|
|
Бүген кемнәр туган
|
|
Архив
|
26.12.2019 Мәдәният
Татарстанда төшерелгән милли кино хисләрне уятты, күзләрдән яшьләр китердеКазанда Татарстан киносы көнендә сүзләрне хисләр алыштырды. Чөнки “Мир” кинотеатрында 22нче декабрьдә көне буе Татарстанда төшерелгән милли кино данын таныткан фильмнар күрсәтелде. "Күктау", "Бибинур", "Мулла", "Семейные хлопоты", "Мотылёк "Зангар" һәм "Курбан-роман" картиналары бер-бер артлы күрсәтелеп, тамашачыларны тагын бер урында җыйды, йөрәкләрдә иң тирәндә яткан хисләрне уятты, күзләрдән яшьләр китерде. Ретроспектива кысаларында күрсәтелгән сеансларга керү ирекле иде.
Шуны искәртергә кирәк, Татарстанда төшерелгән фильмнар арасында, Алексей Барыкинның ”Семейные хлопоты” картинасы – Татарстан һәм Мәскәү шәһәре кинотеатрларында тулы прокатка чыккан бердәнбер фильм. Рус телендә бара торган әлеге фильм 2015 елда дөнья күргән иде. Кинолента Татарстан өчен бик актуаль булган катнаш гаиләләр проблемасын яктырта.
Фильм күрсәтү тәмамлангач, килгән кунаклар арасында әңгәмә узды. Бирегә килгән кинематографистлар коллегаларының эше турында фикерләр әйтте, бәхәс куертты, кино яратучылар бүлеште, ә кино төшерүче иҗат коллектилары кадр артында калган кызыклы хәлләрне сөйләде, серләрне ачты.
--- |
Иң күп укылган
|