|
|
Бүген кемнәр туган
|
|
Архив
|
24.12.2019 Милләт
Маузир Гыйниятуллинны соңгы юлга озатканда "Ул Халыклар дуслыгы орденына лаек" дигән сүз яңгырадыТанылган җәмәгать эшлеклесе, Татарстан белән Башкортстан арасында мөнәсәбәтләрне яхшырту өчен тырышкан Маузир Гиниятуллин белән хушлашу чарасы 23 декабрьдә Чаллының Тәүбә мәчетендә узды. Чарага 500дән артык кеше килде. Татарстан район-шәһәрләреннән тыш Башкортстан төбәкләреннән килүчеләрнең дә байтак булуы күренде. Хушлашу чарасын күренекле мәдәният хезмәткәре Гөлзада Рзаева башлап җибәрде. Аның әйтүенчә, Маузир Гыйниятуллин белән хушлашырга шулкадәр күп кеше килүе инде аның ике республика халкы өчен зур эш башкарганын күрсәтә. Ул шулай ук әле күптән түгел генә Маузир белән бер кичәдә бергә утыруларын искә алды, шунда Гыйниятуллин "Менә, Гөлзада ханым, "Нур" татар яшьләр үзәген урыс сүзе белән атарга җыеналар икән. Моңа булган кадәр каршы тора алсак иде", дип борчылуын да искә алды.
Биредә Башкорт Корылтае исеменнән дә, республиканың башка төбәкләре, Чаллыдагы башкорт җәмәгатчелеге исеменнән дә сүзләр әйтеп, Маузир Гыйниятуллинның Башкортстанны нык яратканын да, дуслыкны тотып торырга тырышуын да җиткерделәр.
Азатлык язуынча, шушында ук "кемнәрдер кайларгадыр барып ызгыш-талаш, фетнә тудыра. Андыйларның кайберләренә Халыклар дуслыгы орденын да тагалар. Ә Маузир ике республика халкын якынайту, дуслаштыру юнәлешендә зур эшләр башкарды. Менә ул лаек иде шушындый орденга" дигән сүзләр халыкта хуплау тапты.
Монда Гыйниятуллинның ихласлыгы, ярдәмчел булуы, Татарстан белән Башкортстан арасында тере күпер булып торуын да искә алдылар, шушы эшчәнлекләрен халык онытмаячак диделәр. Шулай ук Маузир Гыйниятуллинның озак еллар буена татарның да, башкортның да авыр хәлдә яшәвенә чын күңелдән борчылуын, халыкларны дуслаштыру өчен зур эш башкарып, кешеләр күңелендә калачагын ассызыкладылар.
Маузир Гыйниятуллин 21 декабрь йөрәге тотып вафат булды. Якыннары, хезмәттәшләре аны милләт дип җан атып йөргән күпкырлы шәхес итеп искә төшерде.
--- |
Иң күп укылган
|