поиск новостей
  • 24.04 Хыялый, Тинчурин театры, 18:30
  • 24.04 "Муса. Моабит" Кариев театры, 11:00, 13:00
  • 26.04 Ай, былбылым! Тинчурин театры, 18:30
  • 28.04 Хыялый. Тинчурин театры, 17:00
  • 29.04 Кияү урлау. Тинчурин театры, 18:30
  • 30.04 "Шан кызы" Кариев театры, 12:00,14:00,18:30
Бүген кемнәр туган
  • 24 Апрель
  • Илсур Метшин - дәүләт эшлеклесе
  • Усман Әлмиев (1915-2011) - җырчы
  • Чулпан Хәйруллина - журналист
  • Миләүшә Сибгатуллина - журналист
  • Эльмира Зарипова - дәүләт эшлеклесе
  • Талия Миңнуллина - дәүләт эшлеклесе
  • Рауис Гәрәев (1949-2004) - галим
  • Телэче районы Шэдке авылында йорт сатыла, барлык унайлыклары булган. 89534073195
  • ИСЭНМЕСЕЗ. ЭТЭЧ САТАМ . ТЕЛ 89053184712
  • Казаннын Яна-Савин районында урнашкан 2 булмэле фатирга бер кыз эзлим. Бэясе 6500 сум 89376001290
  • Ассаляму алейкум! Казанда, центрга якынрак булган гостинка яисэ булмэ снимать итергэ телим. Риелторсыз. 89872312932 (ватсап)
  • Казан. Дәүләт органына тәрҗемәче кирәк, рус-тат, тат-рус. Эшләү бары эш урынында гына, 9:00-18:00. Эш урыны шәһәр үзәгендә. З/п уртача 36000 сум. Тел.299-15-58
  • Жэйге язшы сыйфатлы Лукойл нефтегаз очен тегелгэн, бер дэ киелмэгэн спецодеждалар бар. Костюмнар чалбары белэн, чалбарлар серым да бар, 44 размеры резин итек 500 сумга, СУ уткэрми торган перчаткалар хэм башка эйберлэр. Барсы да Казанда Павлюхин урамында. Кыйммэт тугел. Шалтыратыгыз я ватсапка языгыз. 8 927 036 61 07
  • Исэнмесез! Биектау районы Станция куркачида 2 булмэле квартира сатыла 60 кв,м. Электричкага якын. Казанга 50 км. Тел 89625632681.шалтыратыгыз.
  • Никах, юбилей,Туган кон,балалар бэйрэмен,торле кичэлэрне алып барабыз.8-4кэ хэтле шалтыратта аласыз.89393453961
  • Чистаидан иорт сатып Алам чистаинын узенэн 89274905164
  • 1 булмэле фатир моселман гаилэсенэ озак вакытка арендага бирелэ ЖК Салават купере. Собственник ( риелтор тугел!!!)89509488227.
Архив
 
04.06.2008 Шоу-бизнес

ДӘҮЛӘТСЕЗ ХАЛЫКНЫҢ ДӘҮЛӘТЕ ҖЫРДА ГЫНА КАЛДЫ

Берара рок, альтернатив музыканы мактау кызык иде. “Сак-сок”, Регина Сәйфи, Зөлфәт Хәкимнәр эшен хәзер Исмаил, Мубай, “ИттифакЪ” яки Илсөя Бәдретдинова дәвам итә. Мактап та торасы юк. Попса конвейеры “Татар радиосы”на дәрвиш җырчы Хәким хәтта гимн язды. Ә “Яңа гасыр” бунтар Бәдретдинованы җырлатып тора. Җырда күптөрлелек бар. Һәм шунда гына түгелме? Хәзер бит милли темага да ачык итеп язу шүрләтә. Сатылган, сытылган авылны яклаучылар да аз. Икътисадый, сәяси, халыкара темага теш үтми. Үтсә дә, андый газетаны сатып алучы бик аз булыр иде. Безнең “Коммерсант” газетасы кебек бүлеп алып укытырлык урыс телле 300 миллион укучы юк бит.

ҖЫРНЫҢ ЕРТЫГЫ ЮК

Ә җырны “чәйнәргә” була. Тик аңа без артык таләпчән түгелме? Халык яраткан Әлфинә, Иркә, Ләйлә яки Салават, Шамкай серен ачасы урында сүгеп, халыкны кемнән биздерәбез? Пугачева, Галкин, Киркоров үзе сорап та сүктертә хәзер. Әлфия апа Афзалованы да гайбәтләр халык каршыннан җибәртми. Заманасы шундый: начар реклама сәхнә кешесенә файдага. Ел саен “Татар җыры” фестивален сүгеп, аңа реклама ясала. Нәтиҗәдә, алар билет сата. Башка фестивальләргә кайчакны бушка да килмиләр.

Ләйлә Дәүләтова да ясый, аны сүгәләр, ә кичәләренә билет табып булмый. Хәзер берничә артист кына касса аша сата ала бит. Шулар арасына мескенлектә калган, модасыз саналучы шигърият кешесе керү – бомба!

 

ШАГЫЙРӘНӘ ДӘҮЛӘТ

Тукайны Дәрдемәнд кебекләр янында шагыйрьгә санамау булган.

“И матур! Мин янмас идем – яндыручы булмасаң;

Таммас иде җиргә яшьләр – тамдыручы булмасаң!” – дип яза белгән Апуш, халыкчанлык белән алдырган. Алтын приисклары булмаса да, шәһәр үзәгендә торып иҗат иткән. Нәширләр аны чират торып бастырган.

Бәлки: “Бу дөньяда сине кем иркәли соң?

Бәлаләрдән сине кем киртәли соң?” – дип һәр кешедән сорый алган Тукайны оныттыру авыр булгандыр. Бәлки, эшләренә ярагандыр? Совет чорында да Тукай мәктәпләр аша идол итеп ясалды. Әле дә аны хөкүмәт бастыра, ул тарала тора.

Тукайны мәгърифәтче автор Әхмәтһади Максуди кебек үк миллионлы тиражлы, иң зур кассалы автор дип санамыйм. Әмма ул шагыйрьләр шагыйре, әдипләр әдибе булып кала.

“Кышлар үтеп, яз көннәре килер исә,

Сахраларда йомшак саба җиле исә;

Аһ, бу көннәр гамьсез күңелләрне кисә,

Үткән гомер бер-бер искә төшә имди”.

Язлар һаман да Тукайча, тик аңа тиң әдипләр тумас, туса да күренмәс инде. Әдәбият сөю дәвере узды бит. Сорашыгыз: кайсы шагыйрь китабын ничә дистә (мең димим) данәдә сата?

Шулай да шигърият җыр аша гадиләшеп, сакланып тора әле. Бу ихтыяҗны XX гасырда Саҗидә Сөләйманова, Гөлшат Зәйнәшовалар сизә иде. Ә хәзер Резидә Вәлиева, Роберт Миңнуллин, Разил Вәлиев, Ләйлә Дәүләтовалар... Аларны чордашлары Тукайны сүккән кебек сүгә ала. Тозсызлар, мәгънәсезләр, наданнар дип. Шул ук сүзне замана җырчылары да ишетә ала.

Алар халык теләгәннән тирән, мәгънәле, акыллы булса, татар Пугачева белән Максимны, Сердючканы тыңлар иде. Тукай үз халкы янына түбәнгә төшә яки менә алган кебек, замана йолдызлары да халыкчан булырга тиеш.

Казанда узган концертында да Ләйләгә артык көчәнергә дә туры килмәгәндер: ул халыктан качмаган кебек.

Дөрес, бераз пафос та булды. Тамашачы аны Уфа, Актаныш ягына, шигърияткә хас экзотика итеп кабул итте. “Мунча ташы” белән Иркәгә күнеккәннәргә нәфис сүз тыңлату бераз “совок”лыкка да ошап калды. Йолдызлары да шундый иде: 70нче еллардан Фидан Гафаров, 80нче еллардан Хәмдүнә Тимергалиева. Ә кайчандыр Фидан да Илһам Шакиров, Флера Сөйләйманова фанатларына шок ясаган иде. Концертта алкыш җыйган Хәмдүнә дә үзен такмакчы дип атаулары турында искә төшерде. Тик аларны халык яраткан, дәүләт тә шуңа күнгән. Йолдызларны чыккан яки бик танылган вакытта сүгеп торалар да кассеталары сатылмый башлагач туктыйлар. Аларны Салават я Ләйлә кебек ат өстендәгеләр халыкка чыгармаса, кем чыгарыр?

Дәүләтова, совет яки фәлсәфи шагыйрьләрдән аермалы буларак, озын сүздән хали. Хәзерге җыр тиз һәм ачык сүзне көтә. Җыр язучының бәхете тар күңелләргә дә кереп оялауда. Ләйлә белем яки мәгълүматны интернет китергәндә, барча татар-рус китаплары бер дискка сыйган вакытта иҗат итә. Кесә телефоны, сериаллар, байлар – фәкыйрьләр, хыяллар – чынбарлык чоры кешесе теләгәнне гади итеп әйтә.

“Гомерең буе яшә син

Бәхет белән янәшә.

Яратасың килеп ярат,

Яшисең килеп яшә!” – ди замана җыры.

Ә йөз ел элек, шагыйрь:

«Сиңа, дустым, бу сүз ахыргы сүзем:

Үзеңне сөй! Ярат үзеңне-үзең!» – дигән иде.

Концертына мин шоу-бизнес, базар кануннарын, замана кешесе зәвыгын аңлар өчен бардым. Тәнәфестә китапларын чират торып алдылар. Сатучы: “Бетте, ике йөз фәләнгә өч йөзне саттым”, – диде. Ә башка шагыйрь китабы шул 300 данә басыла да складта тузан җыя. Аларны беркем дә укымый дип тә әйтсәм, рәнҗемәсләрме? Ә хатыннары, урыс телле балалары, оныклары? Якыннары да укымаган татар шагыйрьләрен ник халык укысын? Ә Дәүләтованың ике йөз сум фәлән торучы китабы кибеттә дә күренми. Алып бетергәннәр. Яза һәм саттыра белә. Халык яратуын, рейтингны тагын ни дәлилли ала?! Кырыс базардан да төгәлрәк бәя бармы?

Тукайны халкы китабын, газеталарын тере акчага сатып алып яшәткән. Замана җырын да билет, кассета, китап, СМС, постер, газеталар яшәтә. Ә үзен акыллы яки талантлы санаучыларны мәҗбүриләп укытуны дәүләт яки зур спонсор гына башкара ала. Дәүләтова, Салават кебек уңышлы проектлар исә иганәчегә түгел, ә кулланучыга юнәлгән.

 

ДӘҮЛӘТТӘН ТЫШ ПРОДЮСЕР

Бер урынына ике концертка зал туплавы халыкчанлыгын гына искәртми. Ул әле яхшы, үҗәт оештыручы да икән. Сәхнәдә тулы бер фестиваль ясап, Ләйлә Фидан, Хәния, Айдар, Хәмдүнә, Венера кебек эре йолдызларны бер сәхнә алдына һәм артына туплаган. Иганәчеләр дә күренмәде. Димәк, үзе ерып чыккан. Ул – бизнесмен.

Эшлеклелек аңа телетапшыруы “Адәм белән Һава”ны ясарга да ярдәм итәдер. Түбән рейтинглы, ни татар, ни урыс булмаган каналда халыкчан продукт ясау зур тырышлык сорый. Тар җилкәле бер кыз дәүләт ирләре эшен башкара. Концертында берничә җыр да башкаруы бер мавыгуы, шаккаттыризмы итеп кабул ителде. Галкин, Гальцев, Зайцев яки Фәрит Мөхәммәтшин, Миләүшә Айтуганова, Зилә Вәлиева – җырчы түгел, ә җырлыйлар, халыкка кызык дип. Аю биетеп күрсәтмәсәң, шаккатырмасаң, кем килсен синең тамашаңа?

Җыр язучы Ләйлә фаннары арасында җырчы Ләйләне ишетергә теләмәүчеләр дә бар. Шунысы рәхәт: мәҗбүри түгел.

 

БАЛАЛАР ДӘҮЛӘТЕ

Дәүләтова китабы “җитди” басмага охшамаган. Укалы-затлы, кирпеч калынлыгында түгел. Ул бала-чага яки яшүсмер дәфтәре кебек. Бизәлеш, төсләр шуларга тартым. Кызлар истәлек дәфтәрен шулай тутыра иде. Бит саен бер рәсем яки фото ябыштыра, текст сала, җылы яки хисле сүзләр яза. Ләйлә зәвыгында, образында заманча бизнес апаларына охшамаган. Аның төрле-төрле күлмәк киеп фотога төшүе дә балалыкта калуын, иркә кыз, курчак уйнаучы бала кебек булуын күрсәтә. Китап психология анализына бирелә алыр иде.

Ә поп-индустрия шулар, кешеләрнең иң кадерле нәрсәләре: балалар, оныклар корбаны. МТV яки МУЗ-ТВ каналын караучылар, “Татар радио”сына СМС салучылар кем? 10-18 яшьлекләр! Урам тутырып “эмо” булып йөрүчеләре дә шул кызлар. Мәктәптә тырышып укучылары да, редакцияләргә шигырь яки хат язучылар да шулар. Кыз балалар, гадәттә, актив була. Ләйлә дә шулар кебек чабып йөри, тырыша, хыяллана шикелле.

Тиз арада зур үсәргә, принц табарга теләүчеләр кайчандыр Фидан Гафаровка, Мөслим Могамаевка, Салаватка яки Айдарга гашыйк булган. Бүген алар төшенә Салават Миңнеханов, Шәкүр, Булат Нигъмәтуллин керә ала. Шоу-бизнес яшьләр модасына эшли. Иң матур киемне дә җилкенчәк кия, мадамнар түгел. Алар өчен мода, дискотекага йөрү, туслану, колакта плеер йөртү, телефонга музыка яздыру бик мөһим әле. Яшьләре шундый. Хыяллары да сусыл, самими. Ләйлә алар белән бергә җырлый.

“Ходай биргән мәхәббәтне

Чит-ятлардан якла син!”

Теге гасырдагы Тукай да бер нарасый малай булып кала алган. Шуның белән бәгырьләрне яулаган. Бүген хисләр саеккан чорда Дәүләтова да иҗатында бер cамими бала яки хиcчән хатын-кыз булып кала. 

 

Фотода: “ИттифакЪ” төркеме.

Алия САБИРОВА фотосы.


Амил НУР
Безнең гәҗит
№ 22 | 04.06.2008
Безнең гәҗит печать

▲ Өскә
Матбугат-инфо
Матбугат.ру
Ватаным Татарстан
Шәһри Казан
Бердәмлек
Рәшит Ваһапов фестивале
Камал театры
Тинчурин театры
Татар дәүләт филармониясе
Ирек мәйданы
Татарстан яшьләре
Кариев театры
Идел
Өмет
Татарстан китап нәшрияты
Милли Музей
Шаян
Татаркино
Ханский дом
Татар телен һәм ТР яшәүче халыклар вәкилләренең<br />туган телләрен саклау, үстерү мәсьәләләре комиссиясе
«Элита»