|
|
Бүген кемнәр туган
|
|
Архив
|
19.12.2019 Шоу-бизнес
Данир Сабировның концертында бомба кую турында хәбәр кайсы районннан килергә мөмкин булуы билгелеПопуляр җырчы, шоумен Данир Сабиров концертында килеп чыккан мәхшәр турында язган идек. Билгесез берәү шалтыратып, әллә чынлап, әллә Данирның концертын өзәргә теләп, "УНИКС" концертлар залында куркыныч хәл турында - бомба куелуы турында шалтырата. Халыкны - тамашачыларны һәм "УНИКС"та булган барча халыкны урамга чыгарырга туры килә. Данир Сабиров үзе дә яраткан тамашачылары янына чыга. Шунда ук халыкның кәефен күрә башлый, алар белән иске заманнардан калган "микрофон" аша аралаша. Хәвеф-хәтәр өчен борчылырлык сәбәп юк, дип әйткәч, халык - тамашачылар да, персонал да яңадан концертлар залына керә һәм концерт дәвам итә.
Беренчел мәгълүматлар буенча, шартлаткыч матдә куелган дигән шалтырату Мөслим районыннан килеп ирешкән. Әлегә ул номер "не доступен" икән.
--- |
Иң күп укылган
|