|
|
Бүген кемнәр туган
|
|
Архив
|
25.12.2019 Фаҗига
Өченче сыйныф укучысы үз-үзенә кул салганДуван районының Мәсәгуть авылыннан өченче сыйныф укучысы Яңа ел бәйрәмнәрен каршы ала алмаячак инде... Баланың мәетен кичә, 24 декабрьдә, ул яшәгән фатирда тапканнар. - Ачыклануынча, бала төшкә таба үлгән. Аның гәүдәсе янында бау тапканнар. Малай өченче сыйныфта гына укыса да, аңа 12 яшь булган, - дип сөйли бу хәл турында белүчеләр.
Хәзер хокук саклау органнары баланың үлеме сәбәбен ачыклый. Монда кемнеңдер кулы уйнамаганмы, бала дөньядан үз теләге белән киткәнме - шуны белергә кирәк.
Кайбер мәгълүматлар буенча, янәсе бала әнисе телефонын тартып алганга ачуланган. Башкортстанның Тикшерү комитетында әлегә бу хәл турында комментарий бирмиләр.
Фото: Уфа1.ру
--- |
Иң күп укылган
|