поиск новостей
  • 20.04 Кияүләр. Тинчурин театры, 17:00
  • 20.04 "Тапшырыл...ган хатлар", Кариев театры 18:00
  • 21.04 Яратам! Бетте-китте! Тинчурин театры, 17:00
  • 24.04 Хыялый, Тинчурин театры, 18:30
  • 24.04 "Муса. Моабит" Кариев театры, 11:00, 13:00
  • 26.04 Ай, былбылым! Тинчурин театры, 18:30
  • 28.04 Хыялый. Тинчурин театры, 17:00
  • 29.04 Кияү урлау. Тинчурин театры, 18:30
  • 30.04 "Шан кызы" Кариев театры, 12:00,14:00,18:30
Бүген кемнәр туган
  • 19 Апрель
  • Гөлнара Абитова - актриса
  • Гөлназ Миньязова - журналист
  • Мөнир Шакиров - журналист
  • Рөстәм Нәбиуллин - журналист
  • Дәниф Шәрәфетдинов - җырчы
  • ИСЭНМЕСЕЗ. ЭТЭЧ САТАМ . ТЕЛ 89053184712
  • Казаннын Яна-Савин районында урнашкан 2 булмэле фатирга бер кыз эзлим. Бэясе 6500 сум 89376001290
  • Ассаляму алейкум! Казанда, центрга якынрак булган гостинка яисэ булмэ снимать итергэ телим. Риелторсыз. 89872312932 (ватсап)
  • Казан. Дәүләт органына тәрҗемәче кирәк, рус-тат, тат-рус. Эшләү бары эш урынында гына, 9:00-18:00. Эш урыны шәһәр үзәгендә. З/п уртача 36000 сум. Тел.299-15-58
  • Жэйге язшы сыйфатлы Лукойл нефтегаз очен тегелгэн, бер дэ киелмэгэн спецодеждалар бар. Костюмнар чалбары белэн, чалбарлар серым да бар, 44 размеры резин итек 500 сумга, СУ уткэрми торган перчаткалар хэм башка эйберлэр. Барсы да Казанда Павлюхин урамында. Кыйммэт тугел. Шалтыратыгыз я ватсапка языгыз. 8 927 036 61 07
  • Исэнмесез! Биектау районы Станция куркачида 2 булмэле квартира сатыла 60 кв,м. Электричкага якын. Казанга 50 км. Тел 89625632681.шалтыратыгыз.
  • Никах, юбилей,Туган кон,балалар бэйрэмен,торле кичэлэрне алып барабыз.8-4кэ хэтле шалтыратта аласыз.89393453961
  • Чистаидан иорт сатып Алам чистаинын узенэн 89274905164
  • 1 булмэле фатир моселман гаилэсенэ озак вакытка арендага бирелэ ЖК Салават купере. Собственник ( риелтор тугел!!!)89509488227.
  • Сдается 2-х комнатная квартира по ул. Ф.Амирхана порядочной семье на длительный срок. В квартире есть мебель, рядом остановка, магазины, рынок. Только граждане РФ без животных!!! 8-965-584-66-30 собственник.
Архив
 
23.12.2019 Әдәбият

“Мин җирдә калам”: Нәби Дәүлине искә алу кичәсендә “Чулпан йолдыз” исемле моңарчы беркайда да яңгырамаган җырын башкардылар (ФОТО)

“Мин җирдә калам”. Нәкъ шундый исемдә Казан кооператив институтының Татар мәдәнияты үзәгендә шагыйрь, прозаик, драматург һәм публицист Нәби Дәүлине искә алу кичәсе узды. Бу вакыйга ТАССРның 100 еллыгы, Бөек Ватан сугышының 75 еллыгы, Әлки районының 90 еллыгы, Нәби Дәүлинең тууына 110 ел тулуга багышланды.

Әлеге даталар киләсе елда билгеләнәчәк. Ә аларга старт быелдан ук башлап җибәрелде.

Чарага Нәби Дәүлинең якташлары җыелган иде. Искә алу кичәсен Әлки районы “Якташлар” җәмгыяте рәисе, Казан кооператив институты ректоры, Татарстан Дәүләт Советы депутаты Алсу Нәбиева ачты. Алсу Рөстәм кызы балачактан күңелендә сакланып калган истәлекләре белән уртаклашты. “Якташлар” җәмгыятенең еллык эшенә нәтиҗә ясады.

Соңыннан сүз әдип Нәби Дәүлинең кызлары - Наилә һәм Гөлфия ханымнарга бирелде. Алар кичәне оештыручыларга рәхмәт әйтте, әтисе турындагы хәтирәләрне яңартты.

Татарстанның халык язучысы Гәрәй Рәхим Нәби Дәүли белән аралашкан көннәрен искә төшерде. Институтның татар мәдәнияты үзәгенә китапларын бүләк итте. Анда Нәби Дәүли турында фикерләр барлыгын җиткерде. Филология фәннәре кандидаты Нуридә Насыйбуллина Г.Ибраһимов исемендәге тел әдәбият һәм сәнгать институтының мирас үзәгендә Нәби Дәүлинең мирасы саклануын сөйләде һәм аларны өйрәнү кирәклеген әйтте.

Әлки районыннан 20 кешелек делегация килгән иде. Район хакимияте башлыгы урынбасары Ленар Аглиуллин, Нәби Дәүли исемендәге гимназия директоры Фәридә Яруллина да чыгыш ясады. Алар Нәби Дәүли белән бәйле экспонатлар алып килгән иде. Укучылар Нәби Дәүли шигырьләрен сөйләде, аның сүзләренә язылган җырда башкарылды. Нәби Дәүлинең “Яшәү белән үлем арасында”, дигән китабына нигезләнеп викторина узды. Төгәл җавап бирүчеләргә бүләкләр тапшырылды.

Нәби Дәүлинең иҗаты белән якыннанрак танышкан саен, аның яшәүне, тормышны, ватанын яратучы, һәрвакыт хәрәкәткә омтылучан, тынгысыз бер җан булуын ачыклыйсың. Аның шигърияте патриотик рухлы булуы белән аерылып тора. Еллар үтсә дә Нәби Дәүлинең язган шигырьләре яңгырашта. Моннан 26 ел элек композитор Наил Ариф каләм иясенең “Чулпан йолдыз” исемле җырына көй язган. Ул аны беркайчанда яңгыратмаган була. Искә алу кичәсендә композитор пианинога утырып әлеге көйне башкарды. Тамашачы алкышларга күмде. Әлки районында туып үскән Татарстанның халык артистлары – Мирсәит Сөнгатуллин, Әсхәт Хисмәтов, Татарстанның атказанган артистлары – Фәнис Кәлимуллин, Резидә Төхвәтуллина, җырчы Нияз Жәләлов Нәби Дәүли җырларын, халык көйләрен башкарды. Баянда танылган шәхес Әхмәт Кәримов уйнады.

Казан кооператив институтының урта һөнәри белем бирү факультетының уку лабораториясе житәкчесе, чыгышы белән Әлки районыннан Клара Галәветдинова Нәби Дәүли яшәгән чорларны искә төшереп халык көйләрен башкарды. Искә алу кичәсендә төрле өлкәнең танылган шәхесләре килгән иде.
 
 
Танылган врач Ирек Билалов туган яклары турында язган шигырьләрен яңгыратты, Юстиция генерал - майоры, социология фәннәре кандидаты Вәгыйз Саттаров, полиция подполковнигы Римма Искандерова, «Алия» оешмасының генераль директоры Райня Галимова, озак еллар Татарстан телевидениясендә режиссер булып эшләгән, Татарстанның халык артисты Флора Бикмурзина, Татарстан рәссамнәр берлеге рәисе Зөфәр Гыймаев, Татарстан республикасы буенча ветеринар һәм фитосанитар күзәтчелеге Федераль хезмәте идарәсе булеге начальнигы Идрис Гатин, шулай ук абруйлы хезмәт ветераннары, Әлки районында туган якташларын бер мәйданга җыючыларга рәхмәтләрен җиткерделәр. Әдип Нәби Дәүли белән аралашкан журналист Ирек Нигъмати, Америкада яшәүче композитор Мәсгүдә Шәмсетдинова язучының әсәрләре дөнья мәйданнарына чыгарырга лаеклы икәнлеген ассызыклады. Бөтенроссия ”Татар гаиләсе” фонды Башкарма директоры Миләүшә Гайфуллина шигъри тәлгәшләрен бүләк итте. Саллы фикерләр һәркемнең күңеленә хуш килде. Бу көн кайта-кайта сөйләнелер әле.
 
Берлектә төшкән фотосүрәттә бу көннәрне искә төшерергә ярдәм итми калмас.
 
Искә алу кичәсен Флюра Абдуллина алып барды.
 
 
 
 
 
 
 
 
 
 
 

---
Матбугат.ру
№ --- | 23.12.2019
Матбугат.ру печать

▲ Өскә
Матбугат-инфо
Матбугат.ру
Ватаным Татарстан
Шәһри Казан
Бердәмлек
Рәшит Ваһапов фестивале
Камал театры
Тинчурин театры
Татар дәүләт филармониясе
Ирек мәйданы
Татарстан яшьләре
Кариев театры
Идел
Өмет
Татарстан китап нәшрияты
Милли Музей
Шаян
Татаркино
Ханский дом
Татар телен һәм ТР яшәүче халыклар вәкилләренең<br />туган телләрен саклау, үстерү мәсьәләләре комиссиясе
«Элита»