|
|
Бүген кемнәр туган
|
|
Архив
|
26.12.2019 Хәвеф-хәтәр
Татарстанда дүртенче көн рәттән 12 яшьлек югалган баланы эзлиләрЧаллыда югалган унике яшьлек кызны эзлиләр. Бу хакта «Татар-информ»га Татарстан Эчке эшләр министрлыгының матбугат хезмәтендә хәбәр иттеләр. Агентлык язуынча, Анастасия Морозова 22 декабрьдә өйдән чыгып киткән һәм югалган.
Укучы кыз карап торышка 13-14 яшьләр чамасында, ябыграк гәүдәле, чәчләре көрән, туры, җилкәсенә кадәр төшеп тора.
Анастасия озын кара куртка, кара джинсы чалбар һәм ботинкалар кигән.
Кызның урнашу урыны турында берәр кешедә мәгълүмат булса, полиция дежур частенең түбәндәге телефоннарына: +7 (855-23) 4-70-33, 34-47-54, 37-91-16 һәм 37-91-17 шалтыратуны сорыйлар.
--- |
Иң күп укылган
|