|
|
Бүген кемнәр туган
|
|
Архив
|
26.12.2019 Фаҗига
Һәлак булган Элина Вәлиеваның туганнары ярдәм сорыйБудапештта ял иткәндә вафат булган пианистка Элина Вәлиеваның туганнары һәм якыннары матди ярдәм сорый. Кызның гәүдәсен туган иленә кайтару өчен күп чыгымнар кирәк, ә гаиләнең андый акчасы юк. Бу фаҗига шушы көннәрдә Будапештта арендага алынган фатирларның берсендә булды. Элина Европада ял иткән. Алар егете белән анда фатир арендалаган. Туташ душта коенганда, рәсми фаразлар буенча, бүлмәгә газ исе таралган. Кыз аңын югалткан.
Әмма туганнары бу фаразга һич тә ышанмый. "Без әле дә нәрсә булганын төгәл генә белмибез. Гомумән, миңа газ һәм ванна үзара берничек тә бәйләнә алмый кебек тоела. Элинаның егете, аның үле гәүдәсен табып, ашыгыч ярдәм чакырткан", - ди кызның абыйсы Ришат Вәлиев. Әле гаилә авыр финанс хәлендә. Туганнары битараф булмаган кешеләрдән ярдәм сорый.
Автор : Төхвәтуллина Алсу
Фото: mk.ru
--- |
Иң күп укылган
|