|
|
Бүген кемнәр туган
|
|
Архив
|
27.12.2019 Әдәбият
Татарстан китап нәшрияты: китап бәяләрен күреп гаҗәпкә калырсыз!Иң яхшы бүләк – китап! Яңа ел күчтәнәче итеп Татарстан китап нәшриятының фирма кибетләрендә сезне әзер Яңа ел бүләкләре көтә. Бәйрәмчә төргәкләнгән китап җыелмалары арасында һәр укучы үзенең күңеленә хуш килгәнен таба алыр. Бәяләрен күреп гаҗәпкә калырсыз. Шуны искәртергә кирәк, www.tatkniga.ru сайтында 27нче декабрьдән соң ясалган интернет-заказлар 2020 елның 9 гыйнварыннан соң тупланып җибәреләчәк.
Татарстан китап нәшрияты быел 100 ел тулуын билгеләп үтте. Баш редактор урынбасары Венера Шәмсетдинова сүзләренчә, юбилей елы бик нәтиҗәле узган. Ел дәвамында китап укучылар өчен күпсанлы бәйгеләр, районнарда авторлар белән очрашулар, халыкара фестивальләр, китап күргәзмәләре үткәрелгән.
Йөз еллык хөрмәтенә 148 төрле китап 350 000нән артык экземплярда басылып чыгып дөнья күргән. Татар телендәге аудио-китапларның гомуми күләме 700 сәгатьтән артык. Аларның барысын да www.tatkniga.ru сайтында бушлай тыңлап була.
--- |
Иң күп укылган
|