|
|
Бүген кемнәр туган
|
|
Архив
|
17.06.2010 Җәмгыять
РАМИЛ ГАЛИ: “КАЙВАКЫТ ФОТОАППАРАТ ТӨЙМӘСЕНӘ БАСА АЛМЫЙМ” (ФОТО)Мәскәүдә чыгучы “Комсомольская правда” газетасы фотографы Рамил Гали – безнең якташыбыз. Илдәге иң зур басмаларның берсендә эшләү авырмы? Эксклюзив фото өчен күпме түлиләр? Бер кадр өчен нинди корбаннарга барырга туры килә? Рамил әфәнде белән шул турыда сөйләштек. – Рамил әфәнде, белүебезчә, карьерагыз Казанда башланган?
– Әйе, мин “Вечерняя Казань” газетасында штаттан тыш фотограф булып эшләдем. Штатка эләгүе бик авыр иде. “Татарстан яшьләре”ндә бер урын бушагач, мине шунда алдылар. Эшләве бик кызык булды, һәрвакыт диярлек юлда. Редакциядән ике көн чыкмый яту җинаятькә тиң иде. Эшнең беренче көннәрендә Апас районына киттек шулай. Кыр эшләрен төшерергә кирәк. Анда шундый күренешкә тап булдым: комбайнчы юлында яраланган кошны күреп, машинасын туктатты да җиргә төшеп, кошны кулына алды. Күңелгә үтеп керердәй күренеш иде бу. Шушы кадрлар белән редакциягә кайттым. Ләкин баш мөхәррир, фотографияләремә бер генә күз салды да, чүп чиләгенә ыргытты. Илдәге сәяси мохит башка төрле кадрлар таләп иткән икән. Шулай да күпмедер вакыт үткәч, әлеге фотолар белән бик абруйлы “Советское фото” журналындагы конкурста отып, баш мөхәррирнең хаклы булмавын исбатладым.
– Мәскәүдә кайчаннан бирле эшлисез?
– 2000 елдан. Эш табуы бик кыен иде. Мин ул чакта иң начар дип саналган фатирда тордым. Ашарга беткәч, пленкаларымны сатарга мәҗбүр булдым. Җитте, кире кайтып китәм дигәндә генә башыма бер уй килде – “Московский Комсомолец”ның баш мөхәррире урынбасары Рамил Фәйзетдиновка шалтыраттым. Аларны төсле фотография кызыксындыра икән. Һәм мин ныклап төсле фотоны өйрәнә башладым. Төп игътибар сурәттә булсын өчен, телевизорны ярты ел тавышсыз гына карадым. Кызым миңа ул чакта бик сәерсенеп карый иде.
– Минемчә, ул елларда төсле фотография күбрәк “сары” матбугат өчен кирәкле булгандыр.
– “Сары” матбугат бар һәм ялтыравык, ягъни «глянцевый» матбугат бар. Бер үк медальнең ике ягы бу. Икесе дә үзенә күрә ялган. Ялтыравык басма тормышны күпертеп, шомартып күрсәтә. Мәсәлән, мин кешене өенә барып төшерәм ди. Соңыннан бу өй аның бай дустыныкы икәне ачыклана. Тарихи дөреслек бозыла. Караченцевның ялтыравык журналда бирелгән фотографиясе, мәсәлән, ул авариягә эләккән чагына кадәрге кыяфәтеннән күпкә яхшырак. Алай ярамый бит инде. Килешәм, кешене начар хәлдә күрсәтергә кирәкми, ләкин аннан “курчак” ясау да дөрес түгел. “Сары” матбугатта исә кеше үзен күрүләрен теләми, ә халыкның күрәсе килә. Нәтиҗәдә фотографияләр ничек бар, шулай бирелә. Шуңа күрә кайвакыт аның сыйфаты да начаррак була. Ялтыравык басма зур тиражлы түгел, ә “сары” матбугатны бөтен җирдә яратып укыйлар.
– Кулыгызның фотоаппарат төймәсенә басудан “баш тарткан” чаклары булдымы?
– Әйе. Кайвакыт басмыйм төймәгә. Чөнки намусым кушмый. Аннары: “Менә ник басмадым инде! Шундый шәп кадр буласы иде!” – дип үземне тиргәп йөрим.
– Үзегезне “папарацци” дип атауларын ничек кабул итәсез?
– Кем соң ул папарацци? Башта шуны ачыкларга кирәк. Миңа танылган кешеләрнең тормышы кызыклы. Һәм кемдер берәр чарада исереп, ямьсезләнеп йөри икән, мин моны объектив аша күрсәтәм генә. Чөнки бу минем эшем. Әмма кешечә мөнәсәбәтләр дигән нәрсә дә бар бит әле. Мин күп кенә йолдызлар белән дус. Бервакыт Земфира килде дә: “Карале, минем машинаны төшермә әле, зинһар. Алайса иртәгә үк урлаячаклар”, - ди. Һәм мин төшермәдем, аның хәленә кердем. Ягъни һәр ситуациядә матур гына сөйләшеп, килешеп була. Ә фотографның максаты – яңалыкны беренче булып җиткерү. Кем өлгеррәк – шул ота, шуның тиражы үсә, акчасы арта. Укучылар эксклюзив күп булган басманы сайлый. Шунысын онытмагыз, папараццилар хәрби фотограф булып та эшли бит. Автоматмы синдә, озын объективмы – снайпер карап тормый. Бесландагы фаҗига вакытында бер дус фотографыма хатыны шалтырата: “Син кайда?” “Кунакханәдә ятам”, – ди тегесе. Ә трубкага шау-шу, елау тавышлары ишетелә. “Аңлыйм”, – ди инде хатыны, нишләсен. Бернишләп булмый, чөнки эшебез шул. Папараццилар маена чыдаша алмый инде, рәхәттә яшиләр, диючеләр бу эшнең нинди зур һәм катлаулы хезмәт икәнен күз алдына да китерми. Папарацци – кинодан кереп калган сүз. “Сары” матбугат үз икмәген бик катлаулы эшләр башкарып, тир түгеп, эшләп ала.
– Төшергәннән соң үкенгән чакларыгыз да бардыр инде?
– Булгалый. Бер мисал. Марат Сафин дустына телефоныннан ялангач кызлар күрсәтә. Журналист моны төшер диде, мин төшердем. Берзаман гәзиттә шушы фото “Марат в отсутствии подружки просматиривает порнушки” дигән язу белән дөнья күрде. Өч көн елап йөрдем! Нигә моны төшердем инде? Йолдызны уңайсыз хәлдә калдырдым бит. Андый очраклар еш була. Абдуловны төшерергә килдек, ул бик каты авырый. Моны башкарып чыгу өчен бер команда тупланды, җентекләп әзерләнделәр. Минем дә үз вазифам. “Юк, төшерә алмыйм”, дигәч, бөтенесе шок хәлендә калды. Авыру кешене төшерә алмыйм. Бәлки, бу аның гомерендә соңгы кадр булыр. Ләкин нигә аны төшерергә? Шул ук вакытта мәет өстендәге япманы ачып төшергән фотографны ачулана да алмыйм. Чөнки ул тарихи бер мизгелне төшереп калдыра. Ничек кенә теләсәң дә, ул мизгелне кире кайтарып булмаячак. Мәсәлән, Ленинны бальзамлаган кадр юк бит. Ә була алыр иде. Яки Явыз Иванның Казанны алуы, Сөембикә ханбикәнең манарадан сикерүе... Әгәр бу мизгелләрне берәрсе төшереп калган булса, бу фотолар музей экспонаты булыр иде. Кайвакыт фотография әдәп-әхлак кысаларына сыймый, әмма тарихилыгы белән кыйммәтле була. Әмма мин үземне ул яктан йомшаграк кеше дип саныйм, кайвакыт фотоаппарат төймәсенә баса алмыйм.
– Акча ягы да мөһимдер? Чит илдә бер фотография өчен дә зур акчалар түлиләр, имеш.
– Әйе, кайберәүләр шушы юл белән кесәсен шактый калынайта. Әмма безнең менталитет төрле. Мисал китерәм. Бервакыт безнең шәһәргә гаугалы зур йолдыз килде. Ул, гадәттә, сугыша, камераларны бәреп кенә очыра. Папараццилар аны төшерер өчен кайда гына яшеренмәгән. Ул кунакханәнең ишегалдына һава суларга чыкты. Мин янына килдем дә, сакчылары белән бергә төшердем дә, исәнләешеп китеп бардым. Каян белим мин яшеренеп төшерергә кирәклеген! Безнең татар кешесе ачык күңелле, беркатлы бит ул. Теге йолдыз шок хәлендә калды. Сакчылар пишләргә белми. Паника! Папараццины куып тотып, төшергән материалны алыгыз дип, кунакханәдәге милицияне аякка бастырганнар. Бәхеткә, якын-тирәдә йөргән бер байкер качарга ярдәм итте.
– Ә репортаж төшерү никадәр авыр?
– Репортаж – бик авыр хезмәт. Концерт бара. Миңа яхшы кадрлар алып кайтырга кирәк. Сәхнәдәге вакыйгалар мине кызыксындырмый, аны башка фотографлар төшерә. Безнең укучыларга сәхнә арты тормышы кызыклы. Фотографларны “азыксыз” калдырмый торган йолдызлар бар. Мәсәлән, Лолита. Ул һәрвакыт фотографлар өчен эшли: кадр өчен башын кактуска бәрергә дә әзер. Ксюша Собчак – супер кеше! Бер чарада 150ләп йолдыз катнашкан иде. Ә газета битенә күп дигәндә өч фото сыя. Собчак җырламый, биеми, хитлары да юк. Берзаман ул чыга да Тина Канделакины суырып үбә... Булды! Газетага кем эләгәсе шундук хәл ителде.
– Димәк, күп очракта, яңалыкны сез түгел, ә “объект” үзе ясый?
– Әлбәттә. Матбугатны кызыксындыра алмаган, аның белән эшли беләмәгәннәр безне язмыйсыз, дип үпкәлиләр дә әле. Мәсәлән, берәр фильмда уйнаган актер, матбугат өчен “азык” бирмәсә, икенче роленә кадәр онытыла төшә. Без алар белән акча эшлибез, алар – безнең белән. Гонарар хакында сөйләшкәндә, фәлән-фәлән басманы телгә алып, үзенең популяр булуын ассызыклый йолдыз.
– Эксклюзив фото өчен иң югары бәя күпмегә җитәргә мөмкин?
– 300 дән 1800 долларга кадәр. Башкарып чыгуның катлаулылыгына карап.
– Берара сез спорт журналисты булып эшләдегез. Спорт сезне нәрсәгә өйрәтте?
– Реакциягә, чыдам булырга. Камера белән тәнең бер-берсенә “үскән” кебек эшлисең, спорт ритмына көйләнәсең, синең белән ниндидер эчке автомат идарә итә. Хәтерлим, капкачы Руслан Нигъмәтуллин үзе саклаган капкасын ташлап, көндәшләренекенә килде. Ике капкачы көрәшә, араларында туп. Мондый мизгелне еллар буе көтәргә була! Аны ычкындырсам, үз-үземне гафу итмәс идем.
“Локомотив” фотографы булып эшләгән чакта бер кызыклы хәл булды. Чит илдән бик абруйлы бер фотографны чакырганнар иде. Барысы да аннан гаҗәп фото көтте. Мин дә төшердем, ләкин шулай килеп чыкты инде, кирәкле момент кыеграк төшкән. “Советский спорт”тан шалтыратып фотографияләр бирүемне үтенделәр. “Әйе, ул кадр бар, ләкин кыек төшкән, үзегез тигезләрсез”, – дидем. Икенче көнне метрода барганда гәзиткә күзем төште. Кыек кадр, тигезләмәгәннәр. Баксаң, редакциядә бу фотографияне теге чит ил фотографыныкы дип уйлаганнар икән. Шуңа күрә останы төзәтмәгәннәр дә, махсус шулай төшерелгәндер дип. Бу алтын кагыйдә! Син шул очракта гына үз эшеңнең остасы саналасың, әгәр башкалар сине төзәтергә җөрьәт итмәсә.
– Фотографлар арасында яшьләр күп. Сез аларга нинди карашта?
– Элек безне терсәкләрне җыеп йөрергә өйрәтәләр иде. Ә хәзерге буын фотографлар аларны җәеп кенә калмый, эшкә дә җигә. Шулай тиеш, шулай яхшы дип уйлыйлар. Аннары форумнарда, блогларда шуны сөйләшәләр, үзара мактанышалар. Агрессияле бер дулкын булып килеп керде яшьләр. Мин беркайчан да халык көтү булып ыргылган җиргә кысылмыйм. Комачаулыйсым килми. Укытучымның сүзләрен һәрвакыт истә тотам: “Залда төшергәндә игътибарлы бул: тамашачы акчаларын түләп, спектакль яки концерт карарга килгән, ә синең артыңны түгел”. Фотограф кирәкле кадрны да эләктерергә тиеш, шул ук вакытта күзгә дә бәрелеп йөрмәскә. Яшьләр хәзер зур мөмкинлекләргә ия – суперкамералар, заманча элемтә чаралары, “фотошоп”... Ләкин бер-береңә хөрмәт дигән нәрсә җитеп бетми.
– Монысы әле башы гына, техника революциясе дәвам итә бит.
– Киләчәктә кәгазьдәге мәгълүмат беренче урында булмаячактыр, дип уйлыйм. Интернет бик тиз үсә. Һәр нәрсәнең үз вакыты шул. Совет заманында матур плакатларга, рәсемнәргә хозурланып яшәдек. Алардан механизаторлар, колхозчылар: “Иртәгә бар да яхшы булыр!” дип авыз ерып торалар иде. Ялганга корылган плакатлар иде бу. Соңрак аларны ялтыравык журнал алыштырды. Бу да ялган, чөнки андагы образлар – барысы да уйдырма: бар кеше дә журналдагы кебек бай һәм бәхетле түгел. Хәзер социаль челтәр өчен фотосессия үтү модага керде. Бу да уйдырма образ. Совет заманыннан бернәрсә дә үзгәрмәгән икән...
P.S. Тиздән Рәйсә Борһаниеваның Рамил Галидә фотосессия үтеп йөргәннәре турында укырсыз.
РАМИЛ ГАЛИНЕҢ КАЙБЕР ФОТОЛАРЫ
1
2
3
4
5
6
7
8
9
10
11
12
13
14
15
16
17
18
19
20
21
22
23
24
25
Данил СӘФӘРОВ, Рәйсә БОРҺАНИЕВА, kazved.ru фотосы |
Иң күп укылган
|