|
|
Бүген кемнәр туган
|
|
Архив
|
25.12.2019 Матбугат
Татарстан Президенты журналистларга: “Хатыным белән киңәшләшәсе булыр”Татарстан Президенты Рөстәм Нургали улы Миңнеханов 24 декабрь көнне журналистлар белән очрашып, зур матбугат конференциясе уздырды. Әлеге чарада "ШАЯН ТВ" каналы алып баручысы Илназ Абдрахманов катнашты. Рөстәм Миңнеханов телеканал һәм аның тамашачыларына: «Сез – безнең гореф-гадәтләрне саклаучылар. «ШАЯН ТВ» бу эшне уен аша тормышка ашырырга мөмкинлек бирә. Сез – киләсе буын, без сезгә ышанабыз», – дип теләкләрен җиткерде. Алдынгы федераль телевизион каналлар һәм басма матбугат чаралары белән очрашуда Президент журналистларны кызыксындырган сорауларга җавап бирде. “Матбугат.ру”га мәгълүм булганча, Рөстәм Миңнеханов, киләсе елда узачак республика башлыгын сайлауларда үз кандидатурасын тәкъдим итәрме-юкмы дигән сорауга: “Хатыным белән киңәшләшәсе булыр”, - дип җаваплады.
--- |
Иң күп укылган
|