|
|
Бүген кемнәр туган
|
|
Архив
|
14.12.2019 Җәмгыять
Үз-үзенә кул салган табибның соңгы сүзләре нинди булган?Кичә Әбҗәлил районының Аскар үзәк дәваханәсе баш табибы урынбасары Артур Гарраповны соңгы юлга озаттылар. - Без бу хакта ишеткәч, авария булгандыр, дип уйладык, ирем шунда ук Уфадан районга китте, - дип сөйләгән аның туганы Дилбәр Гаррапова. – Ул үз гаиләсен бик яратты, хатыны белән искиткеч балалар тәрбияли иде. Суицидның сәбәбе нәрсә булуын күз алдына да китерә алмыйм.
Артур, БДМУның дәвалау факультетын тәмамлаганнан соң, туган ягына, Аскар авылына кайта. Анда аның әти-әнисе дә табиб буларак ихтирам яулаган. Артур Фәнил улы Үзәк район дәваханәсендә 2012 елдан бирле эшләгән, хезмәттәшләре сүзләренә караганда, үз һөнәренең остасы булган.
- Артур Фәнил улы кебек табиблар Әбҗәлил районы өчен зур табыш иде. Ул безнең яраткан хезмәттәшебез һәм районның иң яхшы табибы булды, - диләр аның хакында.
Ул социаль челтәрдәге битендә кыска, әмма аңлаешлы статус бастырган. "Авырмагыз!" дип язган ул...
Автор: Резида Валитова
--- |
Иң күп укылган
|