• 11.04 "Микрофонсыз концерт". Казан. БКЗ. 18.00
  • 14.04 "Безнең җыр" иҗат лабораториясенең гала-концерты. Филармония. 18:30
  • 20.04 Вәис Бәйрәмовның иҗат кичәсе.Филармония. 18.30
  • 29.04 Фердинанд Фәтхинең юбилей концерты. Филармония. 18.30
Туган көннәр
  • 29 Март Рөстәм Абязов
  • 29 Март Шәкүр
  • 29 Март Илфат Фәйзрахманов
  • 30 Март Рөстәм Килдебәков
  • 30 Март Рәшит Имашев (1939-2007)
  • 30 Март Фатих Кәрими (1870-1937)
  • 30 Март Рәдиф Гаташ
  • 31 Март Гөлназ Гыйльфанова
  • 31 Март Айрат Сибагатуллин
  • 31 Март Эльвира Гарипова
  • Арча районы Курса-почмак авылы уртасында барлык уңайлыклары булган йорт сатам.37 сутый җире бар.Җиләк-җимеш бакчасы 16сут.каралган. тел.89510608150
  • Казанда 1 булмэле фатир озак вакытка арендага бирелэ. Дубравная-Проспект Победы . Барлык унайлыкларда бар. Холодильник, стиральная машина, мебель. 14000+ ком.усл. Собственник. 8-93-77-73-48-73
  • Бергэ квартира снимать итергэ иптэш егет эзлим,Усады Столбище(Аэропорт)якларыннан 89506660021 ват сап)
  • Суган орлыгы сатам. 150 сумнан. Казан. 89003222047
  • Казанда эш эзлим. Офиста яисә текст басучы хезмәтләрен карыйм. Подработка булса да ярый. 89518921231
  • Авыл күкәе сатам (твыкныкы). 30 күкәйдән башлап бушлай китереп тә бирәм. Бәясе: 10 шт. - 70 сум. Гүзәл 89959816220 Казан).
  • Казанда грузчик, Газель хезмэте курсэтэбез! 89196271171.
  • Бэрэнге сатам сорт Гала 1.5 тонна Тел 8908 330 83 01 (Вацап) 89274141015 (вацап)
  • Казанда 1 булмэле фатир озак вакытка арендага бирелэ. Дубравная-Проспект Победы . Барлык унайлыкларда бар. Холодильник, стиральная машина, мебель. 14000+ ком.усл. Собственник.
  • Узем янына гостинкага татар кызы эзлим.Адель Кутуя, Гвардейскаяга якын.Заселение с 1 апреля.8(906)3215965(Вацап)

 

 
Архив
 

               

25.12.2019 Шоу-бизнес

Артистлар өчен «урак өсте»: Гөлсириннеке - 50 мең, Данир белән Тямайныкы 4 тапкыр артыграк тора

Җырчылар, артистлар, алып баручылар өчен чираттагы «урак өсте» башланды. Яңа ел алдыннан һәр коллектив диярлек корпоративлар уздыра. Оешма көчлерәк, зуррак булган саен, бәйрәмнәр күңеллерәк, зәвыклырак, баерак уза. Билгеле инде, андый бәйрәмнәргә йолдызларны да чакыралар. Табын артына түгел – эшкә, әлбәттә!

Кеше акчасын санау матур күренеш түгел, дисәләр дә, «Шәһри Казан» татар шоу-бизнесында танылган «корпоративщик»лардан бәйрәм оештыру күпмегә төшәчәген белеште.
 
Инде шактый тәҗрибәле, атнага берничәшәр мәҗлесләр алып баручы Фәнил Вакказов сүзләренчә, хезмәте өчен түләүне ул ничә сәгать эшләвенә карап ала.
 
– Әгәр мине чакырырга теләп шалтыраталар икән, төгәл гонорар юк дип җавап бирәм. Чөнки бәягә бик күп факторлар йогынты ясый. Гадәттә, без икәү – мин һәм тагын ди-джей була. Иң беренче гонорарга йогынты ясый торган фактор ул –  аппаратураның күләме. Бәләкәй һәм зур заллар була. Кайбер залларның үзләренең аппаратурасы  бар. Аппарат зур булган саен, чыгымнар күбрәк. Икенче фактор ул – бәйрәмнең узу урыны. Ераккарак барганда, юл чыгымнарын да исәпкә алмый булмый. Җомга, шимбә көннәре мәҗлес көннәре булып санала, ә атнаның башка көннәрендә без демократик булырга, арзанрак бәягә чыгыш ясарга  тырышабыз. Әгәр заказ бирүче мин һәм ди-джейдан тыш тагын да программаны бизәп биюче яисә җырчы да чакырырга тели икән, анда бәя тагын артачак. Кемгә нәрсә ошый инде. Шәхсән миңа бальный биюләр ошый. Кемдер Көнчыгыш биюләрен ярата, икенче берәүләр татар халык биюен күрер­гә тели. Шуннан чыгып, программаны үзем оештырып бирә алам. Әгәр дә мәҗлес бик зур булса, ул чагында инде оештыру эшләрен профессионалларга кушу яклымын. Хәзер сәгатьләп түләүгә күчтем, алай җайлырак. Җәй көне алып бару: җырлау – 7 мең, кыш көне исә 6 мең чамасы. Ди-джейның исә 2-3 мең тирәсе килеп чыга. Шуннан кешеләр күпме кирәк икәнен үзләре санап чыгара, – ди Фәнил Вакказов.
 
Сүз уңаеннан, без Фәнил белән аралашканда, декабрьдә аның өч кенә буш көне калган иде.
Җырчы һәм телевидение алып баручысы Айсылу Габдинова, Фәнилдән аермалы буларак, мәҗлесләр алып бару белән шөгыльләнми, ә барып җырлап кына кайта.
 
– Соңгы берничә айда үземне  никахлар теркәүче буларак сынап карый башладым. Әлегә тәҗрибә генә туплыйм. Әмма мәҗлесләр алып бару белән шөгыльләнмим. Бәйрәмнәргә чакырсалар, килеп җыр­лап китәм, әлбәттә. Бәяләргә килгәндә, ул мәҗлеснең кайда узуына бәйле. Әгәр дә бәйрәм Казанда уза икән, ул чагында бәясе дә арзанрак. Шәһәрдән читкә чыгасы булса, арта, әлбәттә. Минем чыгышлар 7 мең сумнан башлана, – диде Айсылу Габдинова.
 
«Ваһапов йолдызлары» проектында хәзер дүрт җырчы чыгыш ясый. Аларны Яңа ел уңаеннан үткәрелгән бәйрәмдә күрәсегез килә икән, 80-100 мең сум түләргә туры киләчәк.
 
Әгәр дә Гөлсирин Абдуллина белән Азат Абитовны чакырсагыз – 60 мең сум, Гөлсирин үзе генә 50 мең сумга җырлый. Азат белән Гөлсирин программасы 1 сәгатьлек һәм аңа 12 җыр кергән.
 
Азат белән Рәнис Габбасов өчен – 30ар мең, Зәлиләне чакырганда, 20 мең сум түлисе була.
 
Җырчы Алинә Даутова да корпоративларда бары җырлый гына. Аның чыгышларына биш-алты җыр керә. Чыгышлар 15 мең сумнан башлана. Әгәр дә Казаннан читтә чыгыш ясарга туры килсә, моңа бензин бәясе дә өстәлә, ди Алинә.
 
Яшь башкаручы Айдар Рәкыйпов та мәҗлесләрдә, корпоративларда чыгыш ясый.
 
– Программаны алдан сөйләшеп килешәбез. Төрле кешенең төрле җырлар ишетәсе килә. Мин аларга үземнең репертуарда булганнарын сайлап тәкъдим итәм. Бәяләргә килгәндә, төгәл генә әйтә алмыйм, барысын да сөйләшкәннән соң гына билгеләргә була, – диде Айдар Рәкыйпов.
Чагыштыру өчен, Россия күләмендәге алып баручыларны язам. Иң популяр алып баручыларның берсе – Дмитрий Нагиев – Яңа ел кичегезне 5 миллион сумга бизәргә риза.
 
«Камеди вумен» резиденты, үзе дә  Казаннан булган Екатерина Скулкинаны Татарстан башкаласына 1,2 миллион сумга чакырып була икән.
 
Татарстанда иң кыйммәтле кунак – Элвин Грей. Узган елны җырчыны ярты миллион сумга чакырып булса, быел ул  600 мең сум «тора». Бу бәягә  артист 1 сәгатьлек программа күрсәтергә вәгъдә итә.
Салават Фәтхетдиновның бәя­ләре артмаган. Былтыр да, быел да – 250 мең сум. Ул бәягә 9 җыр җырлый диелгән, димәк, эстрадабыз мэтрының бер җыр башкару бәясе – 30 мең  сум тирәсе.
 
Фирдүс Тямаевны үзен генә чакырту – 200 000 сум. Ә менә төркеме белән килсә, бәя 100 000 сумга кыйммәтрәк. Әмма иң рәхәте шул – алар кич буе сезнең белән бәйрәм күрке булып торачак.
 
Данир Сабиров та кичегезне 200 мең сумга бизәргә «риза».

Лилия ЛОКМАНОВА
Шәһри Казан
№ --- | 25.12.2019
Шәһри Казан печать

Фикерләр

Исем:
E-mail:
Текст:
 
№2 (907908) / 27.12.2019 15:25:42

30 меңгә сикерсәләр ни дә, 2 млн га сикерсәләр ни. Аракы эчеп алсалар, магнитофон тасмасына язылганына да сикерәләр дөм-бушка. Ул попугайны 1 сәгатькә чакырып тыңкыш борыныннан чыккан тавышны тыңлап та утырмыйм мин , ялынып сораса да кертмәс идем әле.

№1 (907901) / 25.12.2019 18:38:28

Корпоратив үткәрәм дип шул кадәр акча түгү ул җүләрлек. Теләсә кайсы коллективта талантлы кешеләр булмый калмый, алар да бик әйбәт итеп оештыра алалар корпоративны. Ә артистлар әрсезләр һәм оятсызлар, каералар гына акчаны. Аннан соң шатлана-шатлана чит илгә ял итәргә китәчәкләр, әйтерсеңлә акча эшләп бик нык арыганнар. Ул корпоративларны бетерергә вакыт түгел микән, ник халык акчасын туздырырга.

▲ Өскә

www.work-zilla.com

Матбугат-инфо
Матбугат.ру
Ватаным Татарстан
Шәһри Казан
Бердәмлек
Рәшит Ваһапов фестивале
Камал театры
Тинчурин театры
Татар дәүләт филармониясе
Барс-Медиа
Ирек мәйданы
Татарстан яшьләре
Кариев театры
Идел
Өмет
Татарстан Язучылар берлеге
Татарстан китап нәшрияты
Милли Музей
Фирдүс Тямаев
Шаян
Татаркино
Ханский дом
Балмай
Раяз Фасихов
MINBAR
Глобэкс промоушен
Dj Radik