поиск новостей
  • 24.04 Хыялый, Тинчурин театры, 18:30
  • 24.04 "Муса. Моабит" Кариев театры, 11:00, 13:00
  • 26.04 Ай, былбылым! Тинчурин театры, 18:30
  • 28.04 Хыялый. Тинчурин театры, 17:00
  • 29.04 Кияү урлау. Тинчурин театры, 18:30
  • 30.04 "Шан кызы" Кариев театры, 12:00,14:00,18:30
Бүген кемнәр туган
  • 24 Апрель
  • Илсур Метшин - дәүләт эшлеклесе
  • Усман Әлмиев (1915-2011) - җырчы
  • Чулпан Хәйруллина - журналист
  • Миләүшә Сибгатуллина - журналист
  • Эльмира Зарипова - дәүләт эшлеклесе
  • Талия Миңнуллина - дәүләт эшлеклесе
  • Рауис Гәрәев (1949-2004) - галим
  • Телэче районы Шэдке авылында йорт сатыла, барлык унайлыклары булган. 89534073195
  • ИСЭНМЕСЕЗ. ЭТЭЧ САТАМ . ТЕЛ 89053184712
  • Казаннын Яна-Савин районында урнашкан 2 булмэле фатирга бер кыз эзлим. Бэясе 6500 сум 89376001290
  • Ассаляму алейкум! Казанда, центрга якынрак булган гостинка яисэ булмэ снимать итергэ телим. Риелторсыз. 89872312932 (ватсап)
  • Казан. Дәүләт органына тәрҗемәче кирәк, рус-тат, тат-рус. Эшләү бары эш урынында гына, 9:00-18:00. Эш урыны шәһәр үзәгендә. З/п уртача 36000 сум. Тел.299-15-58
  • Жэйге язшы сыйфатлы Лукойл нефтегаз очен тегелгэн, бер дэ киелмэгэн спецодеждалар бар. Костюмнар чалбары белэн, чалбарлар серым да бар, 44 размеры резин итек 500 сумга, СУ уткэрми торган перчаткалар хэм башка эйберлэр. Барсы да Казанда Павлюхин урамында. Кыйммэт тугел. Шалтыратыгыз я ватсапка языгыз. 8 927 036 61 07
  • Исэнмесез! Биектау районы Станция куркачида 2 булмэле квартира сатыла 60 кв,м. Электричкага якын. Казанга 50 км. Тел 89625632681.шалтыратыгыз.
  • Никах, юбилей,Туган кон,балалар бэйрэмен,торле кичэлэрне алып барабыз.8-4кэ хэтле шалтыратта аласыз.89393453961
  • Чистаидан иорт сатып Алам чистаинын узенэн 89274905164
  • 1 булмэле фатир моселман гаилэсенэ озак вакытка арендага бирелэ ЖК Салават купере. Собственник ( риелтор тугел!!!)89509488227.
Архив
 
27.12.2019 Җәмгыять

Маузир Гыйниятуллиның улы Артур әтисенең вафаты һәм үлем сәбәбе турында сөйли (ГАИЛӘ ФОТОЛАРЫ)

"Агыйдел" татар-башкорт дуслыгы җәмгыяте рәисе Маузир Мирхәт улы Гыйниятуллин 57 яшендә вафат булды. "Матбугат.ру" моңа кадәр хәбәр иткәнчә, ул хатыны кулында җан биргән. Улы, танылган саксофончы Артур Mauzer Sax әтисенең үлеме сәбәбен атады - инфаркт. Бу кара кайгы алып килгән көн турында Артур болай дип сөйли:

"Әти һәрвакыт җор һәм шат күңелле, көчле, пөхтә, елмаючан һәм бик аралашучан булды. Шимбә көнне кич белән алар әнием белән театрга баралар. Ул кырынган, яраткан киемен кигән. Торт сатып алган. Артистларны премьера белән һәм театрны туган көне белән котларга телләгән. Тамаша башлангач, әнигә чыгам, тиздән әйләнеп керәм, дигән. Кермәгән. Әни аны эзләп холлга чыккан. Әтинең ятыбрак утыруын, аның янәшәсендә кешеләр чабышканын, ашыгыч ярдәм чакыруларын күреп алган. Әти паникасыз, тыныч кына күкрәгендә кадавын әйткән, әни белән дә тыныч кына сөйләшкән. Ашыгыч ярдәмнең ничек тиз киләчәген сораган. Машина килеп, беренче ярдәм күрсәтелгән. Әтине носилкага яткызып машинага салганнар һәм реанимациягә киткәннәр. Әни аның белән булган. Сөйләшкәннәр. Әти шулай ук тынычлык саклап, хастаханәгә кадәр тагын күпме калды, дип сораган - тормыштан китәр дип уйламаган да. Әни, 3 минут калды дигәч, бер-ике секундтан әти әнигә карап, күзләрен йомган...

Тормыштан бик тыныч, газапларсыз, паникасыз китте. Чын ир-атларча. Театрдан соң, матур костюмда, әнием янында. Инфаркт булган. Сәламәтлеккә зарланганы булмады. Эчмәде, тартмады, спорт белән шөгыльләнде. Берәр нәрсә борчыса да, шунда ук табибка барды. Сәламәтлеген күзәтте. Яшәргә яратты. Бик энергияле һәм позитив иде. Көн саен барысы белән аралашты, шалтыратты. Матур, лаеклы, әмма бик кыска гына гомер кичерде...

Барысы да аның турында язалар, барысы да аның турында сөйли. Өлкәннәр елый. Аны барысы да диярлек белә иде. Бөтен шәһәр бу хакта сөйли. Җирләгәндә кеше бик күп иде. Ул һәрвакыт барысы белән дә аралашты, һәр кешегә аерым игътибар бирде.

Бервакыт миңа киңәшләрен биргәндә, ник боларны сөйлисең дип сорадым, ә ул: "Син әле яшь, боларны мин булмагач кына аңлый башларсың, үзем исән чакта сиңа тәҗрибәмне тапшырырга телим", - дип елмайды. Ул моны аңлый иде. Аның әтисе, минем бабам да иртә китте, 62 яшьтә. Ул аны һәрвакыт искә ала иде. Төнлә мунчадан соң йокларга яткан да, уянмаган. Әти моны гел "матур үлем" дип әйтә иде. Матур гына китәргә, берсенә дә йөк булмаска, картаймаска телим, дия иде.

Әти белән җылы мөнәсәбәтләрем өчен мин бик рәхмәтле, болар барысы да кинодагы кебек, аның сүзләре һәм гамәлләре белән горурланырга була һәм алар нигезендә фильмнар төшерергә мөмкин. Әти-әниләрегезне саклагыз. Һәр көнне шалтыратыгыз һәм языгыз. Мин әле аның турында күп сөйләячәкмен. Аның идеяләрен дәвам итәчәкмен. "Татар теле" фәнен өйрәнүгә карата уңай омтылышта булу, татар теле белән даими кызыксыну. Безгә бик зур истәлек калдырганы өчен әтигә рәхмәт. Рәхмәт, тормыш өчен. Матур мизгелләр өчен рәхмәт. Мин вәгъдәләремне үтәрмен. Көчле булымын. Аны сөендерермен. Якыннарыма тагын да күбрәк ярдәм итәрмен. Иң яхшысы булырмын. Әнине саклармын, аңа ярдәм итәрмен. Минем әти бөек шәхес иде. Барысы өчен дә рәхмәт сиңа. Мин бирешмәячәкмен. Мин барысын да эшләячәкмен!" - дип уртаклаша Артур Mauzer Sax.

 


---
Матбугат.ру
№ --- | 27.12.2019
Матбугат.ру печать

▲ Өскә
Матбугат-инфо
Матбугат.ру
Ватаным Татарстан
Шәһри Казан
Бердәмлек
Рәшит Ваһапов фестивале
Камал театры
Тинчурин театры
Татар дәүләт филармониясе
Ирек мәйданы
Татарстан яшьләре
Кариев театры
Идел
Өмет
Татарстан китап нәшрияты
Милли Музей
Шаян
Татаркино
Ханский дом
Татар телен һәм ТР яшәүче халыклар вәкилләренең<br />туган телләрен саклау, үстерү мәсьәләләре комиссиясе
«Элита»