|
|
Бүген кемнәр туган
|
|
Архив
|
23.12.2019 Мәдәният
"Яңа татар пьесасы - 2019" бәйгесенең җиңүчеләре билгеле: Зөлфәт Хәкимгә берьюлы ике бүләк!
Татар театрының туган көнендә, 22 декабрь кичендә, Г.Камал исемендәге Татар дәүләт Академия театрының зур сәхнәсендә "Яңа татар пьесасы - 2019" бәйгесенең нәтиҗәләре игълан ителде. ТР Мәдәният министрлыгының махсус бүләгенә Айгөл Әхмәтгәлиева (Гали - “Яратып туялмадым”) лаек булды. Кызыксындыру бүләкләре Илсөяр Иксановага, Гөлсинә Хәмидуллинага (Актай - “Ут өстендә Әптәнә”), Илфак Ибраһимовка (Шәмсетдин - “Соңгы уен”), Зөлфәт Хәкимгә (Айсын Сәйар - “Бозлавык”) бирелде. Чараны Татарстанның атказанган артисты Фәнис Җиһанша алып барды.
Исегезгә төшерәбез, быел конкурска барлыгы 53 пьеса кабул ителгән иде. Лонг-биткә жюри 22 пьеса сайлап алды, шорт-биткә исә 7 әсәр керде.
Бәйгене оештыручылар: Татарстан Республикасының Мәдәният Министрлыгы, Г.Камал исемендәге Татар дәүләт Академия театры.
Пьесаларны бәяләделәр: жюри рәисе – Разил Вәлиев, жюри әгъзалары - Гали Арсланов, Фәрит Бикчәнтәев, Зөлфия Вәлиева, Айгөл Габәши, Әлфәт Закирҗанов, Илнур Закиров, Нурания Җамалиева, Нияз Игъламов, Олег Кинҗәгулов, Гөлшат Фәттахова, Илдар Хәйруллин, Гөлназ Хасанова.
2003 елдан башлап конкурста җиңгән утызлап пьеса төрле театрларда куелды. 110нан артык пьеса конкурсның 14 томдагы җыентыгында басылып чыкты.
--- |
Иң күп укылган
|