|
|
Бүген кемнәр туган
|
|
Архив
|
18.12.2019 Мәдәният
Казанда "Плацебо" фильмының премьерасы уздыКазанның "Эрмитаж" концерт-холлында 12нче декабрьдә “Плацебо”фильмының премьерасы булды. “КиноМәүлид - 2109” проекты кысаларында төшерелгән тулы метражлы “Плацебо” фильмының төп максаты - дәгъват. Бу хакта “КиноМәүлид” театр-кинематография проектына һәм “Плацебо” тулы метражлы фильмына багышланган матбугат конференциясендә фильмның режиссеры Марсель Мәхмүтов белдерде. Әлеге проект Нияз хәзрәт Закиров җитәкчелегендә “Иман Нуры” мәчете тарафыннан, “Balmay”, “Nathional Holidays” компанияләре белән берлектә Казанның Совет районы хакимияте һәм Татарстанның Диния Нәзарәте ярдәме белән гамәлгә ашырылды. Оештыручылар бу эшне Аллаһ ризалыгы өчен эшләүләрен искәртә. "Кино-Мәүлид" өченче ел рәттән үз фильмнарында бик актуаль булган рухи, дини сорауларны яктырта. Хыяллар никадәр генә якты, ниятең изге булмасын, аларны чынга ашыру кешене шактый сынарга мөмкин, ирешү юлында очраган кыенлыклар кешене чыныктыра, башка күзлектән карарга мәҗбүр итә.
Фильмда Гүзәл Минакова-Сибгатуллина уйнаган төп героиняны да якын кешесе авыр сайлау алдына куя. Вакыйгалар максатка ирешү юллары үз-үзен аклый дигән ышаныч белән үрелеп бара.
--- |
Иң күп укылган
|