|
|
Бүген кемнәр туган
|
|
Архив
|
13.12.2019 Шоу-бизнес
Анастасия Заворотнюк гомерлеккә параличланган булып калачак?Анастасия Заворотнюк гомерлеккә параличланган булып калачак, дип хәбәр итә Mash порталы шәхси чыгаганы хәбәренә сылтама белән. Өч айлык реабилитация узганнан соң да актрисаның сәламәтлегендә алга китешләр күзәтелми. Яман шеш аркасында баш миенең сул ярымшарында патология күзәтелгән. Башта уң кулы, аннары бөтенләй уң ягы параличланган. "Әлеге хәрәкәтсез ягы башка элеккеге хәленә кайтмаячак", - дип яза чыганак.
Заворотнюкның гаиләсе аның сәламәтлеге турында аңлатма бирми, бары тик аның яман авыру белән генә көрәшүе турында әйтәләр.
Фото: Легион медиа
--- |
Иң күп укылган
|