поиск новостей
  • 29.03 "Рөстәм маҗаралары" Кариев театры, 13:00
  • 29.03 "Кияүләр" Тинчурин театры, 18:30
  • 30.03 "Кәҗүл читек" Кариев театры, 11:00
  • 30.03 "Тапшырыл...ган хатлар" Кариев театры, 18:00
  • 30.03 ПРЕМЬЕРА "Флешка, рэп һәм мәхәббәт"Тинчурин театры, 13:00 һәм 17:00
  • 31.03 "Шәй-бу, шай-бу" Кариев театры, 18:00
  • 31.03 "Өч аршын җир" Тинчурин театры, 17:00
  • 02.04 Хан кызы Турандык. Тинчурин театры, 18:30
  • 03.04 Гомер буе сине көтәм. Тинчурин театры, 18:30
  • 04.04 Кияү урлау. Тинчурин театры, 18:30
  • 05.04 Гастрольләр: Тайна замка на холме. Хакасский национальный драм.театр. Тинчурин театры, 11:00 һәм 13:00
  • 05.04 Гастрольләр: Ханума. Хакасский национальный драм.театр. Тинчурин театры, 18:30
  • 06.04 Гастрольләр: Мастер и Маргарита. Хакасский национальный драм.театр. Тинчурин театры, 17:00
  • 07.04 Гастрольләр: Мелодия коралловых бус. Хакасский национальный драм.театр. Тинчурин театры, 17:00
  • 09.04 Җилкәнсезләр. Тинчурин театры, 13:00 һәм 18:30
  • 10.04 Синең хакта… Тинчурин театры, 18:30
  • 11.04 Ядәч! Исемдә! Бер гаилә трагикомедиясе. Тинчурин театры, 18:30
  • 12.04 Флешка, рэп һәм мәхәббәт. Тинчурин театры, 18:30
  • 13.04 Яратам! Бетте-китте! Тинчурин театры, 17:00
  • 14.04 Полиционер. Тинчурин театры, 17:00
Бүген кемнәр туган
  • 29 Март
  • Шәкүр - җырчы
  • Рөстәм Абязов - дирижер
  • Илфат Фәйзрахманов - журналист
  • Мөхәммәт Сабиров (1932-2015) - дәүләт эшлеклесе
  • Айгөл Хәйри - җырчы
  • Ринат Хәйретдинов - көрәшче
  • Никах, юбилей,Туган кон,балалар бэйрэмен,торле кичэлэрне алып барабыз.8-4кэ хэтле шалтыратта аласыз.89393453961
  • Чистаидан иорт сатып Алам чистаинын узенэн 89274905164
  • 1 булмэле фатир моселман гаилэсенэ озак вакытка арендага бирелэ ЖК Салават купере. Собственник ( риелтор тугел!!!)89509488227.
  • Сдается 2-х комнатная квартира по ул. Ф.Амирхана порядочной семье на длительный срок. В квартире есть мебель, рядом остановка, магазины, рынок. Только граждане РФ без животных!!! 8-965-584-66-30 собственник.
  • Продаю листы нержавейки 530х630, толщина 3,5мм, запчасти на УАЗ.тел 89178553159.
  • Коттедж төзэргэ кирэк казанда минэм номер 89274905164
  • Баян сатыла. Казан. Тел.:89003238614
  • татар теленең аңлатмалы сүзлеге сатыла, 3 томда, Казан, Татарстан китап нәшрияты, 1981 ел. тел.8 919 647 47 91
  • Казанда оч булмэле фатирнын залына тэртипле кыз эзлим. Бигичев урамы. Риелторсыз 89600347300
  • Исэнмесез! Бенто тортларга hэм капкейкларга заказлар кабул итэм! Казан шэhэре. 89377708700 Динара.
Архив
 
16.12.2019 Җәмгыять

"Клоунга охшатам мин аны. Җырлыймыни ул, шыңшый гына бит!”

Безнең Чаллыда яшәүче балалар Казаннан килгән артистларның бер концертын да калдырмыйлар диярлек. Олы оныкны да (аңа 8 яшь) үзләре белән алалар. Кечкенәсен дә бер-ике концертка алып барганнар иде дә, андагы көчле тавышка түзә алмаган бала, шуннан соң концертларны телевизордан гына карый.

Оныклар (икесе дә малайлар) татар эстрадасы җырчыларының күбесен беләләр, аларга кушылып та җырлыйлар әле. Чөнки өйләрендә телевизордан күбрәк татарча программалар карауга өстенлек бирәләр.
 
Эльвин Грей (Радик Юлъякшин) концертына барганнар бервакыт. Олы оныгым Илдарга концерт бик ошаган. Ул булып җырлап, кыланып та күрсәтте әле безгә. “Кит инде, аның концертының нәрсәсе әйбәт булсын! Клоунга охшатам мин аны. Җырлыймыни ул, шыңшый гына бит!” – дип тәмам бетереп ташладым мин хәзерге заман яшьләренең кумирын. “Юк, әни, син дөрес әйтмисең, – дип сүзгә кушылды киленебез. – Аның энергетикасы (табалар бит сүзен дә!) көчле! Концертына барган булсаң, син дә тик кенә утыра алмас идең. Аның үзен барып күрергә, тыңларга кирәк. Киемнәре, сәхнә ялык-йолык килеп тора. Игътибар итеп тыңла әле син аны: аның моңы бар бит!” – ди. Хәзерге яшьләр авызыннан, бигрәк тә шәһәрдә үскән бала авызыннан “моң” сүзен ишетүгә күңелләрем тулып китте хәтта!
 
Чынлап та, Радикның үзенә генә хас моңы бар икән бит! Татар белән башкорт күңеленнән саркып чыккан моң кушылмасы! Аның башкаруындагы җырларны игътибар белән тыңлый башлагач, шундый нәтиҗәгә килдем. Без бит берәүне хурлый башласалар, тикшереп-нитеп тормыйча, дәррәү хурлаучылар армиясенә кушылабыз. Тукта әле, ничек микән бу, кеше белеп сөйлиме, әллә белер-белмәс килеш кемнеңдер тегермәненә су гына коямы дип уйлап та карамыйбыз. Ә уйларга кирәк!
 
Кыяфәте, киенүе белән алак-шалаграк күренсә дә, ниндидер сөйкемле сөяге бар бу баланың. Эчкерсез елмаюы, балаларча беркатлы кыяфәте ниндидер тарту көченә ия. Сигез мең кешелек залны тутырып, аншлаг белән концертлар куя ала икән, яшьләрнең кумирына әйләнгән икән, димәк бу җырчыда нидер бар.

Әле шушы арада гына радиодан, “Үзгәреш җиле” проекты үзенең дүртенче сезонын башлый дип хәбәр иттеләр. Хәзер кем иренми шул “Үзгәреш җиле”н хурлый диләр бит. Максатым – хурлау түгел, ә бәлки бу проект турында үз фикерләремне генә белдерәсем килүем. Заман сулышы өрәбез дип, ни өчен халык җырларын ботарлыйлар икән? Кайбер башкаручыларның кайсы җырны җырларга маташуларын аңлап булмый хәтта. Һич курыкмыйча әйтә алам: бу – татар халык җырларындагы моңны сытып чыгару проекты.
 
Проектның максаты татар җырын джаз стилендә башкарып дөньяга таныту диләр. Нигә, үзебезнең композиторларыбызның джаз стилендә язылган җырлары юкмы әллә? Белүемчә, байтак андый җырлар. Заманында (узган гасырның сиксәненче еллары тирәсе) татар эстрадасында Регина Сәйфи дигән җырчы бар иде. Ул нәкъ менә татар композиторларының әсәрләрен джаз стилендә башкарды. Әле дә колагымда аның башкаруында “Эзләдем бәгърем сине” җыры яңгырап тора. Совет чорында аның иҗаты хуплау тапмадымы, әллә бүтән сәбәпме – Регина Сәйфи кинәт кенә “югалды” .
 
Хәзер ирек бит. Нигә композиторларыбыз джаз музыкасы иҗат итмиләр? Нигә җырчыларыбыз үзләренең репертуарларын төрле жанрдагы әсәрләр белән баетмыйлар? Әлбәттә, бөтен җырчы да моны эшли алмаска мөмкин, ләкин арада андыйлар да бардыр бит. Бу концертны үткәрү байтак суммага төшә диләр. Шунысы бар: бу проект үзен-үзе аклыймы икән?
 
Бәлки проектның исемен үзгәртергә кирәктер дигән фикерләр дә яңгырый. Исем үзгәртү белән генә файда булмас, җисеме шул килеш калса. Ни булса да, быелгы сезон башланырга күп калмады бугай. Киленем әйткәндәй, әллә анысын да үзең барып карарга кирәкме икән?
 
Гөлфия МӨХӘММӘТГӘРӘЕВА. Мөслим районы, Тегермәнлек авылы.
Фото: Татар-информ

---
Татарстан яшьләре
№ --- | 16.12.2019
Татарстан яшьләре печать

▲ Өскә
Матбугат-инфо
Матбугат.ру
Ватаным Татарстан
Шәһри Казан
Бердәмлек
Рәшит Ваһапов фестивале
Камал театры
Тинчурин театры
Татар дәүләт филармониясе
Ирек мәйданы
Татарстан яшьләре
Кариев театры
Идел
Өмет
Татарстан китап нәшрияты
Милли Музей
Шаян
Татаркино
Ханский дом
Татар телен һәм ТР яшәүче халыклар вәкилләренең<br />туган телләрен саклау, үстерү мәсьәләләре комиссиясе
«Элита»