|
|
Бүген кемнәр туган
|
|
Архив
|
25.12.2019 Шоу-бизнес
Лина Арифуллина үзенең инстаграмына «Татар җыры»ннан бер фото да элмәгәнМәскәүдән килгән режиссер Лина Арифуллина быелгы юбилей «Татар җыры»ның төп фишкасы иде. Әмма күпләр фикеренчә, фестиваль үзенең тантаналыгы ягыннан узган еллардан аерылып тормады. Хәтта, киресенчә, рекламадагыча әйтсәк, “грандиозлык” җитмәде кебек. “Мондый концертны үзебезнең Казан режиссерлары куя алмый идеме?” диючеләр дә булды. Күрәсең, Мәскәүдән кеше чакырту күбрәк исем өчен кирәк булгандыр.
“Матбугат.ру” бер детальгә игътибар итте. Беренче канал белән хезмәттәшлек иткән, күп кенә Россиякүләм йолдызларга тамаша куйган, “Йолдызлар фабрикасын” үткәргән Лина Арифуллина үзенең инстаграмына “Татар җыры” турында бер кәлимә пост язмаган. Фестивальгә 4-5 көн узды – ләм-мим. Күрәсең, аның өчен бу әллә ни мактанырлык чара булмагандыр. Гәрчә, башка проектларны ул даими яктыртып бара. Әйтик, 15 декабрьдә элгән соңгы постында ул “Во весь голос 3” җиңүчеләрен тәбрикли.
Татар җырчылары, аптырагач, Лина Арифуллинаның башка постлары астында комплимент калдыра башлады.
“Я в Вас влюбилась! Спасибо Вам за все! Вы талант, мне безумно приятно было работать с Вами!” – дип язган Иркә. Әмма җавапсыз калган. Хәтта лайк та эләкмәгән аңа бу мәхәббәт аңлатуы өчен. Мәскәү режиссеры Иркәне танымады ахры.
Аның каравы, Лина Арифуллина Татарстанның халык артисты Чулпан Закированы таныды. Ханымнар бадминтон уенындагы сыман бер-берсенә комплимент ыргытты. Хәтта “Великая” дип атадылар бер-берсен.
“Каждый раз убеждаюсь: чем большего человек достигает, тем доступнее общается. Встреча через 18 лет. Режиссёр нашей первой презентации”, - дип язган “Казан” бию ансамбле җитәкчесе Чулпан Закирова Лина Арифуллина белән төшкән фотосы астында.
“Я тебе безумно благодарна ))) какая ты классная )) какая ты великая )) потрясающая ))))” – дип җавап калдыра аңа Мәскәү режиссеры.
“Как приятно слышать такое от Вас! Великая это Вы!!! Всегда хотела быть похожей на вас!” – ди Чулпан.
Шушы урында ике Великий хатынның әңгәмәсе тәмам була.
Фото: инстаграм chulpanzakirova_ansamblkazan һәм lina_arifulina
--- |
Иң күп укылган
|