|
|
Бүген кемнәр туган
|
|
Архив
|
16.12.2019 Шоу-бизнес
Данир Сабировның әнисе: “Матиз” алып биргәнгә дә рәхмәт!”Азнакайга кайткач, Данир Сабиров хатыны Миләүшә белән бергәләп, әнисенең “Матиз” машинасында “тест-драйв” уздырган: Флүзә ханымнан интервью ала-ала, видео төшергәннәр. Миләүшә:
– Машина ошыймы, әни?
– Ошый. Иң мөһиме: җыйнак, экономичный. Әйбәт йөри.
Миләүшә:
– Улыгыз – популяр артист. Акчасы да бардыр. Ник яхшыракны алып бирми?
– Монысына да рәхмәт! Үзләренең дә тормышлары бар. Хатыны бар, балалары... Үзләренә күрә чыгымнары... “Матиз”ы да иске түгел, биш ел гына йөрим әле.
Данир:
– Кызыл төстәге, бәләкәй “Киа Пиканто” карарга кирәк. Мин вәгъдә бирдем... Булыр, Алла боерса! Әйтегез әле, менә шушындый “йолдыз”ның әнисе булу авырмы?
– Юк, мин сине йолдыз дип күрмим бит. Улым син, улым...
***
Язманы "Акчарлак" газетасының яңа 47 нче саныннан укый аласыз.
--- |
Иң күп укылган
|