|
|
Бүген кемнәр туган
|
|
Архив
|
19.12.2019 Шоу-бизнес
"Проблемалар бар": Филүс Каһиров табибларга ни дип мөрәҗәгать итә
Кышка аяк бастык. Яңа ел якынлаша. Татарстанның “алтын тавышы” салкын тидермәс өчен үзен ничек саклый икән? – Әллә нинди мактанырлык ысуллар кулланган юк. Шулай да профилактиканы көздән башлыйм. Сарымсак, суган, помидорлы керән катнашмасы ашыйм. Лимон, цитруслылар белән дус мин. Балык мае эчәм, витаминнардан да баш тартмыйбыз. Балаларга суган, сарымсак ашатып булмый, балык маен бирәбез.
– Табибларга еш мөрәҗәгать итәсеңме?
– Еш димәс идем. Минем ашказаны белән проблемалар бар. Сару кайнаудан интегәм. Шуңа күрә камыр ризыклары ашамаска тырышам, ит, яшелчә белән туклану яклы мин. Җиләк-җимештән дә баш тартмыйм. Табибларга әнә шул сару кайнау белән мөрәҗәгать иткәнем бар. Кан басымым да уйнаштыргалый. Аны да тикшертеп торам.
– Филүс, һәр кеше үзе теркәлгән поликлиникада бушлай сәламәтлеген тикшертә, ягъни диспансеризация үтә ала. Әлеге тикшерүне үткәнең бармы?
– Диспансеризация сүзен синнән беренче ишеттем. Ни икәнен дә белмим.
– Күп артистлар гастрольләрдә ашказанын саклап булмаудан интегә. Төрле вакытта ашау начар йогынты ясый, диләр. Син ашказаныңны ничек саклыйсың?
– Саклыйсың инде. Артык күп ашамыйча, ешрак ашарга тырышасың. Төрлечә була, билгеле. Ә болай гастрольдәме, өйдәме – ашказанымны төп дошманы – камыр ризыкларыннан саклыйм.
Автор: Чулпан Шакирова
Язма "Акчарлак" газетасының архив саннарыннан алынды, 13 декабрь 2018 № 49
--- |
Иң күп укылган
|