чистаинын узенэн 89274905164
  • 1 булмэле фатир моселман гаилэсенэ озак вакытка арендага бирелэ ЖК Салават купере. Собственник ( риелтор тугел!!!)89509488227.
Архив
 
29.12.2019 Авыл

Онытмаска иде тальян моңнарын (ХАТ)

Туган җир кемгә дә якын, кемгә дә кадерле. Кеше олыгайгач та яшьлегендә уйнап үскән болыннарын, урман-кырларын сагынып яши. Минем туган авылым Иске Ярмәк (Самара өлкәсе, Камышлы районы) Сок елгасының борылып аккан җиренә, “Изгеләр тавы” - “Юкәле” тауның куенына сыенып утырган. Аның итәгендә, елга яры белән янәшә, бөтен авыл халкына истәлекле “Ак каен” үсә иде.

Бүгенгедәй хәтердә, җәйләр корыга киткәндә, әбиләр шул каен төбендә “яңгыр боткасы” пешерәләр иде. Без – бала-чага, кәнди-кашыкларыбызны кыстырып, шунда йөгерәбез. Ботка белән сыйланып алгач, рәхәтләнеп уйныйбыз, су сибешәбез, киемнәр белән суга чумабыз. Ул көн безнең өчен зур бәйрәм була иде.
 
Авылымның тагын бер гадәте – әбиләрнең каен тузыннан сагыз кайнатулары да шушы каен төбендә башкарыла иде. Каен яныннан төтен күтәрелүгә, без тагын шунда йөгерә идек. Әбиләргә булышып, каен тузы ваклыйбыз. Алар безгә матур итеп, бармак кебек ясап, сагыз бирәләр иде. Әй аның исе! Аның тәме!
 
Укуны тәмамлагач та, һәр чыгарылыш класс укучылары шул каен төбенә юнәлә. Еллар урап, туган авылына кайткан һәркем шул каен төбенә бара иде...
 
Ләкин ак каеныбыз корыган инде. Аның коруында барыбызның да “өлеше” бардыр. Яшьлек ваемсызлыгы белән кайрысына исем-нәребезне уеп, үзебез корытканбыздыр инде.
 
Шулай да ул эзсез югалмаган, аның урынына авылдашларым яшь каен үсентесе утыртканнар. Күп дистә еллар үтәр, ул каен да истәлекле булып үсәр. Аңа салынган сукмак та суынмас.
 
Аннары, туган ягыма кайтканда, яшьлегемнең кичке уеннарын исемә төшереп, кыңгыраулы тальян моңнары ишетелмиме икән дип, төнге урамга чыгып басам. Тыңлыйм. Юк, ишетелми. Авылыбызның гармун ясау остасы Гали абзыйның кыңгыраулы тальян моңнары да тынып калган авылда. Кайберәүләрдә ул гармун бардыр, бәлки, ләкин алар хәзер үткәннәрне искә төшерүче истәлекле экспонат булып кына сакланадыр.
 
Хәзерге яшьләрнең кулында күбрәк айфон һәм кесә телефоны гына. Моның белән мин аларны гаепләргә җыенмыйм. Һәр чорның үз зәвыгы. Шулай да, өлкән буынның гореф-гадәтләрен, Гали абзыйның кыңгыраулы тальян моңнарын бөтенләй үк онытмаска иде.
 
Рәхимә МӘГЪСУМОВА,
 
мәгариф ветераны.
 
Бәркәтә авылы,
 
Чирмешән районы, Татарстан

---
Бердәмлек
№ --- | 29.12.2019
Бердәмлек печать

▲ Өскә
 
Матбугат-инфо
Матбугат.ру
Ватаным Татарстан
Шәһри Казан
Бердәмлек
Рәшит Ваһапов фестивале
Камал театры
Тинчурин театры
Татар дәүләт филармониясе
Ирек мәйданы
Татарстан яшьләре
Кариев театры
Идел
Өмет
Татарстан китап нәшрияты
Милли Музей
Шаян
Татаркино
Ханский дом
Татар телен һәм ТР яшәүче халыклар вәкилләренең<br />туган телләрен саклау, үстерү мәсьәләләре комиссиясе
«Элита»