|
|
Бүген кемнәр туган
|
|
Архив
|
17.12.2019 Хәвеф-хәтәр
“Пока, кадерлем” диде һәм китте” - 17 яшьлек кыз югалганКраснокама районының Николо-Березовка авылында 12 декабрь көнне Диана Хуҗина өеннән чыгып китеп югалган. Кыз Нефтекама педагогия көллиятендә белем ала, әле сәламәтлеге буенча академик ялда. Диананың әтисе Марат түбәндәгеләрне сөйләгән: “Ул көнне Диана 6 яшьлек энесе белән өйдә иде. 14.00-18.00 вакыт аралыгында кызның әнисе өйдә булмый. Диана әнисе кайтуга өйдә торачакмын дип вәгъдә бирә. Әмма әнисе кайтуына кыз чыгып киткән була. Малай исә: “Диана мине үпте дә, “пока, кадерлем” диде. Һәм китте”, - ди.
Кызның әти-әниләре полициягә гариза язалар, йөргән егете турында да барлык мәгълүматларны бирәләр.
“Быел яз көне ул ике көнгә югалган иде, өченче көнгә кайтты. Өйдә җәнҗал-фәлән дә булмады. Гаиләдәге мөнәсәбәтләр тигез һәм стабиль иде. Күптән түгел генә Диана дәваханәдә ятып чыкты. Бишенче көн кайтмый инде, анык өчен кайгырабыз”, - ди гаилә башлыгы.
Кызның билгеләре: буе - 170 см, ябык гәүдәле. Югалган көнне кыз алсу төстәге куртка һәм ак снуд кигән булган.
Кем дә кем Диананы күрсә, яисә аның хакта берәр мәгълүматка ия булса, 8-987-02-050-16 (Марат Хуҗин) номерын җыю яисә полициягә шалтырату сорала.
Автор : Шакирҗанова Әлфия
Чыганак: bashinform.ru
Фото: Социаль челтәрләрдән.
--- |
Иң күп укылган
|