|
|
Бүген кемнәр туган
|
|
Архив
|
17.12.2019 Хәвеф-хәтәр
Татарстанда дүрт кеше машина белән боз астына төшеп киткән (ФОТО)17 декабрь Минзәлә районында дүрт кеше боз астына төшеп киткән. Алар елгага автомобиль белән чыкканнар, дип хәбәр итә ТР Гадәттән тыш хәлләр министрлыгы. «112» хезмәтенә ике яшь егет һәм ике кызның «Нива» автомобиле белән бәла-казага очравы турында вакыйга шаһитлары шалтыратып хәбәр итә. Бәхеткә, фаҗига булмый кала: зыян күрүчеләр судан мөстәкыйль рәвештә чыга – аларны өйләренә туганнары алып китә. Коткаручылар Минзәлә елгасындагы ярдан өч йөз метр ераклыкта боз астына киткән машинаны тапкан. Зыян күрүчеләрнең шәхесләре ачыклана.
--- |
Иң күп укылган
|