поиск новостей
Көн мәзәге
  • Ирләр белән бәхәсләшү мәгънәсез, чөнки алар беркайчан да хаклы булмый.

Бүген кемнәр туган
  • 11 Август
  • Илсур Сафин - җырчы
  • Зөлфәт Хәким - язучы, автор-башкаручы
  • Равил Харисов (1948-2020) - җырчы
  • Ищу квартиру С подселением для студента мальчика около Энергоуниверситета. 89172618276
  • Үзебезнең умарталыктан бик тәмле юкә+чәчәк балы,кәрәзле бал сатам. 1л-750 сум, 3л -2000 сум. 3 банка алсагыз, 1800 сум, кәрәзле бал- 900сум/килосы-. Казанга китереп бирү каралган. 89625497103 языгыз, шалтыратыгыз)
  • Башкорт балы 1 литры 1300 сум белән, киптерелгән юкә чәчәге чәе сатам. 89375251717
  • Актаныш ойрт 3.млн руб. Дача 2оот.руб.89625751843
  • Мотоблок витязь сатыла 9 л с мощность. Рыбный слобода районында.арбасы хэм косилкасыда бар роторный. Бу номерга шалтыратырга момкин 89959426141
  • Казан шәһәренең Совет районында бер бүлмәле фатир озак вакытка арендага бирелә. Тынычлык, чисталык яраткан ялгыз кешегә. Йә тәртипле гаиләгә. 89196257607
  • Мотоблока роторный косилка сатыла яхшы хэлдэ. Бэясе 11000 рыбный слабодада 89959426141
  • Царево бистәсендә бер булмәле квартирага кеше кертәбез, бәясе килешу буенча. 89534965602
  • Сдается однокомнатная квартира со всеми удобствами , Проспект победы напротив ТЦЮжный. 35тыс. + ку.мес. 89179372829
  • Сдается однокомнатная квартира с удобствами на длительный срок для платежеспособных порядочных квартирантов. г. Казань, проспект победы напротив ТЦ. Южный. 40тыс. мес. + ку. Прошу посредников риелторов не беспокоить разговаривать не буду. 89179372829
Архив
 
25.12.2019 Бәйрәм

Каникулда кая барырга? «Матбугат.ру» Казанда БУШЛАЙ бәйрәм чаралары ИСЕМЛЕГЕН төзеде

Яңа ел бәйрәмендә кая барырга? Каникулны ничек үткәрергә? 2019 елның декабрь уртасыннан 2020 елның 14 гыйнварына кадәр бер ай дәвамында Казанда бик күп бәйрәмнәр көтелә. 18 җәмәгать урыннарында 130 Яңа ел чараларын бушлай карап булачак. Менә төп бәйрәмнәр исемлеге:

25 декабрьдә Тынычлык урамында урнашкан паркта һәм Бауман урамында бәйрәм тамашасы көтелә.
 
15:00 Лядский бакчасында бәйрәм программасы 
16:00 Тынычлык урамындагы паркта Яңа ел чыршысын ачу тантанасы 
18:00 "Черек күл" паркында керлинг буенча ачык тренировка 
19:00 Бауман урамында камера хорының бәйрәм чыгышы 
 
26 декабрьдә “Континент” паркында һәм “Казан” гаилә үзәге янында шәһәрнең төп чыршысын ачу тантанасы булачак.
 
16:00 Бауман урамында Кыш Бабай һәм Кар кызы котлавы
17:00 "Континент" паркында Яңа ел чыршысын ачу тантанасы 
18:00 "Казан" Гаилә үзәгендә үзәк Яңа ел чыршысын ачу тантанасы 
 
28 һәм 29 декабрь көннәрендә “Ак чәчәкләр” бульварында һәм “Калейдоскоп” паркында Кыш бабай белән Кар кызы кунаклар каршылаячак.
 
28 декабрь, шимбә 
 
12:00 Тынычлык урамы буенча скверда Кыш Бабай һәм Кар кызы котлавы
12:00 "Черек күл" паркында керлинг буенча ачык тренировка 
13:00 Горки-Әмәт урманында кар лабиринты ачылу 
14:00 Горки-Әмәт урманында Кыш Бабай остаханәсе 
 
29 декабрь, якшәмбе 
 
09:30 "Крылья Советов" паркында Яңа ел йөгереше 
12:00 Лядский бакчасында Кыш Бабай һәм Кар кызы котлавы
14:00 "Ак чәчәкләр" бульварында Кыш Бабай остаханәсе
 
30 декабрьдә 
 
11:00 "Черек күл" паркында фигуралы шуу буенча ачык мастер-класс 
12:00 "Калейдоскоп" паркында Кыш Бабай һәм Кар кызы котлавы

31 декабрьдә Үзәк чыршы янында һәм “Черек күл” паркында бәйрәм тамашасы булачак.
 
22:00 "Черек күл" паркы шугалагында бәйрәм төне 
22:00 "Казан" Гаилә үзәге янында бәйрәм төне
 
* * * 
Яңа ел белән!
 
* * * 
1 гыйнварда “Континент” һәм Тынычлык урамы паркларында бәйрәм булачак. 
 
12:00 "Континент" паркында «Татлы патшалык» театраль тамашасы 
16:00 Тынычлык урамы буенча скверда "Татлы патшалык" театраль тамашасы
17:00 "Крылья Советов" паркында Ретро-яңа ел карнавалы 
17:00 "Казан" Гаилә үзәге янында бәйрәм программасы 
 
2 һәм 3 гыйнвар көннәрендә “Ак чәчәкләр” бульварында һәм К.Тинчурин исемендәге скверда, шулай ук башка парк һәм скверларда да нәни дусларыбыз һәм аларның әти-әниләре өчен чаралар узачак.
 
2 гыйнвар, пәнҗешәмбе 
 
12:00 Горки-Әмәт урманында кышкы уеннар 
11:00 Җиңү паркында бушлай чаңгы ярышы 
12:00 "Континент" паркында Кыш Бабай һәм Кар кызы котлавы 
12:00 «Черек күл» паркында "Салкын йөрәк" театр тамашасы 
16:00 «Ак чәчәкләр» бульварында "Салкын йөрәк" театр тамашасы 
17:00 "Черек күл" паркында керлинг буенча ачык тренировка 
17:00 "Калейдоскоп" паркында бәйрәм программасы 
17:00 "Наратлык" паркында бәйрәм программасы 
17:00 "Крылья Советов" паркында бәйрәм программасы 
17:00 "Казан" Гаилә үзәге янында бәйрәм программасы 
 
3 гыйнвар, җомга 
 
11:00 "Черек күл" паркында фигуралы шуу буенча ачык мастер-класс 
12:00 Урицкий паркында кышкы уеннар
12:00 Горки-Әмәт урманында Кыш Бабай остаханәсе 
16:00 Лядский бакчасында «Татлы патшалык» театраль тамашасы 
17:00 "Ак чәчәкләр" бульварында Татар яшьләре Яңа ел концерты 
17:00 "Наратлык" паркында бәйрәм программасы 
17:00 "Калейдоскоп" паркында бәйрәм программасы 
17:00 Тынычлык урамындагы паркта бәйрәм программасы 
17:00 "Казан" Гаилә үзәге янында бәйрәм программасы 
19:00 "Черек күл" паркы шугалагында бәйрәм
 
6 гыйнвар көнне Урицкий паркында Кар бабайлар фестивале.
 
11 гыйнвар көнне шушы ук паркта итек киеп футбол уйнау чемпионаты узачак.
 
12 гыйнварда “Черек күл” паркында кёрлинг буенча турнир.
 
14 гыйнвар көнне “Казан” гаилә үзәге янында Иске яңа ел бәйрәме үткәреләчәк. 
 
Казан паркларында һәркем үзенә кызыклы тамаша таба алачак: яшьләр өчен концертлар дисеңме, спорт чаралары, балалар өчен театраль куелышлар һәм төрле мастер-класслар – барысы да булачак.

Бәйрәм мәйданчыкларында – “Матбугат.ру” белән бергә!

Фото: пиксабай

---
Матбугат.ру
№ --- | 25.12.2019
Матбугат.ру печать

▲ Өскә
Матбугат-инфо
Матбугат.ру
Addnt.ru
Ватаным Татарстан
Шәһри Казан
Рәшит Ваһапов фестивале
Тинчурин театры
Татар дәүләт филармониясе
Ирек мәйданы
Татар-информ
Татарстан яшьләре
Идел
Өмет
Татарстан китап нәшрияты
Милли Музей
Татаркино
ТР Авыл хуҗалыгы һәм азык-төлек министрлыгы