|
|
Бүген кемнәр туган
|
|
Архив
|
25.12.2019 Мәдәният
Филармониядә күренекле баянчы Фәйзи Садыйковны дога белән искә алдыларТатар дәүләт филармониясендә күренекле баянчы Фәйзи Садыйковны дога белән, онытылмас көйләр, хатирәләр белән искә алдылар. 2019 елның 19 декабрендә музыкантның тууына 100 ел тулды. Шул уңайдан Фәйзи аганың рухына багышлап, Коръән укыту һәм искә алу кичәсендә аның туганнары, филармониянең сәхнә ветераннары, әдипләр катнашты. Татарстанның халык артисты, баянчы Кирам Сатиев баянда көйләрдән тезмә уйнап, кунакларны моңландырды да, шатландырды да.
--- |
Иң күп укылган
|