|
|
Бүген кемнәр туган
|
|
Архив
|
16.12.2019 Шоу-бизнес
Лилиана Ирназарова: Әти: “Өйгә кайтып йөрмә”, – дидеЛилиана Ирназарова күпләргә сәләтле җырчы буларак кына түгел, оста алып баручы буларак та таныш. Берничә ел Башкортстанның “Туган тел” телеканалында эшләгәннән соң, кисәк кенә аннан китәргә булган. Әле Татарстанда ул, әле үзенең туган ягында. Бигрәк “ут кеше” инде үзе. – Телевидениедән бөтенләйгә киттеңме, Лилиана?
– Оештыручы эшеннән киттем. Әмма “Туган тел” һәм “ТМТВ” телеканалларында тапшырулар алып барам. Шуны аңладым: мин – беренче чиратта җырчы һәм җырчы буларак үсәсем килә. Эшемне яраттым, әмма аны гастрольләр белән берничек тә берләштереп булмый.
– 30 якынаюы сизеләме соң?
– Юк. Элек минем өчен 30 яшьлек апалар картлар сыман иде, ә хәзер бөтенләй башкача уйлыйм. Йөрәгем унсигездә түгел, ундүрттә. Мин әле дә шундый “безбашенный” яшүсмер.
– Үзең үзгәрмәсәң дә дөньяга караш, кешеләргә мөнәсәбәт үзгәрәдер?
– Әлбәттә. “Ал күзлек”ләр салына, кешеләрнең тышкы дөньясына түгел, эчкесенә карый башлыйсың. Әмма дөньяга караш елдан-ел үзгәрсә дә, күңел гел яшь кала. Кемдер “апа” дисә, “апа димәгез, Лилиана мин”, дим. Апа дигәннәрен яратмыйм.
– Ирең кем дип эндәшә?
– Безнең ирем белән “зая”, “малыш” дигән нәрсәләр юк. Миңа калса, ир хатынына мөнәсәбәтен йомшак сүзләр белән түгел, кылган гамәлләре белән белдерергә тиеш.
– Син гастрольдә, ирең эштә, ә балалар кем белән?
– Әтиләре аларны мәктәпкә, балалар бакчасына илтә, аннан алып кайта. Ә кич белән минем әниләргә илтеп куя, чөнки кичен үзебезнең ресторанга китә. Ресторан эшен гел тикшереп торырга кирәк.
– Балаларның үскәннәрен дә күрмәдем, дип үкенерсең бит...
– Шул балалар дип тырышабыз бит. Шуларның торыр җирләре, машинасы булсын дибез. Аларга берәр фатир алдык. Инде шул фатирларны түләргә кирәк. Миңа бүген аена бер матур күлмәк, бер туфли һәм көндәлек ашарыма булса, шул җитә, башка нәрсә кирәк түгел. Балалар без күрмәгәнне күрсен, без ашамаганны ашасыннар дип тырышабыз.
– Балаларга фатир, машина алу бер нәрсә. Тәрбия дигәне бар бит...
– Тәрбия өчен безнең гаиләдә әнием һәм әтием җавап бирә. Балаларның әби-бабай тәрбиясендә үсүенә үкенмим. Үземә бик җитди тәрбия бирделәр, 18 яшемә кадәр беркая чыга алмадым.
– Татарстанда еш күренә башладың. Бездә танылу авырмы, Башкортстандамы?
– Башкортстанда җиңелрәк, чөнки бездә артистлар аз. Ә Татарстанга чыксаң, югалып калу ихтималы бар.
– Куркытамы?
– Курыкмыйм. Мин, гомумән, холкым буенча егәрле ат. Беркайчан, бернәрсәдән курыкмадым. Мин бик туры сүзле кеше, ошамаса, өлкән буын кешесеме ул, кечкенәме – дөреслегемне сизсәм, өч хәрефкә дә җибәрә алам. Түзеп тора торган кеше түгелмен. Әгәр кешене яратсам, үлеп яратам. Булышсам, чын йөрәктән булышам.
– Стресслар еш буламы?
– Тышкы яктан көчле булып күренсәм дә, күңелдә без һәрберебез юаш. Утырып елаган вакытлар да була, ләкин аларны беркем күрми.
– Ачу саклап йөргән вакытларың бармы?
– Элек бар иде, хәзер нумерология укыйм, психология өйрәнәм. Биткә чыккан бетчәләр, тире проблемалары, чәч коелу – болар барысы да үпкә һәм ачу саклаудан икән. Әйтәсе килгән сүзебезне әйтмибез, эчкә җыябыз. Алай ярамый. Хәзер кәгазь алам да кешегә әйтәсе килгән сүзләремне язам. Бөтен уйлаган фикеремне язам, яндырам да ыргытам. Бу психология буенча шулай. Җиңеләеп каласың.
– Сәхнәгә кайттым, дидең. Өметләрең зурданмы?
– Зурдан. Әмма алдан кычкырасым килми. Моның өчен беренче чиратта үзем, репертуар, кием өстендә эшләргә кирәк.
– Соңгы арада ачык киемнәрне ешрак кия башладың әле.
– “Музыкаль десант”ларда җырлап йөргәндә тагын да ачыгракны кия идем. Аннан ябык, озынны кидем. Валентин Юдашкин, Коко Шанельне карыйм. Ошаганнарын сайлап, үземә эскиз ясыйм. Беркайчан да күкрәк күрсәтеп чыкканым булмады. Хәзер аякны күрсәтә башладым, чөнки бервакыт “Лилиана Ирназарованың аягы кәкре, ул шуңа итәк кенә кия”, – дип язганнар иде. Мин әйтәм, “Мә, карагыз, туп-туры ул, төп-төз”.
– Кулыңдагы татуировканы кайчан ясаттың?
– Бу – юләрлек. Улыма бер яшь булгач эшләттем. Моны ясаганда: “Кына нигезендә була, күп булса өч ел торыр”, – дип алдадылар. Әле ул бетәргә уйламый. Аны, Алла боерса, өченчегә барып кайткач, лазер ярдәмендә бетертәм. Сәхнәгә чыкканда татуировкамны капларга тырышам. Капламасам, күренмәслек итеп җырлыйм.
– Пирсинг та бар иде бит синең...
– Белмәгәннең – беләсе, күрмәгәннең күрәсе килә, ди бит. Минем кендектә дә, борында да бар иде. Кашны да тиштерәм дигәч, әти: “Өйгә кайтып йөрмә”, – диде. Шуңа тиштермәдем анысын. 19 яшь иде миңа ул вакытта. Ә болай башка җирләрем үземнеке. Тирә-ягымда иреннәрен кабартып, борыннарын кечерәйтеп йөргән кызлар бар. Әлегә үземә ошыйм, ирем канәгать.
***
Әңгәмә "Акчарлак" газетасының архив саннарыннан алынды, 13 декабрь 2018 № 49
--- |
Иң күп укылган
|