поиск новостей
  • 29.03 "Рөстәм маҗаралары" Кариев театры, 13:00
  • 29.03 "Кияүләр" Тинчурин театры, 18:30
  • 30.03 "Кәҗүл читек" Кариев театры, 11:00
  • 30.03 "Тапшырыл...ган хатлар" Кариев театры, 18:00
  • 30.03 ПРЕМЬЕРА "Флешка, рэп һәм мәхәббәт"Тинчурин театры, 13:00 һәм 17:00
  • 31.03 "Шәй-бу, шай-бу" Кариев театры, 18:00
  • 31.03 "Өч аршын җир" Тинчурин театры, 17:00
  • 02.04 Хан кызы Турандык. Тинчурин театры, 18:30
  • 03.04 Гомер буе сине көтәм. Тинчурин театры, 18:30
  • 04.04 Кияү урлау. Тинчурин театры, 18:30
  • 05.04 Гастрольләр: Тайна замка на холме. Хакасский национальный драм.театр. Тинчурин театры, 11:00 һәм 13:00
  • 05.04 Гастрольләр: Ханума. Хакасский национальный драм.театр. Тинчурин театры, 18:30
  • 06.04 Гастрольләр: Мастер и Маргарита. Хакасский национальный драм.театр. Тинчурин театры, 17:00
  • 07.04 Гастрольләр: Мелодия коралловых бус. Хакасский национальный драм.театр. Тинчурин театры, 17:00
  • 09.04 Җилкәнсезләр. Тинчурин театры, 13:00 һәм 18:30
  • 10.04 Синең хакта… Тинчурин театры, 18:30
  • 11.04 Ядәч! Исемдә! Бер гаилә трагикомедиясе. Тинчурин театры, 18:30
  • 12.04 Флешка, рэп һәм мәхәббәт. Тинчурин театры, 18:30
  • 13.04 Яратам! Бетте-китте! Тинчурин театры, 17:00
  • 14.04 Полиционер. Тинчурин театры, 17:00
Бүген кемнәр туган
  • 29 Март
  • Шәкүр - җырчы
  • Рөстәм Абязов - дирижер
  • Илфат Фәйзрахманов - журналист
  • Мөхәммәт Сабиров (1932-2015) - дәүләт эшлеклесе
  • Айгөл Хәйри - җырчы
  • Ринат Хәйретдинов - көрәшче
  • Никах, юбилей,Туган кон,балалар бэйрэмен,торле кичэлэрне алып барабыз.8-4кэ хэтле шалтыратта аласыз.89393453961
  • Чистаидан иорт сатып Алам чистаинын узенэн 89274905164
  • 1 булмэле фатир моселман гаилэсенэ озак вакытка арендага бирелэ ЖК Салават купере. Собственник ( риелтор тугел!!!)89509488227.
  • Сдается 2-х комнатная квартира по ул. Ф.Амирхана порядочной семье на длительный срок. В квартире есть мебель, рядом остановка, магазины, рынок. Только граждане РФ без животных!!! 8-965-584-66-30 собственник.
  • Продаю листы нержавейки 530х630, толщина 3,5мм, запчасти на УАЗ.тел 89178553159.
  • Коттедж төзэргэ кирэк казанда минэм номер 89274905164
  • Баян сатыла. Казан. Тел.:89003238614
  • татар теленең аңлатмалы сүзлеге сатыла, 3 томда, Казан, Татарстан китап нәшрияты, 1981 ел. тел.8 919 647 47 91
  • Казанда оч булмэле фатирнын залына тэртипле кыз эзлим. Бигичев урамы. Риелторсыз 89600347300
  • Исэнмесез! Бенто тортларга hэм капкейкларга заказлар кабул итэм! Казан шэhэре. 89377708700 Динара.
Архив
 
21.06.2010 Җәмгыять

“БАРЛЫК ФРОНТЛАРНЫҢ ДА ДИЯРЛЕК ҮЗ БАСМАСЫ БУЛА”

Моннан 69 ел элек, 1941 елның 21 июнендә Германия гаскәрләре СССРга бәреп керә, 4 елга сузылган Бөек Ватан сугышы башлана. Бу афәт берсен дә аямый, һәр кешегә кагыла, һәр йорттан сугышка яугирләрне озаталар. Дошманга каршы язучылар, журналистлар да сугыша. Ватанны якларга дип 53 татар каләм иясе үз иреге белән фронтка китә. Каләмне мылтыкка алмаштырып, фронтның иң алгы сызыкларында сугышып, ил өчен һәлак булучылар да, каһарманлыклары өчен зур бүләкләр алучылар да байтак исәпләнә.

Алар турында без КДУның журналистика һәм социология факультеты укытучысы Розалина НУРУЛЛИНА һәм язучы Рафаэль МОСТАФИНнан сораштык.

 

– Рузалина ханым, сугыш вакытында ничә газета басылган? Алар нинди булган? Кемнәр чыгарган?

 

– Хәрби газеталар Февраль революциясеннән соң барлыкка килә. Аларның күп өлешен большевиклар комитеты оештыра, калганнары буржуазия яклы була. Бөек Ватан сугышы чорында татарча 15 хәрби газета чыгуы билгеле, барлык фронтларның да диярлек үз басмасы була. Алар күбесе урыс газеталарының калькалаштырылган варианты була. Исемнәре дә урыс газеталарыннан алынган: “Ватан өчен”, “Алга дошман өстенә”, “Дошманны тар-мар итәбез” һ.б.

 

Хәрби газеталар арасында “Кызыл Армия”не аерып әйтергә кирәк. Ул 1918 елда Мәскәүдә, аннары Казанда чыга. Бөтенрусия мөселман хәрби коллегиясенең матбугат органы була. Биредә язучы Фәтхи Бурнаш эшли. “Кызыл Армия” иң озак чыгучы газета булып санала, Бөек Ватан сугышы вакытында да эшен туктатмый. Идел буе округында “Кызылармеец” басыла, аны басмага чыгаруда Кави Нәҗми күп көч куя. Мәскәү хәрби округында “Кызыл сугышчы” дип исемләнгән татар газетасы басыла. Ул 1934 елда ук дөнья күрә. Ләкин хәрби матбугатның күпчелеге 1943 елда гына басыла башлый. “Ватан өчен” дип исемләнгән газета иң соңгысы булып ябыла, ул 1946 елның урталарына кадәр Берлинда басыла.

 

Татар газеталары атнага бер тапкыр чыккан. А3 форматында кайсы ике, кайсы дүрт табаклы булып дөнья күргән. Нинди тираж белән басылуын төгәл әйтеп булмый, хәрби сер саналган. Архивларда сакланган бер газетада да аның тиражы күрсәтелмәгән. Ләкин 4 яугиргә бер газета туры килгән. Тиражы меңнән дә ким булмагандыр дип уйлыйм. 50-60 кеше өчен чыгарып тормыйлар. “Кызыл Армия” урыс һәм татарчадан кала казах һәм үзбәк телләрендә дә чыккан. Сан буенча икенче урында татар газеталары булгандыр дип уйлыйм, чөнки татар телен үзбәк белән казах та, башкорт та, чуваш та аңлаган. Аннары алардан әллә ни күп солдат да булмагандыр дип уйлыйм. Советлар Союзы геройлары саны буенча татарлар дүртенче урында тора бит.

 

– Хәрби газеталарда башлыча кемнәр эшләгән?

 

– Билгеле, татар газеталарында татар язучылары, шагыйрьләре хезмәт куя. “Кызыл Армия”не Гадел Кутуй, Ибраһим Гази, Гариф Гали чыгара. Карелия фронтында Габдрахман Әпсәләмов, Ленинград фронтында Шәрәф Мөдәррис эшли. Фронт газеталарында яңа гына яза башлаган каләм тибрәтүчеләр сугыштан чын язучы булып кайталар. Редакцияләргә язучыларны махсус эзләп җыйганнар, моның өчен “разнарядка” төшерелгән. Барлык язучылар, журналистлар диярлек редакция эшендә катнаша. Шулай да, Фатих Кәрим сугыш вакытында гади яугир була, ул яза алмый. Гомәр Бәширов белән Шаһи Маннурда “бронь” була, ләкин алар фронтка командировкага барып кайталар. Искиткеч очерк, хикәяләр языла. Ул вакытта Шәрәф Мөдәрриснең “Татарлар сугышта” дигән китабы дөнья күрә. Язучыларның күбесе фронтның алгы сызыгында була, күпләренә званиеләр бирелә. Яугирләр белән атакага бергә барган чаклары да еш булган. Гадел Кутуйның разведкага алынуы билгеле. Күпләре кайта алмый, ләкин фронтның алгы сызыгында булып, исән калып, гомерләрен татар милләтенә хезмәт итүгә багышлаган әдипләребез дә бар. Әмирхан Еники, Атилла Расих, Әбрар Кәримуллин, Нәби Дәүли, Салих Баттал, Хатыйп Усманов, Ибраһим Нуруллин, Самат Шәкүрев һ.б. – болар барысы да фронтның ачысын үткән язучы, журналистлар.

 

Мәрьям апа Дибаеваны искә аласым килә. Ул Мәскәү янындагы күмер чыгаручылар өчен “Правда” газетасының татарча вариантын әзерли. Мәкаләләрне үзе яза, текстын җыя, типографиядән алып кайтып тарата. Сугыш тәмамлангач, ул озак еллар дәвамында “Ватаным Татарстан” газетасында эшләде, иң көчле журналистларның берсе булды. Шөкер, ул әле дә исән.

 

– Билгеле, фронт газеталары идеология коралы була. Шулай да, урыс матбугатыннан татар басмалары нәрсәсе белән аерылган? Бәлки, сугышта чыккан кызыклы язмалар билгеледер?

 

– Алар урыс газеталарыннан коры тәрҗемә булып чыкмый. Татар язучылары, журналистлары башкалар кебек үк кардәш яугирләрнең батырлыклары турында яза. Фронт матбугатының үзенчәлеге шунда: солдатларның каһарманлыкларын вакыйга, эпизод аша күрсәтергә тырышалар. Газеталарның төп максаты – дошманга карата нәфрәт, туган илгә мәхәббәт уяту. Татар басмаларында нәсер, шигырьләр дә басыла. Минемчә, фронт матбугатының йөзек кашы – Гадел Кутуйның “Сагыну” нәсере. Ул искиткеч көчле әсәр, аны тетрәнмичә уку мөмкин түгел. Язучы туган ягын, якыннарын ничек өзелеп сагынуын, өйгә кайтырга омтылуы турында яза. “Кайтыр булсам, бу кадәр сагынмас идем” дип әйтә. Гадел Кутуй бу нәсерне хат белән Камал театры артисты, режиссер Ширияздан Сарымсаковка җибәрә, радиодан укып булмасмы, дип сорый. Кечкенә чагымда радиодан Ширияздан аганың “Сагыну”ны укыганын тыңлаганым хәтердә калган. Радио янында әниләр елап утыра иде.

 

Башка газеталардан аермалы буларак, фронтта чыгып килүче безнең газеталар үзенчәлекле элемтә булдыра. “Татар сугышчыларының Татарстан хезмәт ияләренә ачык хаты” дип атала ул. Шигъри рәвештә язылган, фронт кырында милләттәшләребез кылган батырлыклар, яугирләр язмышының авырлыклары, сагышлары, сәламнәре – барысы да бар. Ачык хат аерым эпизодлар, вакыйгалар аша тасвирлана. Тылда калучылар исә җавап итеп үзләренең ачык хатын яза. 1943 елда фронтка күпме ашлык, ит тапшырылганы, көне-төне фронт өчен эшләгәннәре, ни рәвешле булышулары бәян ителә. Шулай итеп, хәрби матбугат аша фронт белән тыл арасындагы бәйләнеш ныгытыла.

 

Гадел Кутуйның “Ана хаты” исемле кулдан язылган очергын яугирләр окопта кулдан-кулга тапшырып укый. Гомумән, Гадел Кутуй сугышта бик актив була, ул урысча да яхшы язган, урыс басмаларында да аның язмалары дөнья күргән. Татар язучылары арасында урысча белүчеләр аз була. Ибраһим Гази Гадел Кутуйның урысчаны су кебек эчкәнен исе китеп язып калдырган. Ул турыдан-туры машинисткага сөйләп бастырган.

 

Гадел Кутуй фронттан кайта алмый, ләкин җиңүне белеп вафат була. Ул кышкы салкында Катоков танкистлары белән бергә 150 чакрым танк өстендә утырып бара. Башкаларның махсус туннары, бүрекләре була, ә ул шинельдән. Салкын тидерә, умыртка сөяге туберкулезы башлана, тешләре коела, чуан баса. Бу турыда туганнарына, балаларына көлеп хат яза, икенче аягыма да чуан чыкса, икесе бертигез аксый башлаячак, дип шаярта. Нәкъ аларның фронты Берлинга һөҗүм башлый. Язучы госпитальдә түзә алмый, качып, редакциягә килә, сугышта катнашырга теләк белдерә, ләкин аның хәле бетә, кире госпитальгә алып китәләр. Шакир Абилов исемле галим истәлекләрендә Гадул Кутуй белән соңгы көннәрендә күрешкәне турында яза. Бакчага әкренләп үзе чыккан, ләкин кире менәргә хәле калмаган. Шакир абый аны аркасына салып, ятакка яткырган. Язучы 1945 елның 15 июнендә вафат була. Польшаның Згес шәһәрендә җирләнә.

 

Рафаэль МОСТАФИН:

 

– Фронтка турыдан-туры катнашы булган язучылар: Гадел Кутуй, Әхмәт Ерикәй, Риза Ишморат, Габдрахман Әпсәләмов, Фатих Кәрим. 199 шагыйрь-язучы, журналист сугышка китә, шуларның 30 дан артыгы һәлак була.

 

Фронттагы беренче газета “Ватан өчен!” дип атала, ул 1942 елның июлендә чыга башлый. Моннан тыш “Ватан намусы өчен!”, “Алга дошман өстенә!”, “Ватанны саклаучы”, “Суворовчы”, “Зур сугышчы”, “Фронт правдасы” һ.б.лар басыла. Тылда чыгучы газета-журналларның барысы да диярлек ябыла, бары тик “Кызыл Татарстан”, “Татар әдәбияты” гына үз эшен туктатмый. Шуны әйтергә кирәк, әдәбият журналы бары тик татарларда гына кала, башка халыкларның андый матбагалары нәшер ителүдән туктый.

 

Сугыш вакытында беренче чиратта безнең шигърият үсеш ала. Муса Җәлил, Фатих Кәрим үз әсәрләре белән поэзияне баетты. Сугышның иң авыр шартларында мәңгелек шигырьләр туа. Бераздан проза жанры үсә, сугыш чорында язылган Әмирхан Еники хикәяләре, Гадел Кутуй нәсерләре зур игътибарга лаек. Аннары Габдрахман Әпсәләмов, Хисам Камалов романнар иҗат итә. Барысы да сугыш турында яза. Мирсәй Әмир, Фатих Хөсни тыл вакыйгаларын сурәтли. Ләкин сугыш чорына караган әсәрләрне алсак, “Моабит дәфтәре” – татарча иң гениаль әсәрләр җыентыгы дип саныйм. Ул 56 телгә тәрҗемә ителде. Безнең әдәбиятны дөньяга алып чыкты дип әйтергә була.

 

Дөрес, сугыш башлангач, эвакуация вакытында күп кенә урыс язучылары безгә кайтарылган. Алар Чистай, Алабуга, Казанда урнаша. Марина Цветаева, Леонид Леонов, Борис Пастернак, Константин Паустовский биредә яши, Александр Фадеев та монда килеп китә. Ә безнең язучыларга андый бронь бик сирәкләргә генә тәти.

 

Билгеле, татар язучылары арасында да каһарманлык күрсәтүчеләр күп була, аларның бөтенесе диярлек орден-медальләр белән бүләкләнә. Мин Муса Җәлилнең тормышын өйрәнгән кеше буларак, аңа бәйле бер-ике фактны искә төшерә алам. Шагыйрьнең көрәштәшләре белән Лесной Бор дигән урында сугышкан вакыты. Немецларны куганда алар Новгород өлкәсенең гадәти бер урыс авылын азат итәләр. Авыл кырыенда зур чокырны күрәләр, анда фашистлар атып үтерелгән хатын-кызлар, балаларның үле гәүдәләрен өеп калдырганнар. Шуны күреп, Муса Җәлилдә “Вәхшәт” шигырен язу идеясе туа. Ул аны яза башлый, ләкин әсирлеккә төшкәч кенә әсәрен төгәлли.

 

Муса Җәлил белән бәйле тагын бер факт билгеле. Атакага барган чакта аларның командирлары яралана, шул вакытта шагыйрь атакага көрәштәшләрен күтәрә, дошманга каршы ыргыла. Моның өчен аңа медаль дә тиеш була, ләкин совет гаскәре артка чигенгәнгә күрә, бу онытыла, аннары Муса Җәлил әсирлеккә төшә.

 

Фронтовик-язучыларның язмышы турында Зәет Мәҗитов, Шаһинур Мостафин, Әхәт Синугыл, Розалина Нуруллина өйрәнде, ләкин бу аз, аны системага салып, эзлекле рәвештә башкарасы иде.

 

* * *

 

Татарстаннан фронтка 700 мең тирәсе кеше китә. Шуларның 350 меңе – һәлак булучылар, хәбәрсез югалучылар.

 

 СССР буенча 6,8 млн. яугир сугыш кырында һәлак була,   4,4 млн. кеше әсирлеккә эләгә, хәбәрсез югала. Тылдагы кешеләрнең үлеме белән бергә санаганда Бөек Ватан сугышы вакытында СССРның демографик югалтулары 26,6 млн. кеше тәшкил итә.

 

 Бөек Ватан сугышы 1418 көн дәвам итә.


Римма БИКМӨХӘММӘТОВА
Ирек мәйданы
№ 24 | 18.06.2010
Ирек мәйданы печать

▲ Өскә
Матбугат-инфо
Матбугат.ру
Ватаным Татарстан
Шәһри Казан
Бердәмлек
Рәшит Ваһапов фестивале
Камал театры
Тинчурин театры
Татар дәүләт филармониясе
Ирек мәйданы
Татарстан яшьләре
Кариев театры
Идел
Өмет
Татарстан китап нәшрияты
Милли Музей
Шаян
Татаркино
Ханский дом
Татар телен һәм ТР яшәүче халыклар вәкилләренең<br />туган телләрен саклау, үстерү мәсьәләләре комиссиясе
«Элита»