|
|
Бүген кемнәр туган
|
|
Архив
|
26.12.2019 Шоу-бизнес
Сираева - Дубайда, Хәйруллина - Балида, Муллагалиева - Кытайда. Татар җырчылары Яңа ел алдын кайда үткәрә?Россия халкы Яңа ел каникулын Таиланд, Берләшкән Гарәп Әмирлекләре, Төркия һәм Европа курортларында үткәрәчәк. Туристлар арасында иң популярлары шулар. Яңа елда ял итүчеләр экскурсияләргә, тау чаңгысына өстенлек бирә. "Матбугат.ру" ачыклаганча, татар җырчыларының да күбесе Яңа ел каникулларын курортларда үткәрергә планлаштыра. Ә кайберләре инде бу көннәрдә үк кайнар комлы пляжларда кызынып ята. Мәсәслән Гөлназ Сираева Берләшкән Гарәп Әмирлекләренең данлыклы Дубай шәһәрендә фонтаннар белән хозурланып йөри. Дөресрәге йөргән. Бу көннәрдә кире кайтырга тиеш. Инстаграмда чираттагы фотосын куеп, "карлы-кышлы Туган якка юл тотабыз" дип яза ул. Туган якта гына кары әле дә күренми... Лилия Хәйруллина Балида ял итә икән. Ялы кызыклы, актив. Инстаграмда фото-видеолар белән даими бүлешеп тора ул. Әлеге активлыгы аркасында штраф та "чәпегәннәр" үзенә.
Җырчы якындагы Убуд шәһәренә барып кайту өчен арендага байк алган. Юлда аны полиция хезмәткәрләре туктата һәм, транспорт йөртүгә халыкара "правасы" булмау сәбәпле, зур штраф сала.
"Оятка калып, калтырап, хезмәткәргә рәсми штрафтан арзанрак сумма тәкъдим итәргә туры килде. Нәтиҗәдә, 300000 рупийга (1500 сумга) килештек", - дип уртаклаша Лилия Хәйруллина.
Лилия Муллагалиеваның да кышкы ялы үзенчәлекле. Дүрт бала әнисе тамашачыларына сәламнәрен Кытайдан юллый. 9 сәгатьлек юлны балалар да яхшы гына кичерде, ди җырчы. Килеп төшкәч, самолеттагы 350 кешене бармак эзләренә кадәр тикшереп, бик озак интектерүләре генә хәлдән тайдырган.
"Ләкин кызу һава торышы, дингезнен жылылыгы, искиткеч чиста, үтә күренмәле су барлык кыенлыкларны оныттыра", дип уртаклаша Лилия Муллагалиева.
--- |
Иң күп укылган
|