|
|
Бүген кемнәр туган
|
|
Архив
|
27.12.2019 Фаҗига
Казахстанда катастрофа урынында коткаручылар эшлиКазахстанда Алма-Атадан Нур-солтанга очучы самолет, биеклеген югалтып, ике катлы бинага килеп бәрелгән. Анда барлыгы 100 пассажир һәм экипаж әгъзалары була. 07.22 сәгатьтә "Бэк эйр" авиакомпаниясе рейсы очканда биеклекне югалта һәм бетон киртәләр, ике катлы бина белән бәрелешә. Янгын чыкмаган. Кичекмәстән коткару эшләре башланган. Хәзерге вакытта пассажирларны һәм экипажны эвакуацияләү бара. Әлегә 7 һәлак булучы билгеле. Һәлакәтнең шартларын һәм сәбәпләрен махсус комиссия билгеләячәк, дип хәбәр итә ТАСС.
Республика Эчке эшләр министрлыгында, бортта 95 пассажир һәм биш экипаж әгъзасы булган, дип белдерәләр. Самолет торак сектор тирәсендә җимерелә, хәзер анда кешеләрне эвакуацияләү дәвам итә. Коткаручылар, медиклар һәм хокук саклау органнары хезмәткәрләре эшли.
Фто: Соцчелтәрләрдән
--- |
Иң күп укылган
|