поиск новостей
  • 26.04 Ай, былбылым! Тинчурин театры, 18:30
  • 28.04 Хыялый. Тинчурин театры, 17:00
  • 29.04 Кияү урлау. Тинчурин театры, 18:30
  • 30.04 "Шан кызы" Кариев театры, 12:00,14:00,18:30
Бүген кемнәр туган
  • 25 Апрель
  • Асия Галиева - актриса
  • Халисә Мөдәррисова - шагыйрә
  • Сергей Скоморохов - мәдәният хезмәткәре
  • Тимур Акулов - дәүләт эшлеклесе
  • Лия Заһидуллина - журналист
  • Хәйдәр Хәлиуллин - эшмәкәр
  • Чулпан Зариф - язучы
  • Рөстәм Мөхәмов - көрәшче
  • Илгиз Шәкүров - журналист
  • Рөстәм Бакиров - табиб
  • Телэче районы Шэдке авылында йорт сатыла, барлык унайлыклары булган. 89534073195
  • ИСЭНМЕСЕЗ. ЭТЭЧ САТАМ . ТЕЛ 89053184712
  • Казаннын Яна-Савин районында урнашкан 2 булмэле фатирга бер кыз эзлим. Бэясе 6500 сум 89376001290
  • Ассаляму алейкум! Казанда, центрга якынрак булган гостинка яисэ булмэ снимать итергэ телим. Риелторсыз. 89872312932 (ватсап)
  • Казан. Дәүләт органына тәрҗемәче кирәк, рус-тат, тат-рус. Эшләү бары эш урынында гына, 9:00-18:00. Эш урыны шәһәр үзәгендә. З/п уртача 36000 сум. Тел.299-15-58
  • Жэйге язшы сыйфатлы Лукойл нефтегаз очен тегелгэн, бер дэ киелмэгэн спецодеждалар бар. Костюмнар чалбары белэн, чалбарлар серым да бар, 44 размеры резин итек 500 сумга, СУ уткэрми торган перчаткалар хэм башка эйберлэр. Барсы да Казанда Павлюхин урамында. Кыйммэт тугел. Шалтыратыгыз я ватсапка языгыз. 8 927 036 61 07
  • Исэнмесез! Биектау районы Станция куркачида 2 булмэле квартира сатыла 60 кв,м. Электричкага якын. Казанга 50 км. Тел 89625632681.шалтыратыгыз.
  • Никах, юбилей,Туган кон,балалар бэйрэмен,торле кичэлэрне алып барабыз.8-4кэ хэтле шалтыратта аласыз.89393453961
  • Чистаидан иорт сатып Алам чистаинын узенэн 89274905164
  • 1 булмэле фатир моселман гаилэсенэ озак вакытка арендага бирелэ ЖК Салават купере. Собственник ( риелтор тугел!!!)89509488227.
Архив
 
18.06.2010 Бәйрәм

ТОЛЬЯТТИ ТАТАРЛАРЫН КРИЗИС ТА КУРКЫТМЫЙ (ФОТО)

Миңа ел саен диярлек Тольяттида җирле татар милли-мәдәни автономиясе тарафыннан үткәрелә торган Сабан туе бәйрәмнәрендә булырга туры килә. Һәрвакыт аларның матур, зәвыклы итеп оештырылуларына сокланып туя алмыйм. Быел да бәйрәмне башка еллардагы белән чагыштырганда бер дә ким итмәделәр кебек. Ә бит әйтүләренчә, моны һәрберебез үзе дә күреп тора, автомобильчеләр шәһәрендә бүген тирән экономик кризис хөкем сөрә.

Беренче булып Сабан туе булачак аланлыкта күптәнге танышымны – беренче оештырылган көннәрдән үк шәһәрнең «Туган тел» татар җәмгыятенең актив әгъзаларының берсе булган, хәзер дә җирле татар милли-мәдәни автономиясе эшләрендә катнашучы Исмәгыйль Әминовны очраттым. Сөйләшеп киттек. Ул күп еллар Автозаводта җиһазларны көйләүче (наладчик) булып эшләп, пенсия яшенә җиткәндә, эшеннән кыскартылып, инде сигез ай эшләмәгән икән.

 

– Шушы көннәрдә генә яңадан заводка чакырып, эш тәкъдим иттеләр әле, – диде ул. – Бәлки кризис ахырына якынлаша торгандыр инде. Шулай булса безгә дә яшәү җиңеләя төшәр иде.

 

Автозавод, шәһәрнең башка предприятиеләре, шәхси фирмалары тулы көченә эшләп торганда сабантуйларын да, башка бәйрәмнәрне дә оештыру, әлбәттә, җиңелрәк булгандыр. Әнә үткән елда көрәш бәйгесендә абсолют батырга затлы чит ил автомобиле бүләк итеп бирелсә, быел АМ «Компани» фирмасы бүләк иткән үзебезнең гади «җиделе» ВАЗ машинасы белән генә канәгатьләнергә туры килгән. Гомумән, сәүдә рәтләрендә төрле товар белән сату итүче сәүдәгәрләр дә быел Сабан туена килгән халыкның сатып алу мөмкинлеге түбән булуы турында әйттеләр. Хәтта азык-төлек – шашлык-пылаулар, чәкчәк-бавырсаклар, милли киемнәр, татарча дисклар һәм кассеталарга да ихтыяҗ әзәйгән.

 

Ләкин ни генә дисәң дә, нинди генә кризис күзәтелсә дә, бу бәйрәмгә киртә була алмый, чөнки җирле татар милли-мәдәни автономиясе тирәсенә берләшкән актив милләттәшләребез үзләренең үҗәтлекләре, тырышлыклары белән теләсә нинди кыенлыкны да җиңәргә әзер. Әнә бәйрәмнең сценариен төзергә, режиссурасын ясарга һәм тамашаны алып барырга Казаннан танылган җырчы Фердинанд Сәлаховны (хәзер ул «Татарстан – Яңа гасыр телевидениесендә күпләр яратып өлгергән «Кара-каршы» тапшыруын алып баручы да бит әле) чакырулары да Сабан туена ниндидер яңарыш кертергә, яңа җан өрергә омтылыш кебек кабул ителә. Ә бәйрәмнең икенче алып баручысы булып шул ук телеканалның «Халкым минем!» тапшыруы мөхәррире Ләйсәнә Садретдинованың катнашуы да аның дәрәҗәсен тагын да күтәребрәк җибәрде. Нәрсә әйтсең дә, алар бу эшнең чын профессионаллары шул инде.

 

Дөрес, быелгы бәйрәмнең рәсми өлешенә башка еллар белән чагыштырганда артык зур үзгәрешләр кертелмәгән. Мөхтәрәм кунакларны шулай ук олылап мәйданда чәкчәк белән каршы алу, аннан соң сәхнәдән тәбрикләүләр. Ә менә, минемчә, мөхтәрәм кунакларның саны бу юлы күпкә күбрәк иде кебек.

 

Иң беренче булып, җирле татар милли-мәдәни автономиясе җитәкчесе Җәмил Вәлиуллин сүзне Тольятти шәһәре мәчете имамы Ислам хәзрәт Гомәровка бирде. Чөнки татар халкы гомер-гомергә кайда гына яшәсә дә, тормышында нинди генә кыенлыклар күрсә дә, беркайчан да Аллаһы сүзләрен онытмаган, бөтен эшләрен Бисмилладан башлаган. Шуңа да дин әһеленең сәхнәдән әйтелгән изге сүзләре, догалары бик тә урынлы яңгырадылар

 

Аннан тәбрикләү белән Тольятти шәһәре округы башлыгы Анатолий Пушков чыгыш ясады. Ул бәйрәмгә килүчеләрне Тольяттиның 273 еллыгы белән котлап, бөтен кешегә дә исәнлек-саулык, матур бәйрәмнәр теләде.

 

Татарстан Республикасының Сарман муниципаль районы башлыгы Нәфис Закиров чыгышында район делегациясенең һәм шәхсән үзенең Тольятти Сабан туенда менә өченче мәртәбә катнашуы һәм бу гаҗәеп матур, чиста, төзек шәһәрдә шундый ук чибәр кешеләр яшәве турында әйтеп үтте.

– Тольяттилылар эшли дә, бәйрәм дә итә беләләр һәм алар киләчәктә дә бөтен кыенлыкларны җиңеп, алдан уйланган эшләрен, һичшиксез, тормышка ашырачаклар, – диде ул.

 

Нәфис Закиров хуҗаларның һәм бәйрәмгә килгән мөхтәрәм кунакларның барысының да башларына чигүле затлы түбәтәйләр кидерде, Сарман ягы табигатен тасвирлаган картиналар бүләк итте.

 

Татарстанның фән һәм мәгариф министры урынбасары Данил Мостафин Татарстан Республикасы президенты Рөстәм Миңнехановның халыкка Сабан туе тәбрикләвен җиткерде. Котлау сүзләре белән шулай ук Самара өлкә «Туган тел» татар җәмгыяте президенты Фәхретдин Канюкаев, Самара өлкәсе татарларының милли-мәдәни автономиясе рәисе Минәхмәт Хәлиуллов һәм башкалар мөрәҗәгать иттеләр.

 

 Бүгенге көрәш бәйгесенең судьялары – төбәгебезнең атаклы спорт осталары һәм тренерлары Хәбил Бикташев белән Шамил Гайнуллов тантаналы төстә Сабан туе әләмен күтәргәннән соң, мәйданда төрле спорт ярышлары, милли уеннар, ике сәхнәдә дә концерт программалары башланып китте.

 

Концерт турында әйтсәк, ул Тольяттида һәрвакыттагыча быел да шәп булды. Кемнәр генә җырламады да, кемнәр генә биемәде икән бәйрәм сәхнәләрендә. Тольяттиның моңлы сандугачлары – Хәтиҗә Гыйниятова, Гүзәл Әбдрәхимова кебек танылган җырчыларга, Уфадан Нәзифә Кадыйрова, Казаннан Фердинанд Сәлахов кебек атаклы башкаручыларның җырлары да килеп кушылгач, бу концерт программасының нинди югары дәрәҗәдә булуына гаҗәпләнәсе юк.

 

Аякларга капчык киеп, авызга күкәй салынган кашыкны кабып йөгерү, көянтә-чиләк күтәреп су ташу, чүлмәк вату кебек төрле милли уеннарда өлкәннәр дә, балалар да, ирләр һәм хатын-кызлар да бик теләп катнаштылар.

 

 Башка еллардагыча ат чабышлары да оештырылган иде. Тик бу бәйгенең аз санлы булуы, елның-елында бер үк диярлек атларның һәм җайдакларның гына катнашуы, чараның форма өчен генә үткәрелүе әллә кайдан күренеп тора. Хәер, шәһәр шартларында шулай оештыра алгач та, моңа рәхмәт әйтергә кирәктер, бәлки. Әнә быел да Белозерки авылыннан «Сабель» кушаматлы атта беренче урынны алган Ирина Савельева Тольятти Сабан туеның ат чабышларында алтынчы тапкыр катнаша икән инде. Бер ай элек кенә өенә бәби алып кайткан булса да, яраткан шөгыленнән баш тарта алмаган, Сабан туенда яңадан ияр өстенә утырган.

 

Икенче булып чабышта Александр Таранов килсә, өченче урынга Татар Выселкие авылыннан яшь милләттәшебез Азат Зәйдуллин чыкты. Шундыйлар арасында татар егетенең дә булуы, әлбәттә, бик күңелле күренеш. Бәлки, киләсе Сабан туенда чабышларда катнашучыларның саны да артыр һәм ат чабышлары форма өчен генә оештырылмас, Тольяттида татар халкының иң яраткан бәйгесенә әйләнер дип өметләнәсе килә. Ә теләсәләр, тольяттилылар моны булдыра алалар.

 

Ә көрәшкә килгәндә, быелгы Сабан туенда да ул бәйгеләрнең иң популярларының берсе иде. Шунысы куандыра: көрәштә бала-чагалар да, яшүсмерләр дә күпләп катнаша. Балалар арасында һәм җиңел үлчәү авырлыгындагы бәйгеләрдә беренчелекне башлыча тольяттилылар гына яуладылар – Мөхәммәт Һадыев, Илдар Нариманов, Заур Бабаев, Олег Чиряев, Денис Тараканов, Анатолий Фоминых, Ренат Гайнуллов, Вадим Анисимов. Араларында татарларның да булуы, әлбәттә, уңай күренеш.

 

Югыйсә, Самара шәһәрендә үткәрелгән сабантуйларына көрәшкә келәмгә чыгучылар арасында милләттәшләребез бик аз була бит. Бу инде Тольяттида милли оешманың көрәш секцияләре оештырылып, бирегә милләттәшләребезнең дә тартылуларын күрсәтеп тора.

 

Ә менә иң күпсанлы 80 килограмм авырлыктагы үлчәү категориясендә барлыгы 14 көрәшче катнашып, татарлардан берәү дә призлы урыннарга чыга алмады. Тольяттилы Вячеслав Рудаков исә, үзенең үткән елгы уңышын кабатлап, тагын беренче урынны яулады. 90 килограммлы авырлыктагы үлчәү категорияләре арасында Ульян өлкәсенең Димитровград шәһәреннән килгән, сөлгеләр белән көрәшүдә дөнья чемпионы исемен йөртүче Владимир Зуйков, үткән елгы Тольятти Сабан туенда финалда җиңелү ачысын татыган булса, бу юлы бәхет аңа елмайды, һәм ул беренчелекне алды.

 

100 килограммлы авырлыктагы үлчәүдә Тольятти көрәшчесе Павел Чилингаровка тиңнәр табылмады. Дөрес, Димитровградтан килгән, күп сабантуйларның батыры Фәнис Җаббаров (ул моннан берничә ел элек Тольяттида үткәрелгән беренче Федераль Сабан туенда җиңеп, автомобильгә ия булган иде) җәрәхәт алуы сәбәпле, финалда катнаша алмады, һәм судьялар бу авырлыкта беренчелекне Павел Чилингаровка бирделәр. Аңа судьяларның уртак килешүе буенча шулай ук «җиденче» АвтоВАЗ автомобиле дә тапшырылды.

 

Ә менә 100 килограммнан да югарырак авырлыктагы үлчәү категорияләре арасында (аның үз авырлыгы 137 килограмм диделәр) беренчелекне әле бер атна элек кенә Казанда татарча көрәш буенча Бөтендөнья чемпионатында чемпион исеменә ия булган, Ижевскидан килгән Таһир Хуҗагалиев яулады. Ул Павел Чилингаровны да чиста күтәреп алып, аркасына илтеп салуга иреште. Аңа Сабан туеның төп призы – зур сарык тәкәсе бүләк ителде.

 

 Көрәш бәйгесендә катнашкан Сарман егетләре дә бүләксез калмадылар – алар арасыннан көрәшчеләрнең икесе – икенче, берсе өченче урыннарга ия булдылар.

 

Бүләкләрне тапшырганнан соң мин җиңүчеләрнең үзләре белән бераз сөйләшеп алдым. Павел Чилингаров үзенең 1985 елда Казахстанда тууын, ә Тольяттига гаиләләре белән күчеп килгәч, 1995 елдан бирле көрәш секциясендә шөгыльләнеп, Халыкара спорт мастеры исеменә лаек булуы турында әйтте. Ә Сабан туенда бу аның бүләккә беренче тапкыр автомобиль алуы икән.

 

 Таһир Хуҗагалиев үзенең тренеры Риф Хәбибуллин белән бергә 3 июльдә Ижевскида үтәчәк Федераль Сабан туенда көрәштә көч сынаячагы турында сөйләде.

 

– Бәлки, мин нәкъ шунда бүләккә автомобиль алуга ирешермен! – диде ул.

 

Бүләкләүләрнең ахырында Самараның атаклы көрәш остасы, СССРның атказанган спорт мастеры, Халыкара категорияле тренер Хәбил Бикташевка дәүләт бүләге – «Ватанга ышаныч күрсәтүе һәм халыкка бирелгәнлеге өчен» медале тапшырылды.

 

Ә быелгы Сабан туендагы көрәш бәйгесенең баш судьясы Хәбил Бикташев үз чиратында аксакал судьялар Шамил һәм Рәис Гайнулловларны, Евгений Аминовны, Валерий Капраловны истәлекле призлар белән бүләкләде.

 

Быелгы көрәш бәйгесе белән Тольятти Сабан туе да тәмамланды. Киләсе елга безгә ул нинди яңалыклар, нинди үзгәрешләр алып килер икән? Кризистан арынып, аякларга эленгән «герләрдән» тулысынча котыла алырбызмы? Тик ни генә дисәк тә, Сабан туе Тольяттида барыбер булачак, чөнки ул һәр татарның күңелендә яши, аңа көч өстәп тора.

 

 

 

100 килограммлы авырлыктагы үлчәүдә призлы урыннарны яулаган көрәшчеләр – (уртада) Павел ЧИЛИНГАРОВ.

 

 

Тольятти Сабан туеның абсолют батыры – Ижевски баһадиры Таһир ХУҖАГАЛИЕВ.

 

 

Тольятти Сабан туеның мөхтәрәм кунаклары...

 

 

Көянтә-чиләк күтәреп су ташуда кем өлгеррәк?

 

 

Аякка капчык киеп йөгерү.

 


Рәфгать ӘҺЛИУЛЛИН
Бердәмлек
№ |
Бердәмлек печать

▲ Өскә
Матбугат-инфо
Матбугат.ру
Ватаным Татарстан
Шәһри Казан
Бердәмлек
Рәшит Ваһапов фестивале
Камал театры
Тинчурин театры
Татар дәүләт филармониясе
Ирек мәйданы
Татарстан яшьләре
Кариев театры
Идел
Өмет
Татарстан китап нәшрияты
Милли Музей
Шаян
Татаркино
Ханский дом
Татар телен һәм ТР яшәүче халыклар вәкилләренең<br />туган телләрен саклау, үстерү мәсьәләләре комиссиясе
«Элита»