|
|
Бүген кемнәр туган
|
|
Архив
|
18.12.2019 Криминал
Карабодайга тезләндереп газаплаган баланың алдагы язмышы нинди булачак?Омск шәһәрендә 27 яшьлек ана һәм аның белән яшәүче 35 яшьлек ирнең 8 яшьлек малайны карабодай ярмасына тезләндереп җәфалаган. Бүгенгә шунысы билгеле: опека органнары малайны вакытлыча интернатка урнаштырырга карар иткән һәм баланың әнисе моңа ризалыгын биргән. Мәгълүм булуынча, малайны интектереп яшәткән үги әти кулга алынган. Ананы, шулай ук баланы да, психолог-педагоглардан торган төркем тикшерәчәк. Әгәр дә нәтиҗәләр уңай булмаса, хатынны ана хокукыннан мәхрүм итәчәкләр.
Табиблар малайның организмы йончыган булуын ачыклаган, аның тез башларына операция ясаулары билгеле. Таш бәгырьле ир белән хатын үз гаепләрен өлешчә генә таныган.
Фото: скриншот
--- |
Иң күп укылган
|